16+

Чулпан Әхмәт «Соңгы яфрак» (өченче өлеш)

Җыелышлар алып барганда халык тын да алмый тыңлый иде бит Закир абыйны. 

Чулпан Әхмәт «Соңгы яфрак» (өченче өлеш)

Җыелышлар алып барганда халык тын да алмый тыңлый иде бит Закир абыйны. 

– Грамотный дип... Безнең Гөлзирәбез дә гел бишкә генә укыды. Кибеттә эшләсә ни. Ферма түгел бит. Кибеткә, математиканы белмәсәң, алмыйлар, Фатыйх. Менә безнең синең белән икебезгә бергә өч класс белемебез бар. Безне кем кибетче итеп куйсын? Терлекче инде без. Бик үткен бит Гөлзирәбез. Әнә келәтеңне генә кара. Ак май дисеңме, токмачы дисеңме, шикәре, оны дисеңме. Тутырды бит. Келәтләребезне тутырды. Яраткач, нишлисең. Крәстиян дип, бөтен кеше дә персиятел була алмый инде. Шамил колхозда урынлырак эштә бит әле. Алганның да, барганның да бәхете булсын. Кырыс булу да кирәк, Шамилне аны туры әйтә, менеп төшәргә дә күп сорамый диләр инде, анысы.

– Шулай да  Гөлзирә белән сөйләш әле, чынлап микән ул яратышулары?
– Ярар, Фатыйх, ярар, – дип йокларга яттылар.

Көтү куарга торган Мәдинә апа, мич арасындагы бүлмәдән ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Фатыйх, дим, Фатыйх!..  Балалар,  монда керегез әле, әтиегез...
...Фатыйх абый төнлә йоклаган җирендә үлгән иде.  Мәдинә апа баскан җирендә катып калды. Кызлар еларга тотындылар. Мич кырыена тотынып Мәйсәрә карчык чыкты:
– Әй, балам, балам. Ни хәлләр итик? Кадерләп үстердем бит үзеңне. Үземнеке итеп үстердем бит, улым... – дип елап җибәрде.

Кичә эчмәде дә бит. Ничек дәртләнеп йөрде, матур итеп сөйләшеп чәй эчүе дә соңгы тапкыр булган икән. Йөрәк диделәр. Печән төшергәндә авыр килгәндер йөрәгенә. Шулай кисәк кенә үлеп китүе бик аяныч бит. Җыен хатын-кыз җыелып калдылар. 
Фатыйх абый белән бергә кабарткан печәнне өч көннән соң җыеп алып кайттылар. Алтын яллы ат та юксынды хуҗасын.  Куалап барган Мәдинәне тыңларга теләмәде.

– Я, малкаем, абыеңны кайтарып булмый бит, тыңламый хәлең юк. Печәнне алып кайтып бетерик инде. Кышын нәрсә ашарсыз? – дип юмалап кына атны куалады.

Калган нарат рәтләрен, туганнар белән бергә чистартып, печәнне ташып бетерделәр. Кышлык печән әзер булды. Фатыйхның булмавы бик сиздерде. Анда-санда бозаулар карашырга да бара иде. Хәзер әнә кызларны иртән уятып алып чыгып китә. Яшь җилкенчәкнең иртәнге биштә торасы киләмени? Тик шулай да ял көннәрендә Гөлзирә белән Саимә әниләрен бөтенләй фермага җибәрми башладылар. 
– Әни, ял ит, үзебез.

Кечкенә бозаулар да яшь кызларга ияләшеп беттеләр. Абзар ишегеннән керүгә үк таныйлар. Мөгерәгән авазлар чыгарып, җылы сөт сорыйлар. Иллегә якын бозауга сөт эчергәннән соң, үлән чәе кайнаталар, асларын чистарталар. Сөт чиләген кигезеп куя торган улакларын юкә мунчаласы белән ышкып юалар. Абзар идәннәре суккан палас җәерлек була. Аяк киемен салып кереш, югыйсә, микроблар эләгеп, бозаулар авырырга мөмкин. Алар бит сабыйлар. Яннарына керер  хәл юк, халат итәген суырып интектерәләр. Бик шаян нәни үгезләр дә бар. Китереп төрткәлиләр, кайберләре бик иркә, сыйпаганны яраталар. Кызларның шаркылдап көлгән тавышларыннан абзар эченә шатлык, сөенеч иңә.

 Иртә-кич ферма аллары гөрләп тора. Авыл халкының бөтен тырышканы да, тапканы да шушы терлекчелек. Иртәнге савымнан соң башта сыерлар, алар артыннан сарык көтүе, алардан соң атлар көтүе җәйләүгә чыгып китә. Колхозларның гөрләп торган чаклары. Бер кат эш бетүгә, ферма өе ягыннан табага чүмеч белән каккан тавыш ишетелә. Иртәнге аш әзер. Пешекче апалар шулай чакыра. Барлык терлекчеләр иртәнге чәйгә җыела. Аннан соң инде һәркем үз өенә кайтып китеп, кичке савымга кадәр хуҗалыгындагы эшенә чума.

Мәшәкате күп булса да, авыл тормышы ялыктырмый Гөлзирәне. Киресенчә, ул шушы авылда туып үскән һәм шунда яшәргә тиеш. 

Фатыйх абыйсыз кышка керделәр. Сиздерә, бик сиздерә Фатыйхның юклыгы. Ул үлгәннән соң, ничектер гаилә моңсыз кебек. Курай моңнарын да үзе белән алып китте шул әтиләре. Әниләре дә җырламый хәзер. 

Кыш үтә дә салкын килде. Кар да бик күп. Печән күп булса да, быел салам алып кайта алмадылар. Гел печән генә ашатып булмый бит. Мәдинә апа, ике кызын ияртеп, караңгы төшүгә капчык белән басуга салам урларга чыгып китә. Билдән кар ерып эскерттән салам йолку, җитмәсә, күрмәсәләр ярый дип курку һәм туңу катыш калтырау, эшне тагы да авырайта. Басу ерак түгел, ләкин, каршыга ачы кышкы җил искәндә,  кайтуы мең газап. Бер юл салам, ике салырга җитә, бер атна элек туган бозауны да быел өйгә, мич арасына кертеп урнаштырдылар.

Туңа бәбчегем. 4-5 тапкыр барып кайталар шулай саламга. Ярый әле юлларында колхоз рәисе очрамый. Эз буенча табар иде инде, ләкин төн буе җилләп, буранлап торгач, эзләрне кар күмә. Аннан соң авылда  Мәдинә генәме соң салам урлаучы? Аты белән бик барыр иде дә, кайтканда юлга салам чәчелә, капка төбенә кадәр шулай кайтсаң, һичшиксез, табачак бит каракны. Ә капчык белән чәчелми. Сере дә шунда. Әнә бит беркөнне  Өммия карчык көндез саламга барган. Төнлә куркадыр инде, үзе генә яши бит. Сарыклары да бар. Колхоз рәисе каршысына килеп чыккан бит, чукынчык. Күп тә күтәрә алмаган инде мескенем, җәймәгә төреп култык астына кыстырган. 

– Өммия апа, култык астыңда нәрсә ул? – дип сораган рәис.
– Синекендә нәрсә икәнен белмим, улым, минекендә –  йон, – дигән дә китеп барган Өммия апа. Шуны көлә-көлә  фермада сөйләгәннәр иде. Бу очракта колхоз рәисе дә нәрсә әйтсен инде. Нәрәд вакытында кисәтү ясаса да, мыек астыннан көлде, диделәр. 
 

Чулпан Әхмәт

Дәвамы бар
Фото: https://unsplash.com/s/photos/autumn

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading