16+

Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең өченче өлеше

– Закир, аз гына вакыт бирче миңа. Бу йорт та миңа ошый, кызларны алҗытып йөртәсем килми, бик кечкенә бит әле алар. Сине дә үпкәләтәсем килми. Ә монда урын барыбызга да җитәрлек.

Рәсимә Галиева: «Сер» хикәянең өченче өлеше

– Закир, аз гына вакыт бирче миңа. Бу йорт та миңа ошый, кызларны алҗытып йөртәсем килми, бик кечкенә бит әле алар. Сине дә үпкәләтәсем килми. Ә монда урын барыбызга да җитәрлек.

Йорт тирәсендә әле моны, әле тегене эшли торгач, көн кичкә авышканны да сизми калдылар. Кичке якта бөтенесе төп йортка барырга җыенды. Атка утырып барганда каян килгәннәрен исендә калдыра алмаган иде. Җәяү бара торгач, ничә тыкрык чыкканнарын, кая борылганнарын беркадәр чамалап өлгерде Рәшидә. Закир әтиләрендә калып, балалар белән генә кайтырга туры килсә, дип уйлап артына борылып карый-карый атлады хатын. Балаларга каядыр бару кызык тоелды. Алар бер алдан йөгерделәр, бер артка калдылар. Рәшидә дә, Закир да бер сүз дәшмәде.
Ул арада Закир бер-ике тапкыр тәмәкесен кабызырга өлгерде. Капка төбендә утырган әби-бабайларга сәлам дә биреп алды. Авыл зур булмаса да, шактый сузылып урнашкан булып чыкты.

Галимәрдән абзый капка төбенә үк чыгып каршы алды:
– Әйдүк, кунаклар килә, – диде улы белән кул биреп күрешеп. 
– Кунак димә, инде, әти, – диде Закир әтисе янында тоткарланып.
– Башка чыккан кеше кунак була инде, хәзер үз өең бар.  Нәрсәләр эшләдегез, чистарттыгызмы бераз?
– У-у анда, хәлләр бар,  тәртипләдек бераз.

– Яхшы улым, гел читкә дә чыгып китеп йөри алмыйсың инде, гаиләңне карарга кирәк, – диде Галимәрдән абзый.
Өйгә керсәләр, әнисе кунак табыны ясаган диярсең. Ул арада булмады күрше йортта гына яшәүче хәзрәт тә килеп керде.  Закир да, Рәшидә дә аны-моны абайлаганчы йортка догалар кылынды, никах та укырга керештеләр.
Табында ирләр генә калды. Хатыннар аш бүлмәсендә чыкты. 

Рәшидәдән рөхсәт сорадылар. Хатын риза булып, тавыш бирде. Аннан Закирның тавышы ишетелде. Соңрак хәзрәт озак итеп дога кылды. Табында шулпа бүленде. Заһирә карчык бәлеш тә чыгарды. Чынаяклар чылтырады. Мәҗлес тәмам булганчы, тыннарын да чыгармыйча тордылар. Моңарчы шыбырдашып торган балалар да, куркудан булса кирәк, тик утырды. 
Менә мулла абзый яшь гаиләгә сәламәтлек, тигез гомер теләп кайтырга кузгалды. Шулчак Закир атылып диярлек Рәшидә янына чыкты. Рәшидә елмаеп аның каршына ук килде. Үзләре дә сизми калдылар: аларга әле генә никах укыдылар бугай. 
– Рәшидә, бу уен гына. Сабыр ит! – диде ир ни әйтергә белмичә.
– Яшәп карыйк, – диде хатын.

Закир белән Рәшидәгә атап мунча ягылган иде. Ир белән хатынга башка чигенергә урын калдырмадылар. Әниләре кулларына сөлге тоттырды. Көтелмәгән никахка риза булсалар да, мунча турында бөтенләй оныткан иде яшьләр. Хатынның кара мунча һавасыннан тыннары куырылып килде. Аны сак кына Закир кулыннан тотып алды. Юынырга  дип алган юкә мунчала да, сабын да идәнгә төшеп китте. Никах мунчасыннан алар ир белән хатын булып кайттылар.
Закирның уйламаганда өйләнеп куюы, Рәшидәнең көтмәгәндә башка кеше табуы башкалар өчен дә, үзләре өчен дә сер булып калды. Күктә никах укылса, дип әйтә торган иде әбисе. Мөгаен, аларны күкләр кавыштыргандыр. Ирле-хатынлы тормыш үз җаен алды. Ирнең читкә акча эшләп кайтып йөрүе гадәти хәлгә әйләнә башлады. Хәзер ике түгел, дүрт кызлары үсеп килә. Әтиләренең яратырга түгел, балаларны күрергә дә вакыты аз кала. Аның тезләренә утыртып сөюләре көннән-көн сирәк эләгә. Балалар гына түгел, Рәшидә үзе дә ир назы күрмичә яшәвеннән сыкрана башлады. Соңгы китүе бигрәк озакка китте. Кыш азагында киткән ирнең җәй башында кайтуын да көтеп арды ул.

– Рәшидә, Рәшидә!
Хатын кемнеңдер кычкырганыннан куркып йөгереп чыкты.
– Нәрсә бар, пожармы әллә?
– Сугыш чыккан, – диде күрше апасы Кәримә сулый да алмыйча.
– Сугыш чыккан?! Нинди сугыш?
– Ирләр барысы да сугышка китәчәк.
– Закир өйгә кайтып килер бит.

– Белмим, кызым, бәлки шуннан гына китәр, – Кәримә апа ничек керсә, шулай чыгып та китте. Рәшидә әрле-бирле йөренә башлады. “6 ай кайтканы юк. Июнь азагында көттеләр бит. Нишләргә? Әллә Закир янына китәргәме?” – Рәшидә балаларның өстенә барып япты. Ул арада Кәримә апа кабат әйләнеп керде. “Авылдан бөтен кешегә китәргә хәбәр булган! Балаларыңны карап торам, Галимәрдән абзыйларга барып кил”, – диде хатынның нишләргә белми йөрүен күреп.
Рәшидә тиз генә җыенды да, Закирның туганнары янына ашыкты. Заһирә карчык мич янында кайнаша. Ирләр нәрсә турындадыр сөйләшә.

– Барысына да хәбәр бар. Закир шуннан гына алынгандыр, безнекеләр иртәгә таң белән кузгалалар, – диде улларын сугышка озатырга әзерләнгән ана.
– Закирны күрми дә калабыз инде. Исән-йөреп, сау кайтыгыз агайлар, – диде Рәшидә. 
– Балалар кайда?
– Күрше Кәримә апа кереп калды.
– Бар кайт инде балам, үзем әзерләп озатам инде. Закирга хат язсаң да, барып җитмәс, – диде Заһирә карчык Рәшидәгә кул изәп.

Бар да әле башланган кебек кенә иде. Җылы кояшлы көннәргә куанган, төнлә йолдызларга сокланган вакыты әле яңа башланган иде Рәшидәнең. Балаларның мес-мес килеп йоклауларына сокланган, аларны яратып туя алмаган хатынның әле яңа гына бәхет кошы сайрый башлаган иде. Закирның кайткан вакыты бөтенләй һавадан кояшны алып төшү белән бер була торган иде. Ормады, какмады – Закир тәртипле ир  булып чыкты. Рәшидә аңа бик рәхмәтле иде.
Закир өйдә чакта вакыт узганы сизелми дә. Ул киткәч, Рәшидә көннәрне-айларны саный. Барысы да бу көннәрне тиз генә оныта алмый. Кабат китүен бар да бик авыр кичерә иде. Соңгы вакытта хатын гына түгел, балалар да әтиләренең юксына башлады. Көн дә иртән: “Әти кайчан кайта ул?” – дигән сорау белән уянсалар, кичке якта әтиләрен сорап йокыга китә иделәр. Тормыш та көннән-көн авырлаша бара. Ягарга утын калмый, ризыкның запасы да кимеп бара. Рәшидә мондый чакта беркемнән ярдәм көтми, булганын җиткерергә тырыша. Төп йортта Галимәрдән бабай әйткәнчә, алар үзләре дә бик күбәү. Хатын, киресенчә, үзенчә яшәргә тырыша иде. 

Ул күз алдына ире белән саубуллашуларын китерде. Бик тә җибәрәсе килмәде аның бу юлы ирнең. Нидер сизенде дип тә әйтә алмый, тик аерылышу кыен булды. Бер дә яратмас кебек  тоелган иргә үзенең йөрәгендә зур урын ала баруын сизде ул. Җиһангирына булган хисләренә бик озак хыянәт итә алмаса да,  тормышның газабы итәгенә ябышкач, бер яратырмын әле дигән өмет белән Закирга карап-карап алуын да сизде үзенең. Ир дә яратмаслык түгел иде шул. Читтә йөрсә дә бозылмаган, тән тиресе генә түгел, җаны да пакъ иде Закирның. Шуңа аны кабул итү хатынга авыр булмады. Закир бу юлы соңгы тапкыр барам дип вәгъдә биреп киткән иде. Киткән саен, Рәшидә, дөресен генә әйткәндә, Закирның читкә чыгып акча эшләвеннән туктар дигән өмет белән яши иде. Менә туктар, менә башка бармас дип уйлап куюга, ир сизгән кебек китү турында сүз кузгата килде. 
– Рәшидә, монысына барам да, башка бармыйм, – диде Закир аның белән саубуллашканда. – Балаларны сакла! Үзеңне сакла!

– Закир, әйткәнем булмады. Өзелеп көтәм сине. Яраттым бит, сине, әтисе!
– Беләм, сизәм Рәшидә. Исән-сау булыгыз! Җәй башында кайтып җитәм, сабыр бул! Көт мине!
Әтиләренең китүе бу юлы бик озакка булыр, ахырсы. Закирның хаты бу юлы фронттан килде. Хәлләренең әлегә яхшы, ашарларына ризыклары булуын хәбәр иткән иде ул. Балаларның хәлен сорашкан. Исән кайтып, күрешүләрне өмет итеп язган иде. Хатны бөтенесе кулына алып карады. Хат эченнән балалар әтиләрен эзләде. Тик таба гына алмадылар.

– Ә әти кайчан кайта? Миңа күлмәк алып кайтамы? – Зәйнәпнең сүзләреннән апалары кычкырып көлде генә. Ә кечкенә Мәдинә бөтенләй аңламый шул әле. Олылары барысын да белә.
Менә сугыштан төрле-төрле хәбәрләр килә башлады. Арада шомлылар да шактый күп иде. Авылда беренче айларда ук өчпочмаклы кара хатлар алучылар да   бар икән. Гитлер башлаган сугышның әле азагы күренми иде. Кемдер кыш башына бетәчәген дә сөйләшә.

Көзгә таба хатын ягарга утын кирәклекне уйлады. Гадәттә бу эшне Закир башкара иде.
– Әткәй, ишелә башлаган сарайның утынга турасам буламы? – дип сүз  кайтты беркөн Рәшидә.
– Һай кызым,  сугыш тиз генә бетәргә охшамаган. Өй бүрәнәңне ягарга туры килмәгәе әле, хуҗалык синеке, үз яулыгың белән киңәшләш, балам, – диде Галимәрдан абзый уфтанып. 

Ул елларның авырлыгын бер сүз белән сөйләп тә, аңлатып та булмас, мөгаен. Рәшидә беренче ике елны иске сарайларны утынга якты. Ризык запасы бетте. Ачлыктан нишләргә белмәгән көннәре дә күп булды хатынның. Бервакытны ачлыктан бер-бер артлы балалар шешенә башлады. Көннәрнең берендә Рәшидәнең өченче кызы яткан җирдән башын күтәрә алмады. 
– Зәйнәп, балам, тор-тор. Хәзер әбиеңнән бәрәңге алып кайтам.
Зәйнәпнең соңрак үпкәсе дә кабарганлыгы белгеле булды. Эштән-эшкә чапкан хатын баланың нык чирләгәнен сизми дә калган иде булса кирәк. Хатын баласын югалту ачысыннан сыгылып килде:

– Ник, Зәйнәбемне алдың?! Ничек яшәрмен, ничек Закирга хәбәр итәрмен?!
Закирдан килгән хатларына җавапның берсендә кызының үлемен язарга мәҗбүр булды. “Закир, Зәйнәпне югалттык. Башкаларны ничек тә сакларга тырышырмын”, – дип язганда Рәшидәнең күз яшьләре тәгәрәде генә.

Бу ачлыктан хатынның үзенең дә гәүдәсе сыгылып килде. Язга чыгуга бөтен көчен ризык юнәлтүгә, аны кара көнгә дә саклап куярга тырышачагын уйлады. Ачлыкка интегүчеләр бер ул гына түгел иде шул. Шешенеп үлүчеләр дә күп. 

“Бер тамакка ким”, – диде Заһирә карчык гөнаһсыз баланың гомерен санап. Заһирә әнкәенең явызлана баруы Рәшидәнең бәгыренә тиде. Карчыкны да ачлык итәгеннән тарта башлаган иде шул. Ул мескен дә җиткерә алмый, күрәсең. Тау башында кычыткан, алабута калмады. Чирәм чыгуга балалар кырда ни бар, шуны чәйнәде. 

Ул да булмады яраланган солдатлар авылга кайта башладылар. Салих абыйларын бик авыр хәлдә кайтардылар. Галинур абыйларының үлгән хәбәре килде. Аның башка чыккан гаиләсе кабат төп нигезгә кайтып утырды. Заһирә карчыкның да хәле чамалы иде. Бу кадәр халыкка ничек ашарга җиткерергә кирәк. Рәшидә Закирның әнкәсенә сабыр булырга тырышты. Аңа да бер дә җиңел түгел  бит. Исмаил абыйлары да яраланып, госпитальдә яткан. Кабат кире фронтка киткән иде. Салих абзыйның яраларына ягылган киндерне селте суына мана-мана спирт белән бәйләгәннәрен күрү, аның әрнеп сызлануларына йөрәк ничек чыдасын.

– Кагылмагыз миңа. Китерегез үзем бәйлим,  – дип ачыргаланып кычкырган Салих абзыйның хәле чынлап та шәптән түгел иде. Өстәвенә апаларын окоп казырга алып киткәннәр иде. Ул да үлем хәлендә кайтты.  

Закирдан да күптәннән хат алганнары юк. Рәшидә ара-тирә бөтенләй өметсезлеккә бирелеп ала. Зәйнәпнең үлемен бик авыр кичерде. Бер төндә чәчләре агарып чыкты. Югыйсә ризыксыз калган көннәре бик сирәк була иде. Әмма тамак туярлык ризык та ашарга юк. Көн туды исә балаларның тамагына нәрсә ашатырмын икән дип кайгыра башлады. 9-10 яшьлек ике кызын хәер сорашырга чыгарып җибәрде Рәшидә. Алар көнлек ашарга ни дә булса алып кайталар. Үзе дә тамак ялына барып эшләп кайтты. Әмма Зәйнәпне генә саклап кала алмадылар шул. Кечкенәдән еш салкын тия торган бала булды. Түзмәде, нарасый, түзмәде.

Фото: https://avopix.com/
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading