Инде иртән аз гына черем итеп алып, өнсез килеш чәй әзерләп йөргән Зәлиянең күзе тәрәзәгә төште. Аш өе ягындагы тәрәзә инешнең икенче ягында, тау битенә урнашкан зиратка карый. Һәм анда көрәк тотып, җәһәт кенә кабер казырга баручылар күренә. Ул арада юлны ачарга “Беларусь” тракторы белән Марат та килеп җитте.
Фәүзия Солтан: "Бәхил бул, яшьлек…" (хикәянең беренче өлеше).
Йөрәге жу итеп китте Зәлиянең. Әйттем бит, кемдер китә дип, юкка йөрми бит “алар” дип, тагын телефонын алды.
– Абый, зиратка кешеләр җыела, кем китте икән?
Абыйсы авылда мөәзин, җирләү эшләрен асылда ул алып бара. Дәшми торды бер чак абыйсы. Тагын йөрәге дөбердәп алды Зәлиянең.
– Рәшит, – диде ул.
– Кайсы Рәшит?
– Рәшит Салихов.
– Ке-е-ем?
– Рәшит Салихов.
– Нәрсәәә?! – дип, кычкырып җибәрде Зәлия. – Ничек инде Рәшит!?
– Менә, бүген иртән киткән шул, әле кереп әйттеләр, – диде абыйсы. – Хәзер, зиратка киттем мин дә.
Коелып төшкән Зәлиягә карап, ире Фәргат аптырап калды.
– Ни булган, ник алай өзгәләнәсең?
– Рәшит киткән. Рөстәмнең әтисе.
– Яшь иде бит әле, ни булды икән.
– Дәү әнкә алып китте, – диде Зәлия. – Хәзер, улыма шалтыратам.
Әнисенең юкка-барга борчымаганын белгән Рөстәм, трубканы алуга: “Әнием, ни булды дип?” – җавап бирде.
– Улым, әтиең киткән бүген. Кабер казыйлар авылда.
Улы Рөстәм эчендәген кешегә белгертми, сүзләрен үлчәп сөйләшә, гомумән, юкка-барга борчымый торган ир-ат булып үсеп җитте аның. Шулай да йөзенә борчылуы чыкты. Әнисенең елаганын аңлап, иң беренче: “Тынычлан, үзеңне сакла”, – дип, кирәкле сүзләрен табып, әнисен юатты.
Еракта тора улы, тиз генә кайтып җитә торган түгел. Эше дә бик җаваплы, теләсә кайчан ташлармын димә.
– Озата барасыңмы, әнием?
- Барам, улым. Әлбәттә, барам. Бәхилләшү кирәк. Бәхетеңне алып китмәсен. Ни дисәң дә, әтиең бит. Тик син кичер инде аны, яме, улым. Мин аны күптән кичердем инде. Уртак баланың әтисенә үпкә-ачу сакларга ярамый. Буыннарга китә ул рәнҗү. Шуңа кичердем. Күптән инде.
– Мин дә кичердем, әнием.
Русча өстәп куйды улы: “Простил и отпустил”.
– Ярар улым.
Әй гомерлә-әр... Нигәдер соңгы атнада гел Рәшит истә булды шул. Яшьлек. Урамнарда җитәкләшеп йөрү. Бик салкын көннәрдә китапханәдә утырулар, Алабугага укырга барып, имтиханнар биреп кайтканда бензовозы белән каршы алулары, районга барасы булса, тагын шул бензовозга утырып китеш, кайтканда, йөртергә өйрәнәм дип, рульгә утырып, чак гына хәвеф-хәтәргә очрамый калулар.
Инде менә аны соңгы юлга озатасы.
Гомерләренең биш елын бергә булып, калганы аерым үтсә дә, йөрәге әрнеде Зәлиянең. Белгән догаларын укып, баламның бәхетен алып китмә, дип, бәхилләште. Җирләргә алып киттеләр. Кеше бик күп. Начар нәсел түгел, тәртипсез кеше түгел. Озаттылар.
Озаттылар да, юлга чыгып киттеләр. Ире Фәргатне дүшәмбе дәваланырга саласы. Ике инсультан соң, гел карап, тәрбияләп торырга кирәк. Рәшит тә инсульттан киткән..
Ирен палатасына урнаштырып, өенә кайтты да, башындагы уйлары белән ялгыз калды Зәлия. Елап та ала, җырлап та:
“Үткән гомер, нигә аерым үткән,
Горурлыклар тилелекме икән...”
Гомер узган, ә яшьлек кичерешләре онытылмый икән. Яңаралар. Өч яшьлек баласы белән утырып калган Зәлиянең нинди кичерешләр, нинди авырлыклар, борчулар кичереп яшәвен үзе шул тормыш тегермәненә эләгеп, ырып-җырып чыгып, тормыш төбенә төшмичә, күтәрелеп, сер бирмичә яшәүчеләр генә белә. Андыйлар күпме – Аллаһ белә. Бардыр. Хатын-кыз көчле бит ул. Бигрәк тә татар хатыннары.
Рәшитнең хыянәте аяк астыннан җир убылгандый, кисәк бәреп салды. Кичерә алмыйм, диде Зәлия. Аерылдылар. Кире кайтып та карады Рәшит. Тик исеме генә кире кайту булды. Өйгә йокларга да сирәк кайтты. Көннәрдән бер көнне киемнәрен җыеп күтәренеп чыгып китте. Әле киткәндә йөрәген әрнеткеч сүзләр дә тапты. Баласын кочып каршында басып торган Зәлиягә карап: “Син Рөстәмнән урам малае үстерәсең инде”, – диде. Нидән чыгып шулай әйтте ул, белми Зәлия. Чөнки нәселдә андый тәртипсезләнеп йөрүче юк. Булмаган да. Үзенең гаебен киметеп күрсәтү өчен әйттеме икән шул сүзне. Тик ул сүз Зәлиягә иң авыр чакларда да бирешмәскә булышты. “Юк инде, алай булмас, Аллаһ боерса. Менә дигән егет булачак минем улым!”
Ялгыз яшәү 22 яшьлек, чәчәк кебек чакта кыен инде. Кулда бала. Акча җитми. Киендерәсе, укытасы бар. Тагын бер бәла – күңелен әрнетеп, сүз катучылар күбәеп китте. Ялгызың имеш, гомерең әрәм имеш. Шулай. Ялгызлык иң читен әйбер икән. Бигрәк тә әби-бабай, әти-әни, абый, апалар белән гөрләп үскән төпчек кызга, гомерлеккә диеп кияүгә чыгып, шушы хәлдә калган яшь хатынга бик кыен иде.
Таныштырдылар, кешене юньләп белмичә, кияүгә чыкты Зәлия. Әйбәт кенә йөргән ир башын ташлап эчә торган, чирле кеше булып чыкты. Икенче улы туды.
Тетрәнүләр, кичерешләр сәбәп булдымы, белми, бала бик үк сәламәт булмады. Больница юлларын таптау, олысын укыту, исерек ир. Ходай дошманыма күрсәтмәсен, дигән көннәре булды Зәлиянең. Тик олы улы, чираттага тавыштан соң: “Әнием, син бит башка тормышта яшәргә тиеш, юньлегә алып бармый Зариф абыйның эчүе”, – дип, ялваруы кискен карар кабул итәргә этәргеч булды.
Шулай гомер үтә торды.
Рәшит тә, бик батыраеп ияреп чыгып киткән, очрашып йөргән хатынын башка ир белән тотып, кечкенә кызын калдырып, аерылды. Инде тагын өйләнде. Ярый, монысы күз күргән, бер заманда укыган кыз иде. Тордылар. Уллары үсте.
Тик Зәлиянең йөрәк әрнүе бетми иде. Алай да, улына зыян-зәүрәт килмәсен тагын дип, уртак бала булган җирдә бер-береңә рәнҗеш булырга тиеш түгел дип, кичерде ул Рәшитне. Улы әйтмешли, “простил, отпустил”.
Авылга кайтканда әллә нигә бер исәнләшүдән узмады аралашу. Хәтта уллары никах мәҗелесенә чакыра баргач: “Миңа ни калган анда?” – дип җавап бирүе бөтенләй биздерде үзеннән. Ул көнне Рөстәменең башында нинди уйлар гына булды икән. Хәзер дә уйласа, күзләренә яшь килә Зәлиянең. Нигәдер, улы алдында үзен гаепле санап куя. Чакырырга бармаса да ярый иде дигән уй да керә башына. Тик нишлисең, барды, ишетте, йөрәгеннән үткәрде шуларны улы.
Инде улы – үзе ике бала әтисе. Югары белем алып, бик әйбәт җиргә эшкә урнашып, гаиләсе белән матур гына яшиләр. Ир уртасы улы да. Аллаһка шөкер. Исән-сау гына була күрсеннәр.
Зәлия дә тормышта үз урынын тапты. Исеме бар, эше бар, халыкка хезмәте бар. Йөз кызарырлык итеп яшәмәде. Кирәк сүзен өзеп әйтә белде, үзен рәнҗеттермәде. Тормыш шулай өйрәтте. Ире Фәргат тә – бик дәрәҗәле, исемле кеше. Халкыбызның йөзек кашы дип әйтергә була.
Рәшит менә китеп барды. Аны озатканда Зәлиянең күз алдыннан яшьлекләре, бергә печән җыйган болыннары, “Минск” мотоциклына утырып, урманга барулары, тагын-тагын бик матур көннәре узды.
Бәхил бул, яшьлек. Рәнҗеп китмә.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар