Бу хәбәрне баланың әти-әнисе кабул итә алмый. Бәлки ул әле исәндер, болай булуы мөмкин түгел, дигән уй китми аларның башыннан. Аллаһы Тәгалә сөйгән адәмнәренә генә сынаулар җибәрә, диләр. Бу гел башка сыймаслык хәл бит. Рәнисне әтисенең туган авылына алып кайтып җирлиләр. Бу хәл булганчы, Казан шәһәрендә яшәүче күршеләре төш күрә. Үзенең төшен телефоннан әнисенә җиткерә: “Безнең Аръякта пожар, нигәдер Әлфия апалар капка төбенә халык җыелган”, – ди ул. Чыннан да, “пожар” була бу урамда. Көтелмәгән, аянычлы үлем барлык авыл халкын, күрше-тирә авылларда, шәһәрдә яшәгән туган-тумачаларны җыя. Баланы хөрмәтләп соңгы юлга озаталар.
Улының өчесе көнне Ләйсән әле урын өстендә иде. Ул елый да алмый, бары тик ыңгырашты гына. Рамил үзен кулда тотарга тырышты. Балаларыннан тыш бу дөнья белән аларны бәйләп торган нәрсә – Коръән аһәңе була. Менә шулай итеп ата белән ана күңеленә төзәлмәслек яра булып бала хәсрәте кереп урнаша... Алар бу авыр кайгыны һәрберсе үзенчә кичерә. Рамил үзенең нинди хәлгә төшүен юньләп аңлап бетерми. Әйтерсең артыннан сиздермичә генә килеп, башына тәртә белән суктылар... Бик исәнгерәп йөрде ул. Ләкин эчендә ниләр генә кайнамасын, ул моны тыштан күрсәтмәскә тырыша иде. Әле аңа бит янындагы кадерле кешесе – хатыны хәленә дә керә белергә кирәк.
Ә Ләйсән, бичара, улының үз яннарына башка беркайчан да әйләнеп кайтмаслыгын аңлагач, атып төшерелгән кыр казыдай шундый бер өзгәләнү белән үзен кая куярга белмичә бәргәләнде. Өйдә берүзе генә калганда, дүртенче кат тәрәзәсеннән аска атылырга теләгән вакытлары да аз булмады. Аны бу адымынан баласы рухына багышлап укыган догалары коткарып кала.
Комментарийлар