16+

Дамир Бәдриев: "Карт өрәңге" (Хикәя)

Урманга терәлеп диярлек урнашкан бакчачылык ширкәтендәге бер кишәрлектә Өрәңге агачы үсә иде. Чүп үләне кебек теләсә кайда шытып чыга торган әрсез америка өрәңгесе түгел, үзебезнең табигать баласы иде ул.

Дамир Бәдриев: "Карт өрәңге" (Хикәя)

Урманга терәлеп диярлек урнашкан бакчачылык ширкәтендәге бер кишәрлектә Өрәңге агачы үсә иде. Чүп үләне кебек теләсә кайда шытып чыга торган әрсез америка өрәңгесе түгел, үзебезнең табигать баласы иде ул.

Җәйләрнең берсендә бакча өендә Шагыйрә туташ яшәде. Өрәңге яшь кызның чын исемен белмәде, гамәлләрен күзәтеп-күзәтеп торды да, аңа әнә шундый исем кушты. Йокысыннан уянып чыккач, Кояшка, агачларга, кошларга сәлам кычкырган кеше гадәти җан гына булмас, мөгаен дә, нечкә күңелле шагыйрәдер, дип фаразлады карт Өрәңге. Ялгышмады агач, чыннан да, шагыйрә иде әлеге кыз, ә исеме Сания иде. Карт кешенең аздан гына да күңеле була, аздан гына да хәтере кала, диләр бит. Өрәңге яшь кызның иртән яратып алмагачларның, карлыганнарның яфракларыннан сыйпап узуыннан көнләшеп тә куя иде, хәтта. “Эх, шушы чибәркәй минем дә яфракларымны сыйпап узса, янәшәдәге урмандагы бар агачлар көнләшүләреннән шартлап ярылыр иде”, – дип уфтанды. Мондый бәхет көннәрдән бер көнне карт Өрәңгегә дә елмайды.

Сания бакча өеннән кечкенә радио алып чыгып, урындыкка куйды да, җырлар тыңлап, яшелчә түтәлләрендәге чүп үләннәрен утарга кереште.
– Нигә шундый мәгънәсез, ватык шигырь әсәртәләренә дә җыр тудыралар икән? Нигә моңа әдәби күзәтчелек юк икән? – дип, үзалдына сөйләнде Сания.
Төш вакытына таба Кояш тагын да ныграк кыздыра башлады. Кыз күләгәдә бераз сулыш алырга теләп, Өрәңге кәүсәсенә сөялде. Өрәңге үзенең яфраклары белән Шагыйрә туташның битләреннән, иңбашларыннан сыйпады, кәүсәсе аша Җир куәтен кызның гәүдәсенә күчерде.
– Тәнемә мизгел эчендә хәл кайтты, – дип, Өрәңгене кочаклап алды Сания. – И, агач, гафу ит! Яшелчәләргә, чәчәкләргә су сиптем, ә синең турында уйламаганмын. Бу корылыктан син дә сусагансыңдыр, ләбаса.

Кыз зур кисмәктән ике чиләк су алып килеп, агач төбенә сипте. Өрәңге, яфракларын шыбырдатып, рәхмәт әйтте.
 Сания көннәрдән бер көнне бакча өеннән юкка чыкты. Агачлар һәм чәчәкләр аның вакытлы гына яшәп алган кунак кызы булганлыгын белмәде. Бакча өендә яшь гаилә яши башлады. Ял саен дуслары белән җыелышып, бәйрәм итәргә ярата торган булып чыкты алар. Берсендә гаилә хуҗасы тимер көрәк белән Өрәңге төбенә тирән чокыр казыды. Тамырларыма кадәр су сибәргә җыенадыр, дип уйлады Өрәңге. Ләкин, ир кеше чокырга су түгел, чиләге белән чүп-чар һәм савыт төбендәге тозлы сыекчаны китереп салды.

– Ни эшләвең бу, акылсыз адәм. Тамырларымны корытасың бит! – дип өзгәләнде Өрәңге.
Әмма агач телен аңлаучы булмады. Чираттагы бәйрәмнән соң, яшь гаилә учак утын сүндерергә онытып, кереп йоклады. Ут корган үләннәргә күчә-күчә бакча өенә үрмәләде.
– Янып үләләр, ләбаса, болар. Өйдә кечкенә балалар да бар бит,- дип, пошаманга калды Өрәңге. – Әй, Алмагач, син өйгә якын торасың, ботакларың белән как әле тәрәзәгә. Уянсыннар!

 Алмагач ни тырышса да, ботакларын тәрәзәгә җиткерә алмады.
– Җил дустым, кайда син? Булыш әле Алмагачка! – дип кычкырды Өрәңге.
Җил ишетте агачның ялваруын, тиз генә килеп җитеп, Алмагач ботакларын тузгытырга тотынды. Ботакларның “дөп-дөп” итеп тәрәзәгә кагуыннан уянды өйдәге халык. Йөгерешеп чыгып, инде өй нигезен ялмарга керешкән утны сүндерделәр хәсрәт чүлмәкләре. Акыллы кешеләр Табигать ананың үзләрен олы фаҗигадән саклап калганлыгын сизенер иде. Тик бу гаилә Табигать анага кадер-хөрмәт күрсәтергә өйрәнмәгән иде шул.

Өрәңге төбендәге чокырдагы чүп-чар, тозлы сыекчалар, кер юган химик катнашмалы пычрак сулар туфракны тәмам агулап бетерде. Әлеге агу агачның тамырларын зарарлады һәм акрынлап кәүсәгә күчте.
– Әй, юньсез адәм, мин әле тагын 50 ел рәхәтләнеп үсә алыр идем. Шагыйрә туташ, кайларга киттең? Син булсаң, тамырларыма түгелгән чүпләрне алып ташлап, шифалы сулар сибәр идең, – дип елады Өрәңге.
 Тора-бара агулы сыекчалар агачның тамырларын тулысынча үтерде, кәүсәгә су килмәс булды. Җәй уртасында Өрәңгенең соңгы яфрагы да өзелеп төште. 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading