16+

Дамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя)

Ул елны бәрәңге уңышы мул булды. Ялгызы гына тормыш арбасын сөйрәгән Мөкәррәмә улы Ибраһимның 8нче сыйныфка җитеп, инде хуҗалыкта шактый таяныч була башлаганына сөенеп, бәрәңге чүпли.

Дамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя)

Ул елны бәрәңге уңышы мул булды. Ялгызы гына тормыш арбасын сөйрәгән Мөкәррәмә улы Ибраһимның 8нче сыйныфка җитеп, инде хуҗалыкта шактый таяныч була башлаганына сөенеп, бәрәңге чүпли.

Мөкәррәмә карчык үлә алмыйча азаплана. Ыңгыраша, кычкыра, аякларын өскә чөя, куллары белән күкрәкләрен кага. Ләкин, җаны һаман чыкмый...
* * *
Ул елны бәрәңге уңышы мул булды. Ялгызы гына тормыш арбасын сөйрәгән Мөкәррәмә улы Ибраһимның 8нче сыйныфка җитеп, инде хуҗалыкта шактый таяныч була башлаганына сөенеп, бәрәңге чүпли.
– Улым, башка казымыйча тор. Боларын базга ташып бетерик, кояшта ятып пешәрләр алайса. Син сабакларны гына каккала, – дип, улына дәште ул.
– Ярар, – дип, улы очлы тимер көрәген буразна арасына кадап куйды. 
Шул вакыт кече капка күгәненең шыгырдавы ишетелде. Күрше Фатыйма үзенең кызы Фәридә белән бакчага узды.
– Аллаһ куәт бирсен! И-и, сөбхәналлаһ! Уңышларыгыз мулдан икән. Менә кызымны ярдәмгә алып кердем, – диде Фатыйма сәлам биреп.
– Рәхмәт яусын! Мәшәкатьләнмәскә иде, үзегез дә бәрәңге аласыз, ләбаса, – дип каршылады күрешеләрен Мөкәррәмә.
– Безнең гаилә зур бит, күбесен бетердек тә инде. Ирем Фәһим: “Фәридәне ахирәт дустыңа керт, бераз булышсын”, – дигәч, кердек әле менә.

Фәридә кыска җиңле күлмәктән. Җиргә иелеп бәрәңге чүпләгәндә, матур булып калка башлаган күкрәкләре күлмәк изүеннән күренеп, Ибраһимның игътибарын җәлеп итә иде. Яшь кыз күрше егетенең кызыксынучан карашын сизсә дә, читкә борылмады. Алар арасында бер-берсенә җенси тартылу хисе әнә шул мизгелләрдә кабынды. Икесе дә 8нче сыйныфта, күңелләренең кабына башлаган чагы.
Төш вакыты якынлашканда Мөкәррәмә мунча янәшәсендәге өстәлдә яңа бәрәңгенең юка кабыгын пычак белән кырырга кереште. Балчык тидермәскә теләп, бармагындагы алтын балдагын салып өстәлгә куйды.
– Балалар, бакча миченә бәрәңге шулпасы куеп җибәрәм. Башлаган кишәрлекне тәмамлагач, чәйләп алырбыз, – дип дәште.

Бакча капкасында янә күрше хатыны Фатыйма күренде.
– Нәрсә, эшләрегез барамы? Фәридә өйгә кайтып, капкаласын да, тагын бәрәңге алышыр, – диде ул.
– Рәхмәт! Төштән соң инде үзебез генә кыймылдарбыз. Фәридә болай да күп эшләде, –дип, хуҗабикә өстәлдәге бәрәңгеле кәстрүлне мич плитәсенә илтеп куйды.
Өйдә чәй эчеп утырганда Мөкәррәмә кул бармагында балдагы юклыгын күрде.
– Абау, балдагым кая икән? Ә, бәрәңге чистартканда бакча өстәленә куйган идем бугай. Чыккач, алырга булыр, – дип үзалдына сөйләнде.

Ләкин, бакча өстәлендә балдак юк иде. Улы белән икәүләшеп чирәмнән дә шактый эзләделәр. Балдак табылмагач, Мөкәррәмә күршесе Фатыймага йөгерде.
– Мин алмадым, дигән була. Шул Фатыйма гына урлады балдагымны. Өстәл янына ул гына килде. Карак, – дип, тузынып кайтып керде Мөкәррәмә.
Урамда, кибеттә, колхоз кырында кем очраса, шуңа: “Фатыйма балдагымны урлады”, – дип сөйләнә торган булды ул. Шул рәвешле, авылдагы Фатыймаларның берсенә “карак” кушаматы иярде. Ындыр табагында эшләгән хатын-кызлар Фатыйма килгәне күренсә, акча янчыкларын, сумкаларын капшап, яшеребрәк куйды. Фатыма моны сизенеп гарьләнде. Бер көнне кызы Фәридә дә мәктәптән елап кайтты. Сыйныфташы Раил букчасыннан ручкасын тапмагач: “Син карак, әниең карак”, – дип, ручкасы югалуны Фәридәгә сылтаган.

Ибраһим Фәридәне яклап чыккан, Раилне этеп җибәргән. Сугыша башлауны укытучының сыйныф бүлмәсенә килеп керүе генә туктаткан. Укучылар игътибар белән эзләргә тотынганнар һәм идәнгә тәгәрәп төшеп, парта аягы астына кысылган ручканы тапканнар. Укытучы таләбе буенча Раил гафу үтенсә дә, Фәридә “карак” дигән сүзләргә бик әрнегән.
– Елама, кызым! Нахак яла яккан кешеләргә Ходай үзенең җәзасын бирер әле, – дип, баласын иңнәреннән кочып юатты Фатыйма.
Мәктәпне тәмамлагач Ибраһим – инженер, ә Фәридә укытучы һөнәрен үзләштерде. Икесе ике шәһәрдә югары уку йортында укыганлыктан, еш очраша алмыйлар иде. Яшьләр үзләренең мәхәббәтләрен ничек кенә яшерергә тырышсалар да, Мөкәррәмә барыбер сизде.
– Карак Фатыйма белән мәңге кодагый буласым юк. Кызын да өй бусагасын атлатып кертмим. Минем сүздән чыгып өйләнсәң, икегезне дә каргыйм, риза-бәхиллегемне бирмим, – дип җикеренде Мөкәррәмә.

 Әллә иртә ирсез калганга, әллә холкы усал булганга каты бәгырьле иде ул. Авылда чираттагы очрашуларында Ибраһим белән Фәридә бакчадагы печән чүмәләсенә сыенды.
– Көзгә өйләнешербез, дигән идең. Нигәдер, бу турыда бер дә әйтми башладың әле, – диде Фәридә.
Ибраһим озак кына дәшми торды.
– Без бергә була алмабыз, ахырысы, – дип, көрсенеп әйтеп куйды егет. 
 Мөкәррәмәнең: “Килен итеп кертмәячәкмен”, – дип, күрше-күләнгә сөйләп йөргәнен ишеткән иде Фәридә, шунлыктан башка төрле җавап көтмәде дә.
– Синең хатының буласым килә, үзеңнеке ит мине! – диде Фәридә.
– Алай булмый бит инде, – дип, икеләнеп калды Ибраһим.
– Була! Чынлап торып үзеңнеке ит. Мин синең юлыңа аркылы төшмәм, – диде Фәридә һәм чүмәлә итәгенә ятып, Ибраһимны үзенең өстенә тартты.

Ике гашыйкның шашынып, күзләреннән яшьләр агызып, кушылуы да һәм аерылышуы да иде бу җенси мөнәсәбәт. Моның кадәрле дә хисләнеп якынлык кылу, мөгаен дә, Бөек Ватан сугышы елларында фронтка чакыру кәгазе алган ир белән хатын һәм кайбер егет белән кыз арасында гына булса булгандыр.
Фәридә ерак Чиләбедәге туган апасы янына китеп югалды. Бер карт руска йортка кергән икән, дигән хәбәре генә кайтты авылга. Ибраһим да башка кызга өйләнде, тик берничә елдан аерылыштылар. 

Ял көнне авылга әнисенең хәлен белергә кайткан Ибраһим капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырып, тәмәке кабызды. Шунда каршына, үзенең бала чакларындагы төс-кыяфәттәге, кечкенә малай килеп басты.
– Кем малае син? Моңа кадәр күргәнем булмады, – дип дәште Ибраһим.
– Фәридә малае.
Әлеге сүзләрне ишеткәч, ир тәмәке төтененә буылып, йөткереп җибәрде. Минем бала булырга тиеш бу, дигән уй кузгалды күңелендә.
– Исемең ничек?
– Илдар.

 Икенче көнне инеш буеннан тал чыбыклары күтәреп кайтып барган малай тагын Ибраһим янына туктады. Җан тартмаса кан тарта, дигәннәр шул.
– О, кәрҗин үрергә җыенасыңмы әллә?
– Кәрҗин түгел, җәя белән ук ясыйм. Менә бу юан талны көчкә сындырдым, кулымны авырттырдым.
 Ибраһим малайның кулын үзенең учына куеп өрде.
– Авыртуы беттеме?
– Бетте, – диде малай һәм үзе дә кулының бармакларына өрде.
 Ибраһим кесәсеннән яшел саплы пәке алып, Илдарга тоттырды. Малай сөенеп, күршедәге өйгә йөгерде. 

Фәридә ишегалдында тал чыбыкларын каезлап мәтәшкән улы янына килде.
– Кем пәкесе ул, кешенекен алдыңмы? Хәзер үк илтеп бир, – диде.
– Алмадым, Ибраһим абый бирде, – дип, малай пәкене кулына катырак кысты.
 Фәридә: “Ибраһим абыең... Ибраһим”, – дип, сөйләнә-сөйләнә, чиләгендәге керләрен яшелчә бакчасындагы бауга элергә атлады.
 – Кулыңны кисмә, – дип дәште яшь ана бакча ишегендә күздән югалганда.
 Илдар пәкене үзеннән тартып алмаганнарына сөенеп, җәя белән уклар ясавын дәвам итте.

* * *
 Мөкәррәмә карчык авырый башлады. Берсендә кичке якта авызыннан күбекләр агызып, иреннәре зәңгәрләнеп, тәмам үле кыяфәткә кергән иде. Өйдәге барча халык: “Соңгы сулышын алды, бакыйлыкка күчте”, – дип уйлады. Туганнары елады, күрше-тирә әбиләре һәм апалары дога укыды, Йәсин чыкты. Ярты сәгать тирәсе вакыт узгач, “мәет”: “Ох-х!” – дип, аваз салып, кабат җанланды. Диванга яр карлыгачлары кебек тезелешеп утырган әбиләр сискәнеп-куркып куйды, хәтта. Арадан кайсысыдыр: “Тәһарәтем бозылды”, – дип, пыштым-пыштым, чыгып ук сызды.

Мөкәррәмә таңны сызлануларсыз каршылады. Яңгыр тамчылары, тәрәзә пыяласында эз калдырып, түбәнгә шуыша иде. 
– Улым, бура агачларыңны яңгыр астында яткырма. Иске мунчаны сүтә башла, яңа бураны күтәреп куй, – дип, эш кушты карчык ишектән өйгә узган улы Ибраһимга.
– Әй, әни, борчылма әле юк өчен.
Мөкәррәмә карчык гомере буе кырыс холыклы булды. Ялганны, ялкаулык һәм караклыкны яратмады.
– Чәеңне эч тә, иске мунчаны сүтә башла, – дип, хәрбиләрчә кискен аваз белән бер генә әйтте.

Ибраһим яңгыр туктагач, күрше егетен ярдәмгә чакырып, эшкә дә кереште. Җимерү төзү түгел, диләр бит. Ике ир-ат көн кичкә авышканда мунчаны сүтеп тә бетерде. Ибраһим бүкәнгә утырып тәмәке кабызды. Шунда аның карашын бүрәнә ярыгындагы ялтыравык әйбер җәлеп итте. Берәр пыяла кисәге кояш нурларыннан ялтырыйдыр инде, дип уйлады ир. Әмма тәмәке суырган саен күз карашы әлеге ялтыравыкка төште. Ахырда түзмәде, тәмәкесен сүндерде дә, кадак белән ялтыравык әйберне бүрәнә ярыгыннан каерып чыгарды. Бу алтын балдак иде.
 – Әни, балдагыңны таптым! – дип, кычкыра-кычкыра, өйгә йөгереп керде Ибраһим.
Мөкәррәмә бармаклары белән балдакны сыпырып тикшерде. Кайчандыр балдакның бер ягына игәүләп, сыр-уемтык ясаган иде ул. Әйе, аның балдагы – әнисеннән истәлек булып калган балдак бу. Балдактагы сыр да нәкъ үзе.
– Каян таптың син аны? – дип сорады Мөкәррәмә. 

Шушы сорау аның унбиш ел буена томалаган ми күзәнәкләрен уятып, хәтерен ачып җибәрде. Бакчада бәрәңге алу мизгелләре кинодагы күренешләр шикелле ап-ачык рәвештә күз алдына килеп басты. Әнә, ул өстәлдәге алтын балдагын үз куллары белән мунча бүрәнәсе ярыгына тыга. Әнә, арырак Ибраһим белән Фәридә шаярыша-шаярыша бәрәңге чүпли. Әнә, ахирәте Фатыйма елмаеп, нәрсәдер сөйли.
– И, Аллам! Ничекләр хаталанганмын, – дип көрсенде Мөкәррәмә. – Улым, бар чакыр әле Фатыйма апаңны, Фәридә дә һәм күршеләр дә керсен.
Күңелендә гомерлек үпкә сакланса да, авыру күршесенең чакыруын кире кагу гөнаһ булыр, дип уйлады Фатыйма. Кызы Фәридәне дә ияртеп, кайчандыр ахирәт дусты булган Мөкәррәмә өенең бусагасыннан узды. Өй эчендә шактый кеше җыелды. Мөкәррәмәнең яхшыра башлаган кебек тоелган хәле тагын начарланды, әмма акылы югалмады.
– Әни, күршеләр монда, – дип дәште Ибраһим.
Мөкәррәмә авырлык белән күзләрен ачты.
– Фатыйма! Аллаһ хакы өчен кичерә күр! Мин сине гаепләп хаталанганмын. Ник оныттым икән? Фәридә, балакаем, син дә кичер! Улым, син инде үзең кара, Фәридә белән уйлашсагыз, миннән фатиха, – диде авыру карчык.

Мөкәррәмә берара тын гына ятты. Аннары кабат сөйләргә тотынды.
– Фатыйма, син әле мондамы?
– Монда, күрше, монда.
– Син мине кичердеңме, бәхиллек бирәсеңме?
– Ахирәткәем, кичердем-кичердем. Бәхил-бәхил! – диде Фатыйма.
Мөкәррәмә кайтарып сүз әйтмәде, теле бәйләнде булса кирәк, күзләреннән яшь кенә акты, ә төн уртасы якынлашканда җан бирде.

* * *
Ул елны да бәрәңге уңышы мул булды.
 – Әти, әни, карагыз әле, нинди зурлар чыга, – дип Илдар, куана-куана бәрәңге казыды. 
Бакча миченә учак кабызып мәш килгән әтисе Ибраһим белән бәрәңге чистарткан әнисе Фәридә улларына елмаеп кул изәде. 
– Син авыр чиләкләр күтәрмә, мине чакыр. Бәбигә зыян килмәсен, – дип, Ибраһим көмәнле хатыны Фәридәнең эченнән сыйпап кочты.
Назланып, башын иренең күкрәгенә игән Фәридә: “Кит инде, бөтен халык бакчада бит”, – дигән булды.
Илдар җирдән кечкенә бәрәңге алып күршедәге бакчада бәрәңге чүпләүче үсмер кызга атты. Җавап итеп, үзенең аягы астына да күрше кызы аткан бәрәңге килеп төште. Тормыш дәвам итә.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган, минем Дэу этием сойлэгэн искэ тоште, алар курше бабае белэн упкэлэшеп,озак еллар сойлэшмичэ йоргэннэр, теге бабай да улэ алмыйча ятканда Дэу этиемнен керуен сораган

    Мөһим

    loading
    2
    X