16+

Ак әбинең кара еланы (Хикәянең дәвамы)

Таня сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлап утырган Ләйсән түзмәде: – Ничек?!. Бушка бүләк өләшәләрме?

Ак әбинең кара еланы (Хикәянең дәвамы)

Таня сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлап утырган Ләйсән түзмәде: – Ничек?!. Бушка бүләк өләшәләрме?

Хикәянең дәвамы. Башы: Ак әбинең кара еланы (Хикәя)

 – Бушка түгел инде, хезмәт күрсәтәсең
 – Хезмәттән курыкмыйбыз инде анысы.
 – Син уйлаган хезмәт түгел шул ул – теләкләрен канәгатьләндерергә кирәк.

 Ләйсән иптәшенә карап алды да, сүзләрен сузып:
 – Ә-ә, ю-юк. Кирәкми. Әти бәреп үтерер.

 Ләйсән мизгел эчендә кәефе кырылган Таняның күңелен күрергә тырышты:
 – Әти, дип, мактанмыйм ла мин. Бәреп үтерер, дим бит.
 – Эх, – дип көрсенде Таня. – Минем дә әтием синеке кебек янәшәдә булсын иде ул. Бәлки, мин дә теләсә кем белән сөйрәлеп йөрмәс идем. Аларга бит синең күңелең кирәкми, тәнең кирәк.

Таня бермәл сүзсез калды, ахырда гомер булмаган җитди кыяфәт алып әйтә куйды:
 – Дөрес эшлисең сатылмыйча... Шул нәрсәмә кирәк аларның бүләкләре.
 Кызлар башка сүз озынайтып тормадылар, һәркайсы үз уена бикләнеп, тын гына аерылыштылар.

 Җәйнең ул шимбәсе аяз күкле, кояшлы булып туды. Ак әби иртәдән үк урманга барырга әзерләнә башлады.
 – Каракай, синең бәхеткәдер бу, көн бик матур, – дип сөйләнә-сөйләнә карчык сумкасына урманда кирәге чыгарга мөмкин әйберләрне тутырды. Инде еланны гына саласы калды.
 Ничек алып барырга соң сине, дип уйлады карчык һәм әмәлен тапты. Кечкенә киндер капчык юнәтеп, еланны капчык эченә шудырды. Капчык авызын тиз генә төйнәп, каракае – еланны сумкасына салды.

 Таня белән Ләйсән үзләренең яраткан урыннары – телефон аппараты янәшәсендәге эскәмиядә гәп сатып утыралар иде. Таня көлә-көлә иптәшенә соңгы яңалыкларын сөйли.
 – Кичә Сашкалар базарда бер хатынның акча янчыгын чәлдергән. Ачык авызлар җитәрлек бит ул, ха-ха-ха... Акчасы күп булмаган булуын. Шулай да шампанское белән шоколадка җиткән, авыз итәргә чакырдылар. Әйдә, барабызмы?
 Таня сүзеннән кинәт кенә бүленде дә Ләйсәнгә ымлады. Йорт баскычыннан Ак әби төшеп килә иде.
 – И, күрә алмыйм шул сихерче – колдуньяны, – диде Таня йөзен чытып. –Үзенең төнәтмәләрен сатырга барадыр инде, сумкасы тулы акчадыр әле.
 Карчык акрын гына телефон аппараты янына килде, сумкасын элергә урын эзләде, таба алмагач эскәмиягә китереп куйды.
 – Ләйсән, Ләйсән!..

 Таня күзләреннән очкыннар чәчәрәтеп пышылдады:
 – Безнең бәхеткә бу. Әйдә, сумканы алабыз да качабыз.
 – Кирәкмәс, син нәрсә... күреп калыр.
 – Пычагым да күрми, телефоннан сөйләшә ич.

 Ләйсән җавап кайтарырга өлгерми дә калды, Таня мәче тизлеге белән сумканы эләктерде дә, йорт баскычына кереп тә югалды. Ләйсәнгә иптәше артыннан иярүдән башка чара калмады.
Кызлар күрше йорт баскычы тәрәзәсеннән карчыкның сумкасын эзләп ах-ух килүен карап, буыла-буыла көлделәр.
 – Эзлә-эзлә, очты инде сумкаң. Нәрсәләр бар икән монда? Ничек бүлешәбез? – диде Таня.
 – Белмим, үзеңә кара, – диде Ләйсән.

 Таня хыялланып планнар корырга кереште.
 – Байлык күп булырга тиеш монда. Беләсеңме ничек эшлибез?
 Кыз тынып калды, йорт баскычыннан кемдер төшеп килә иде.
 – Тс-с! Узып китсен. Шәп, берни дә сизенмәде. Әйдә болай эшлибез. Үпкәләштән булмасын өчен сумкадагы әйберләрне чиратлашып алабыз. Кем беренче? Тукта, жирәбә салып билгелибез.
 Кызлар чәч тасмасы белән тотыштылар, беренче булу Ләйсәнгә чыкты.
 – Сиңа гел уңай туры килә инде, – дип турсайган булды Таня. – Акча янчыгын тартып чыгарырсың әле, миңа калмас та.
 – Соң, беренче бул алайса.

 Таня кулын сумка эченә тыкты. Ул ниндидер кечкенә шешәләрне, кәгазь төргәкчекләрне кармалады. Әһә, менә шул чүпрәктәдер кортканың акчасы, дип уйлады кыз һәм киндер капчыкның авызын чиште. Үзен үлемнән коткарган карчыкның кулын тоемлый иде елан. Ак әбинең кулыннан урман исе килә иде, ә моныкыннан хушбуй, тәмәке исе аңкый.

 Ләйсән иптәш кызының ниндидер ят тавыш белән сөрән салуыннан, сискәнеп китте.
 – Нәрсә булды?
 – Анда, анда... Елан! – диде Таня агарынып.
 – Шаярма әле.
 Ләйсән сумкага иелде.
 – Кит аннан! Кит кагылма!

 Бу сүзләр шулкадәр шомлы әйтелде ки, Ләйсән бер иптәш кызына, бер сумка авызына карый-карый диварга чигенде. Әллә артык куркудан Таняның тыны кысыла, башы әйләнә башлады. Ул диварга сөялгән килеш идәнгә чүкте. Ни эшләргә белми миңгерәп торган Ләйсән, сумка авызыннан шуышып чыгып килгән еланны күреп, ах итте. Таняны биленнән эләктерде дә, урамга ташланды.
 – Әби! Әби!

 Ак әби кызның ачыргаланып кычкыруыннан ук, ни булганын аңлады, абына-сөртенә аваз килгән якка йөгерде...
...Таня үзенең кечкенә кызчыгы белән ишегалдындагы эскәмиягә утырды. Элеккеге тузган-таушалган ишегалды түгел инде бу. Балаларга уен мәйданчыгы, спорт күнегүләре урыннары ясалып, яхшылап төзекләндерелде. Кайчандыр телефон-автомат торган урында яктырткыч баганасы хәзер.
 – Әни, дәрестә шигырьне матур итеп сөйләгәнем өчен укытучы апа “бишле” билгесе куйды, – дип, сикергәләде кызчык.
 – Яхшы булган кызым! Әтиең дә сөенер, – дип, мактады Таня.
 Кәрәзле телефоныннан иренә “Кызыбыз “бишле” алган”, дип шалтыратырга да өлгерде.
 Күрше эскәмиядә утырган бер карчык акрын гына кузгалып, йортка таба атлады. Сумкасын онытып калдырды.

 – Әни, әнә теге әби сумкасын калдырды. Йөгереп кенә илтеп бирим, – диде кызчык.
 Таняның башын чыңлатып-чәнчеп куйды бу аваз. Шактый еракта калган вакыйгалар хәтерендә яңарды. Ак әби тиз генә нәрсәдер эчертеп, ашыгыч ярдәм чакыртылмаса, үлеп тә китүе бар иде. Әнисе дә, Ак әби дә мәрхүмнәр инде.
 – Кызым, кагыласы булма кеше әйберенә! – дип, Таня сумкага таба бара башлаган баласын туктатты һәм таныш түгел апаның артыннан кычкырды: – Гафу итегез, сез сумкагызны калдырдыгыз!

Өлкән яшьтәге хатын: “Фатир ачкычым да, пенсиям дә шунда иде, әй, бу хәтерне”, – дип, рәхмәт әйтеп, сумкасын килеп алды.
 Шушы рәхмәт сүзе Таняның җанына рәхәтлек-җиңеллек булып иңде.
 – Әйдә, кызым, әтиең эштән кайтканчы берәр тәмле ризык әзерли торыйк, – дип Таня баласын җитәкләп, йорт ишегеннән кереп китте.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк кызык язылган, алып кереп китэ. Авторга унышлар.

    Мөһим

    loading