16+

Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең бишенче өлеше

Заһирә илереп елаган Рәшидәне көчкә-хәлгә тынычландырып кайтарып җибәрде. Мич артыннан боларга Галинурның төпчекләре Мәлихә карап торганны күрмәделәр дә. Мәлихә әби белән бабай сөйләшкәнне дә, Рәшидә апасының елаганын да карап торды.

Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең бишенче өлеше

Заһирә илереп елаган Рәшидәне көчкә-хәлгә тынычландырып кайтарып җибәрде. Мич артыннан боларга Галинурның төпчекләре Мәлихә карап торганны күрмәделәр дә. Мәлихә әби белән бабай сөйләшкәнне дә, Рәшидә апасының елаганын да карап торды.

Башы: Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең дүртенче өлеше

–Ник тоз саласың ярама, нинди мәхәббәт, балалар мәхәббәтсез туамени?
–Белмим, килен, бу сорауга үзең җавап бир. Безгә бернинди дә хат килмәде. Яшә үз тормышың белән. Йортың бар, мунчаң бар. Иң авыр чакта да яктыртмадың.
–Закир кайтса, ни әйтермен дидем. Ә ул кайтмады. Ник кайтмады. Кайтса, мин куып чыгармаган булыр идем бит. 

Заһирә илереп елаган Рәшидәне көчкә-хәлгә тынычландырып кайтарып җибәрде. Мич артыннан боларга Галинурның төпчекләре Мәлихә карап торганны күрмәделәр дә. Мәлихә әби белән бабай сөйләшкәнне дә, Рәшидә апасының елаганын да карап торды. Аның ничек тә апасына ярдәм итәсе килде. Икенче көнне әбисенең мич башына яшереп куйган хатын алып үзләренә уйнарга килгән Мәдинәгә тоттырды.

– Хатны әниеңә бир һәм кире монда алып кил, –диде.  Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын. Мәдинә шук бала иде. Йөгереп кайтып хатны әнисенә бирде.
– Мәлихә әйтте, хатны кире алып киләсе диде. 

Рәшидә калтырана-калтырана Закирның хатын укый башлады. 
“Туганнарым, ни хәлләрегез бар. Рәшидә, балалар ничек? Мин монда гаиләле булдым, хәзер ике улым үсеп килә. Икесе дә бик кечкенәләр әле. Истәлеккә фоторәсемнәрен салам. Барыгызга да чуктин-чук сәлам. Сәламәтлегем ярыйсы, протез аякларда йөрим. Күбрәк Сәгадәт эштә. Мин балалар янында. Ул көндез эштә. Җиңги синең кебек Сәгадәт тә кичләрен тегү дә тегә. Тормышны шулай бергәләп тартабыз. Аякларым һава торышы үзгәргән саен бик борчый, тик түзәргә була. Сезгә исәнлек-саулык теләп Закирыгыз дип белерсез”

Рәшидә хатны әллә ничә тапкыр укыды. 
– Әни, мине капка төбендә Мәлихә көтеп тора. Ул хатны сорый. Рәшидә ике ир балага күз төшереп тә өлгерде. Фотосурәт артында  – Истәлеккә улларым Сәет һәм Ришат дип язылган иде. Кулыннан хатны Мәдинә тартып алды да, йөгереп чыгып китте.

Бар да бетте. Закирны көткән гомер дә бетте. Ник кайтмаган, нәрсә уйлаган? Әллә авылга аяксыз-кулсыз кайтучылар аз булдымы? – Рәшидәнең кычкырып елавына өйдән олырак кызлары йөгереп чыкты.
– Ни булды, әни, ни  булды?
– Берни булмады. Закир әтиегезнең үлгән хәбәре килгән. 

Шул көннән Рәшидә Заһирә әнкәй яшәгән йортка башка аяк та басмады. Озак та тормый Галимәрдән абзый дөнья белән хушлашты. Анда да бармады Рәшидә. Заһирә карчык  Мәдинәнең кулыннан тотып, сорады:

– Ник әниең килми безгә? Нәрсә диде?
– Әтиең үлгән диде. 
– Каян белгән?
– Без аңа ике малай төшкән хатны укыттык.

– Кемнәр инде ул хатны урыннан кузгатып йөрүчеләр?
– Мәлихә белән икәү,  – диде Мәдинә күзләрен бер ачып, бер йомып.
– Я Аллам, бәлки шулай хәерлерәктер, – диде Заһирә әнкәй уйларына чумып. Галимәрдән әйткәнчә, хатны шунда ук югалтса, беркем белми дә калыр иде. Улының хатын алай гына мичкә тыгасы килмәде шул. Рәшидәне дә аңларга була. Бичара хатын. 

Тормыш әнә шулай бер җаена акты. Килгән хәбәрләрдән төп йорт дертләп торды. Бу вакыйгаларга биш-алты ел үтмәде, Закирдан тагы бер хат килеп төште. Тик хат хатын-кыз кулы белән язылган иде. Сәгадәт төп йортка, Закирның туган авылына аның үлемен хәбәр итеп, догада булуларын сорап язган иде. Заһирә бу юлы, хатны, күчтәнәчен төяп Рәшидә йортына үзе китте.

Капкадан Заһирә әнкәйнең керүен күреп Рәшидә бермәл каушап та китте.
– Нихәл, Рәшидә?
– Саумысыз?
– Бу йортта мине көтмәсәң дә, килдем әле. Закирдан хат килде.
– Беренче хатны да шулай алып килгән булсагыз, без болай булмаган булыр идек.
– Ялгыштым, Рәшидә. Зинһар миңа рәнҗемә. Мин болай да бу тормышта шактый кыйналдым инде. Улларымны югалттым. Беренче улым хәбәрсез югалды. Кайда үлгәнен дә белмибез. Икенчесе ике тапкыр яраланып, сугышка керде, ул да кайтмады. Ичмасам, аның күмелгән урыны бар. Салих абыең нинди хәлдә кайтты, һаман мантый алмады. Кызым окопта салкын тиеп кайтып, терелә алмады. Менә Закирҗаным да үлгән. Хаты килде.

– Закир үлгән?
– Әйе, балам, Закирым да юк инде. Мин гаепле синең алда, кичерә алсаң, кичер. Закирҗан алдында да гаебем зур, – диде Заһирә әнкәй хатны да, күчтәнәчләрен дә баскыч  төбендә калдырып, капкадан чыгып китте. Рәшидә аның артыннан чыкмады, туктатмады.

“Туганнар, исәнмесез, бу хатны Закир вафат булганнан соң язам. Закир тимерчелектә эшләгәндә үпкәсенә салкын тидереп, терелә алмады. Ике улыбыз әтисез калды. Өченчесен туганын әтисе күрә алмады. Монда яшәп калып булмас кебек. Азнакайга әниләр янына кайтып китәрмен. Тормыш авыр, яшь балалар белән бигрәк тә. Авылда әни янына да кеше кирәк. Исән-сау булыгыз, Закирга дога кылыгыз. Сәгадәт. 1952 ел, 10 сентябрь”. 

Рәшидәдән бу хатны хәзер беркем яшерми, беркем кулыннан тартып алып китми. Каткан йөрәген бу хат берничек тә эретми. Закирны ул моннан 5 ел элек үк җирләде инде. Заһирә карчыкны да, Галимәрдән абзыйга да үпкәсе юк. Бабайларын озатырга бармаса да, бер көн догасыннан калдырмый. Бабай аңа карата мәрхәмәтле була белде. 

Бу бәндәңне ник газаплар өчен яраткансың икән! Адәм баласы туа, яши, парын таба, аны югалта, тагын парын таба, тагын югалта. Ә балалар, аларның нинди гаебе бар? Ул Сәгадәтне дә, Закирны да гаепләми иде. Үзенең куркаклыгын, тәвәккәлсезлеген, җебеп калуын гаепләде. Үзенең Закирны югалтудан курыкмавын гаепли иде.

Капкадан көн саен йөгереп кереп җитә торган Кәримә апасы күренде. Ул да элеккечә түгел хәзер.
–    Күземә генә күрендеме соң? Әллә Заһирә килдеме? 
–    Әйе, Кәримә апа. Закирның үлем хәбәрен китергән.
– Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун, урыны җәннәттә булсын. Бик әйбәт кеше иде. Очраша гына алмадыгыз, – диде Кәримә битен алъяпкычы белән сөртеп.
–Мин аны ин авыр чагымда бер очраттым бит. Аның өчен дә Аллаһка рәхмәтле булырга тиеш. Шушы йортка, шушы балалар өчен мин аңа бик рәхмәтле. Аллаһның бер рәхмәтле кешеседер ул. Мин аңа үпкәләмим. Ул да миңа үпкәләмәсен, күрәчәкләребез шул булгандыр.
–Үпкәләмә, кызым. Дөрес, гафу итәргә өйрәнергә кирәк. Бик яхшы сүзләрне күп беләсең, кайдан табып бетерәсең боларны?
– Кешенең күңелендә, йөрәгендә булсын! Әби өйрәтеп калдырды. Мин бит әби белән үстем. Әти-әниләр иртә китте бу дөньялардан. Бик күп беләм мин Кәримә апа. Хәзер аларның берсен дә кычкырып йөрергә ярамый. Заманы ул түгел.
–    Мин китеп барсам, миңа да укырсың әле Рәшидә.
–Кәримә апа, сездән күргән игелекне сөйләп кенә бетереп булмас, әйдә чәй эчик булмаса, ник басып торабыз соң?

Рәшидә елый-елый Кәримә апага чәй ясавын дәвам итте.  Күрше апасы хатынның калтыранган кулыннан чынаяк-чокырларны алды да, тынычланырга кушты.
–Рәшидә, тынычлан, балам. Син белгәнне, мин күптән киптереп элгән инде. Закирның икенче гаиләсе барлыгын да беләм. Адәм баласы язмышны үзе яза, язмышнын үзе ясый дисәләр дә, күктә без белмәгән әллә ниләр бар шул. Күкләрдә язылганны барыбер үзгәртә алмыйсың. Никадәр тыпырчынсаң да, берни эшли алмыйсың

–Кәримә апа, моңарчы берни әйтмәдегез. Белсәгез дә түздегез.
–Һәрнәрсәнең үз вакыты. Бу авылга килүең, монда яшәп калуың да юкка түгел. Минем бәхеттән дә килдең син, балам. Япа-ялгыз шушы тыкрык башында берүзем яши идем әле. Ярый сез булдыгыз. Закир начар  ир булмады бит, булмады. Ә сугышның үз законнары, үз ялгышлары. Адәм баласын саташтыра торганнары бар. Анда беркемнең дә гаебе юк. 
Гомер узды. Рәшидәнең дә берәм-берәм агарган чәчләре дә күптән ап-ак булдылар. Хатын көзгегә еш карамаса да, соңгы вакытта көязләнеп китте әле. Закир картайгач, нинди булган булыр иде икән? Ак чәчле, түбәтәй кигән күзлекле, таякка таянган бер бабаймы? Хатынның башларына әллә нинди уйлар килгәләде. Ә бит кайчак шушында Закир белән бергә картаерга хыялланалар иде.

Рәшидә үзе дә нык картайды инде. Заһирә карчыкны да, Кәримә апасын да озатты. Бу авылда ул белгәннәрнең күпмесе китте. Чит кенә кебек тоелса да, авылның кешеләре барысы да Рәшидәнең якыннарына әйләнде кебек. Чит-ят авылга килеп төпләнү дә мәңгелеккә булган, ахырсы. Кызлары күпме чакырып, хәтта Чаллыга да бер кичкә кунарга бармады ул. Шунда кайтты, шунда калды. Әллә никадәр китәрдәй вакытлары булса да, түзде. Шушы нигезне ташлап китмәде. Зиннур абыйның нигезе ныклы булды. Йорты да Рәшидәнең гомеренәчә җитте. Элеккеге бүрәнәләр элеккеге бүрәнәләр шул. 

Менә хәзер үзенең дә оныкларын караша, төпчеге Мәдинәсенә булыша. Кызы суның аръягындагы бер егеткә чыгып, 5 бала тапты. Рәшидәнең бөтен юанычы да шулар хәзер. Олы кызларының күптән үз гаиләсе, икесе дә Чаллы шәһәренә кайтып төпләнде. Читкә киткәннәр иде, туган җир үзенә тартты. Рәшидә аларга барып йөрмәсә дә, үзләре еш кайткалыйлар болай.
Бу арада Рәшидәне ничә ятып торса да, төшендә гел Закирны керүенә аптырады әле. Укыган догасыннан калдырмый, ник керә бу миңа дип пошына ук башлады ул. Беркөн Мәдинәсе мәктәптән эштән кайтышлый кергәч, кызына сөйләмичә булдыра алмады.

–    Кызым әтиең төшемә керде. Нидән икән?
–    Әни, уйлыйсыңдыр, бу арада гел әллә нинди хыялларга чумып йөрисең син.
–    Кызым, әтиеңнән килгән хатны хәтерлисеңме? Мәлихә белән икегез алып кайтканны?
–    Юк, әни, хәтерләмим. 
–    Бервакыт төп йортка әтиегездән хат килгәч, сез ул хатны Мәлихә белән миңа алып кайтып укыткан идегез. Хәтерләмисеңмени? Кечкенә идегез шул. Менә шул хатта синең туганнарың турында язылган иде. Әтиеңнең сугыштан соң икенче гаиләсендә туган уллары бар. Син алар белән күрешергә тиешсең. Сез бертуганнар бит! Бер ата балалары.
–Әтинең башка гаиләсе дә булганмени? Алайса ник сугыштан соң  кайтмады ул безнең янга? Әнә Зәкиянең әтисе бер аяксыз кайтты, Зарифның әтисе бер кулсыз. Ә ник безнең әти кайтмады?

–Белмим, кызым.
–Мин дә аңлый алмыйм әле бу хәлләрне.
–Мин дә аңламый калдым, балам. Хәзер шулар тынгы бирми йөрәккә. Кайда ялгыштым икән?
–Әни, борчылма, әллә кайдагы хәлләрне ни дип исеңә төшереп утырасың икән. Кичкә балалар менеп төшәрләр, синең өчен борчылам әле. Даруларыңны эчтеңме?
–Эчтем, честно пионерское!
–Әни, һаман шаяртасың. Үзеңә генә торырга авыр булса, безгә килеп тор. Бер дә ошамыйсың әле син миңа, – диде Мәдинә әнисенең кулларынннан алып. Аның җыерчыклы кулларыннан сыйпады.
–Кызым, ә син туганнарың белән очрашырга вәгъдә бир миңа.
–Ярар, әни, насыйп булса, күрешербез. 

Бу сөйләшүгә артык исе китмәгән иде Мәдинәнең. Әнисенең кисәк кенә үлеп киткәннән соң, бу соңгы сөйләшүне һич исеннән чыгара алмады ул. Әнисе үзе белән бик күп серне алып китте. Мәдинә аларның күбесен белми дә калды бугай.

Дәвамы бар

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading