Шәһри Казан

Сакал

Кул куйдырттырырга дип алып кергән кәгазьләрен Сарык Үгезнең өстәленә җайлап куйды да иелә төшеп пышылдады: - Үгез Мөгезович, ишеткәнсездер инде, шәт, Кәҗә-Кәҗәләйнең сакалы агара башлаган. «Озакламый аксакал булам», - дип әйтә ди Кәҗә-Кәҗәләй... Үгезнең йөзе бурлаттай кызарды. - Кемнән ишеттең? - диде ул. - Хайваннар сөйли, - дип җавап бирде...

Реклама

Кул куйдырттырырга дип алып кергән кәгазьләрен Сарык Үгезнең өстәленә җайлап куйды да иелә төшеп пышылдады:
- Үгез Мөгезович, ишеткәнсездер инде, шәт, Кәҗә-Кәҗәләйнең сакалы агара башлаган. «Озакламый аксакал булам», - дип әйтә ди Кәҗә-Кәҗәләй...
Үгезнең йөзе бурлаттай кызарды.
- Кемнән ишеттең? - диде ул.
- Хайваннар сөйли, - дип җавап бирде Сарык.
Алдындагы барлык кәгазьләргә дә «Рөхсәт итмәскә!» дип язып, имзасын сырлагач,Үгез авторучкасын өстәлгә атып бәрде.
- Хәзер үк минем кәбиниттә булсын! Әйт үзенә! - дип кычкырды ул.
- Хәзер әйтәм... Хәзер әйтәм, Үгез Мөгезович... - диде Сарык һәм Үгез кул куйган кәгазьләрне папкасына салды да, башын ия-ия, бөгелә-сыгыла, арты белән ишектән чыгып китте...
Ике минут та үтмәгәндер, каушаган Кәҗә-Кәҗәләй, кулъяулыгы белән маңгаен сөртештергәләп, Үгез каршында басып тора иде инде. Шактый озакка сузылган тынлыктан соң, бүлмәдә Үгезнең көр тавышы яңгырады:
- Кәҗә-Кәҗәләй, синең сакалың миңа ошамый башлады, - диде ул башын күтәрмичә генә һәм түгәрәкләр-өчпочмаклар белән чуарланган кәгазьгә квадратлар төшерә башлады.
- Гафу итә күрегез инде, Үгез Мөгезович, - диде Кәҗә-Кәҗәләй, - чәчтарашханәгә барырга вакыт булмыйчарак торды. Эш тә эш... Аннан соң, квартал ахыры, дигәндәй...
- Анда минем эшем юк. Бүген үк сакалың кырылган булсын! - диде Үгез.
- Ничек инде, Үгез Мөгезович, сакалсыз кәҗә була димени? - диде Кәҗә-Кәҗәләй, күзләрен челт-челт йомгалап.
- Анда минем эшем юк! - дип кабатлады Үгез. - Әйткәнне үтә!
- Үгез Мөгезович...
- Карале, мур кыргыры, син бик тискәре икәнсең! - диде Үгез. - Болай булса, эштән статья белән очуың бар...
- Бүген үк... хәзер үк... Үгез Мөгезович... сакалны кырам, - диде тәмам куркып калган Кәҗә-Кәҗәләй.
Үгез, син азат дигән ишарә ясап, тоягы белән ишек тарафына ымлады...
Кара кайгыга баткан Кәҗә-Кәҗәләй башына бер җүнле фикер килми азапланды. «Сакалны кырмасам, Үгез бетерәчәк, кырсам - кәҗә халкы алдында дәрәҗә төшәчәк», - дип уйлады ул. «Нишләргә инде?» дип аптырап торганда, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, Кәҗә-Кәҗәләй бер таныш артистын исенә төшерде. Һәм, коткарса, ул гына коткарачак, дип, эш вакыты тәмамлануга, аның янына чапты...
Артист артист инде, шундук җаен тапты. Грим салучылар, Кәҗә-Кәҗәләй аңына килгәнче, тиз генә аның сакалын кырып ташладылар да шоп-шома иягенә ясалма сакал ябыштырып та куйдылар.
- Нишләргә икәнен хәзер үзең дә төшенгәнсеңдер инде, Кәҗә-Кәҗәләй дус, - дип елмайды Артист.
Кәҗә-Кәҗәләй ул хәтле үк җүләр түгел иде - төшенде.
Шул көннән башлап, Кәҗә-Кәҗәләй эшкә сакалсыз килде һәм эштән сакал белән кайта торган булды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: