Иске сарайлар ягылып бетте, өченче кышны ягарга утыннары калмады. Заһирә карчык уртакка мунчаларын яктыртмакчы хәзер. Тик Рәшидәнең мунчадан да, өйдән дә колак кагасы килми иде.
Башы: Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең өченче өлеше
– Ничек кыш чыкмакчы буласың? Мунчаңны утынга як!
– Закирның кайтасы бар, мунчаны да, өйнең бүрәнәләрен яктыртмыйм, – диде хатын кайнанасына беренче тапкыр тавыш күтәреп.
–Сезгә бер ягы җитә, өеңне як утынга. Безгә дә китерерсең. Балаларыңны бушка ашатып яткыра алмыйм.
–Мин бит икмәк алып кайтам, мин дә эшләмәсәм, кем йортка ярма алып кайтыр.
–Кем синең балаларыңны карап тора? Зәйнәпне хәрап иттең бит. Хәзер килмешәкләр карап ятырга калды, ачтамаклар, әрәмтамаклар.
–Әнкәй! Ни сөйлисең син!
–Тик кенә тор, бар эшеңә!
–Балалар болай да хәер сораша.
Рәшидә кыен булса да, иртән балаларны Заһирә карчыкка илтеп куя иде. Закир балаларны үзенекен кебек кабул итте. Синеке-минекенә бүлмәде. Бу тормыштан каһәрләнгән карчыкка моны кабат аңлатып торуны кирәк тапмады Рәшидә. Әллә ни әйтсәләр дә, олы кызлары эшкә ярый хәзер. Идәнен дә юалар, өстәлен дә сөртәләр.
Басудан алҗып кайткан хатынның кайтканын гына көтеп торган кебек, Заһирә карчык мең дә бер эш кушып өлгерә үзенә. Монда да эшлисе, өендә дә барысы да өелгән. Әле Салих абыйсының яраларын бәйләргә булышасы. Галинур абыйсының да кечкенә баласын карашасы. Аның хатыны да Рәшидә белән бер басуда көне буе эштә.
Газаплы көз дә, кыш та икенче тапкыр үтте. Язга чыгу өмет тә кабызды. Заһирә карчыкның пырлавына да сөенерсең, бар да исән генә була күрсен. Рәшидә Закирны уйлап, иртән басуга чыгып китсә, кичен шуны уйлап йокыга китә башлады. Төшендә Закирның поезга утырып китүен күреп калды. Имеш алар икесе дә бер вагонда. Закир аның бу поездан чыгуын тели. Ул арада булмады, Рәшидә үзен болында торган кебек күрә, имеш. Ә Закир утырган поездга яралы кешеләрне төи башладылар. Закир да яраланган. Чалбар балаклары канга буялган.
–Рәшидә, мине көтмә, мин кайтмыйм, – дип әйтә икән.
–Ник? – дип сорый Рәшидә.
Ә аның соравы үзенә кайтаваз булып кабат-кабат әйләнеп кайта. Закир да, кайтаваз да ераклаша, имеш.
Хатын тиргә батып уянып китте. Рәшидә бу галәмдә япа-ялгыз калганын сизде. Закирның яраланып кырда ятуын, аннан госпитальдә дәвалауларын күз алдына китерде. Юньле төш түгел бу. Ә ник саубуллаша? Үлем хәбәре килер микән? Рәшидәнең бу хакта уйлыйсы килми иде. Ул Закирның нинди хәлдә булса да кайтуын көтә иде.
Ә Закирдан күптән бер хәбәр дә юк. Фронттан гына төрле хәбәрләр килеп тора. Рәшидәнең бу көннәрдә күңеленнән Закир да, күргән төшен дә китмәде. Куркуыннан хәтта төшен төп йортка да барып сөйләмде.
Бу вакытта исә Заһирә карчык Салих белән Закирдан килгән хатны укыйлар иде. Хатны Закир никтер Рәшидәгә атап язмаган иде.
“Әни, әти, туганнар! Минем хәлем бик авыр. 4нче ай госпитальдә ятам. Яраландым. Ике аягымны да кисәргә мәҗбүр булдылар. Мин әлегә бернигә дә ярамыйм. Аяксыз. Шушы хәлдә кайтсам, йөк булмамынмы? Ашарга ничек җиткерерсез. Рәшидә шушы хәлдә мине кабул итәрме? Сездән хәбәр көтәм”, – дип язган иде Закир.
Өйдә авыр тынлык урнашты. Өй тулы ач халыкны ничек туйдырырга белмәгән Заһирә карчык, сугыш елларының авырлыгыннан йончыган бабае Галимәрдәнгә карап:
–Шәһәрдә калсын мәллә? Анда ачка үлмәс бит. Монда кем карар? Гаиләсе болай да үлем хәлендә, – диде.
Закирдан хат килгәнен Рәшидә белми дә калды. Төп йорттагылар хатынга аны-моны сиздермәделәр. Рәшидә исә көн дә Закирдан хат көтте. Төп йортка 5-6 айдан соң тагын бер хат килеп төште.
“Мине госпитальдән чыгаралар. Аякларым белән йөри алмыйм. Протез табанчалар белән йөреп булачак диләр. Аларның кайтуын көтәм. Рәшидәгә авыр булса, төп йортка балалар карашырга булса да кайтыйм мәллә? Рәшидәдән хәбәр бармы?” Бу хатны укыгач, өйдә тынлык урнашты. Заһирә карчык бер Галимәрдән бабайга, бер урын өстендә ятучы Салихка карап:
–Нишләргә?! Монда кайтып нишләр?
Моңарчы ныклы карарлар кабул иткән Галимәрдән абзый да түзә алмады:
–Ник кайт дип хат язмыйсың? Газиз бала бит, сыяр! Тормыш авыр, тик ни эшлисең!
–Кем карый аны?
– Рәшидәгә әйтергә кирәк!
Беркем дә ишектән Рәшидәнең кергәнен абайлап өлгермәде.
–Нәрсә булган? Нәрсәне миннән яшерәсез?
– Закир аяксыз калган, карый алырсыңмы? Салихны да һаман терелтә алмыйбыз...
–Хәбәре килдемени? Мин сезнең шикелле карый алырмынмы икән?
Рәшидә ишеткән бу хәбәрдән илереп-елап өенә таба йөгерде. Хатын ни уйларга белмәде? Балаларының атасы бит! Монда ничек карый алыр, хастаханәсе дә 60 чакрымда җитмәсә. Сугышының бетәсен көтсә дә, Закирдан бу хәбәрне көтү бик авыр булды хатынга. Ичмасам, хатын да сорап ала белмәде.
Икенче икөн иртүк төп йортка килеп, хатны сорап алмакчы иде.
–Хатларны балалар ялгыш мичкә аттылар, адресы да калмады. Кабат хат килгәнче җавап та язып булмас, –диде Заһирә карчык.
Закир авылыннан хәбәр көтеп арды. Нишләргә, кайт дип язган хат килмәде. Беренче хатында Рәшидәге әйтмәгәннәрен, тормышның авыр булуыннан, Салихның сызлануыннан зарланып язганнар иде. Соңгы хатына бер җавап та алмагач, тәмам гаҗизләнде ир. Үз җаеңны үзең карыйсы була. Кая барырга, нишләргә? Бу акча үлмәскә җитә-җитүен. Госпитальдә тирәсендә йөрүенә дә елга якын вакыт үтеп бара, менә протезлары кайтып җитәргә тиеш.
–Нишләп суыкта утырасыз, аякларыгызга суык тидерәсез ич, бәй, боз кебек булгансың бит, ирне кочаклап диярлек бер шәфкать туташы алып кереп китте. Кайнар чәй ясап бирде.
–Сезне күптәннән күзәтәм, бәй сез монда пропискага кердегезме әллә?
–Ике аяксыз калгач, кердем шул сеңлем.
–Нишләп сеңлекәш булыйм, җаный була алам әле мин сезгә, – дип елмайды Сәгадәт ирнең кәефен күтәрергә теләп. Монда әйткән уен-көлке, бер җылы сүз кешенең терелтергә сәләтле икәнлеген яхшы белә иде ул.
–Сезне бер дә күргән булмады.
–Мин монда бинтлар алырга килеп йөрдем. Башка хастаханәдә идем, бер атна инде монда эшлим. Күчтем, моннан фатирга якынрак.
–Ә мин бу атнадан моннан китәм, протезлар кайта, алар белән йөрергә өйрәнәсе була, – диде солдат Сәгадәтнең бүлмә буйлап шатланып йөрүен күреп.
–Кайсы як гүзәле соң? Бу шыксыз якларга татар кызлары ничек килеп чыккан?
–Азнакайдан мин, Татариядән
–Менә бит, мин Мамадыштан булам. Шулай якташларны да таптым. Кергәләрмен әле. Бу тимер аякларны тиз генә ияләштерүе кыен булыр. Ярдәм иткәләрсез.
–Керерсез, булышырбыз.
Закир өчен Саратов госпитале туган йортына әйләнгән иде. Сәгадәтнең дә йомшак куллары иргә җан җылысы өсте иде. Сәгадәт буш вакытта аның аякларына массаж ясады. Бер әбидә ике-өч атна торганнан соң, Закир Сәгадәткә сүз катты. Кызның үзенә битараф булмавын сизгән иде ул.
–Сәгадәт, риза булсаң, бергә торып карыйк. Мине ничек бар шулай кабул итә алсаң гына, күрәсең, аякларым юк. Әмма аяклы ирләр кебек тормышны алып барырга әзермен.
– Закир абый, Закир, мин риза, бүгеннән минем фатирга күчә аласың. Монда мин күпне күрдем инде. Син минем өчен сау-сәламәт кешедән дә кадерлерәк, –диде Сәгадәт ирне кочаклап алып.
Әнә шулай Закир өйләнеп тормыш корып җибәрде. Сәгадәтнең фатиры эштән бирелсә, соңрак аны хатынның үзенә үк калдырдылар. Беренче уллары тугач та, Закир Сәгадәтне эшкә чыгарды. Баланы беренче көннән үк үзе карады.
–Әнисе кайгырма, бала тәрбияләрлек тәҗрибәм бар минем, – дип эшкә озатты ул хатынны. Сәгадәт ут йотып эшкә барса, төшке ашка ут йотып өйгә йөгерә иде. Закирның үзеннән остарак бала каравын күреп тәмам тынычланып эшли башлады. Сугыштан соң, яралылар кимер дисәң, госпиталь бер дә буш тормый иде.
–Әтисе, бер сүз әйтәм, зинһар кычкырма гына
– Үзең әйткәнчә, бәй кайчан кычкырганым бар минем
– Нәрсә булды? Ни бар?
– Безнең тагы балабыз булачак
– И тиледер син, сөен генә, икәү булырлар, ике баһадир
– Ник ир бала булыр дип уйлыйсың, бәлки кыздыр
–Юк, кызларым бар минем, хәзер уллар кирәк. Күпме егетләрне югалттык бит, – диде Закир күз яшьләрен сөртеп. Сәгадәт аның күңел яраларына кагылырга курыкты. Закир аңа өйләнгәнче үк, авылындагы һәм сугыш кырындагы хәлләрне түкми-чәчми сөйләгән иде. – Ике арада бернинди ялган булмасын. Мин өйләнгән кеше идем. Тик туган йортка кире кайта алмадым. Сәбәпләрен сорама. Әмма мин алардан аерым хәзер. Балалы ирне кабул итә алсаң гына кабул ит мине, дигән иде ул Сәгадәткә.
–Бүген мин аерылмаган, баласыз ирне таба алмам инде. Сугыш өйләнмәгән, нәсел калдырырга өлгермәгән күпме ирләрне кырды бит. Госпитальдә мин күпне күрдем. Араларында әллә кемнәр бар иде. Тик синең кебекләр юк иде, – диде Сәгадәт ирне кочаклап алып.
–Без үзебезнең тормышны корыйк. Үткәннәр үткәндә калсын. Сугыш яралары сиздерми калмас инде.
– Закир, дөрес, әйдә без бу хәлләргә башка әйләнеп кайтмыйк.
Закир Сәгадәтнең дә Рәшидә кебек тәвәкккәл, уңган, чиста күңелле булуын күреп куанды. Сәгадәт яше барса да, ирләрне үзенә якын китертмәгән саф кыз булып чыкты. Ир шуның кадерен белеп, күкләргә очынып яшәде. Икенче улы тугач, ике малайны фотога төшереп, туган йортка хат юллады.
Заһирә карчык хатны күреп, башта яшереп кенә мунчада укыды. Аннан тагы мич артына яшеренеп кенә укыды.
– Закир кайтырга уйламый икән? – диде ул Галимәрдәнгә карап.
–Кайтырлык итмәдегез бит инде! – диде бабай.
–Менә кара улларының фотосын җибәргән!
–Ирләр юк хәзер, сугыш кырды. Яраланмаган бер ир дә калмады. Күпмесе кайтмады. Закир кебекләр аяксыз булса да, җирдә аунап ятмый! И сабыйлар, чат Закирның үзләре. Рәшидәгә күрсәтә күрмә. Болай да безгә үпкәле. Балакай ул чакта бастырып сүз әйтә алмады, хәзер әнә ирсез калды. Фотоларны юк ит, – диде Галимәрдән абзый. Аның бу көннәрдә бер дә кәефе юк иде.
Заһирә карчык, улының үзен күрмәсә дә, балаларның фотоларын күреп тә куанды. Бәлки ялгышкандыр да, кем белә!? Монда кызлар, тегендә ир балалар. И адәм баласы, ни күрәсе бар бу дөньяларда, ни каласы бу җирдән синнән соң?! Хатны да, фотоларны да җәһәт кенә алъяпкыч кесәсенә яшерде ул.
Ул да булмады, Рәшидә сулышына кабып йөгереп керде.
– Закирдан хат бар диләр, ни язган, кайчан кайта?
–Бернинди дә хат алмадык, ни дигән сүз ул? Нишләп Закир сиңа үзе хат язмый соң? Араларыгыз да начар түгел иде бит.
–Белмим, әнкәй, госпитальдән беренче хатын да сезгә язды ул.
–Мин сезнең арагызга кермәдем, мәхәббәтегез көчле булса, сиңа язган булыр иде.
Дәвамы бар
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар