16+

"Графиндагы су "градуслы" булып чыкты...", яки дөнья тар икән лә!

Дөнья тар икән лә! Казанда яши башлагач, моңа тагын да ныграк инанырга туры килде. Кем белән генә сөйләшә башлама, ул кеше танышыңның танышы, йә булмаса, туганы булып чыга.

"Графиндагы су "градуслы" булып чыкты...", яки дөнья тар икән лә!

Дөнья тар икән лә! Казанда яши башлагач, моңа тагын да ныграк инанырга туры килде. Кем белән генә сөйләшә башлама, ул кеше танышыңның танышы, йә булмаса, туганы булып чыга.

Казан федераль университеты профессоры туып үскән авыл белән безнең авыл арасы нибары ун километр чамасы булыр. Казанга күченгәнче, аны район Сабантуйларына кайткан кадерле кунаклар арасында күргән булды. Университетка эш белән сугылуымның берсендә, мин якташ профессор абзыем белән якыннанрак танышырга уйладым. Сүз, әлбәттә туган яклар, якташлардан башланып китте.
Тумышым белән кайсы авылдан икәнемне белгәч: «Карале, син шул кешене беләсеңме?» – дип, әниемнең бертуган энесен атады. Шулай да: «Беләм»,– дип кенә чикләндем, абый икәнен әйтү-фәлән юк. Кем белә, бәлки аларның арасын берәр четерекле тарих бәйлидер. Үзем эчтән генә уйлыйм: «Абый яшьтән ук талантлы, актив, һәр эшләгән эшендә мактаулы булды. Яшь чагыннан алып олыгайганчыга кадәр тормыш иптәше белән сәхнәдән төшмәделәр. Авылда алардан да мәхәббәтле пар булмагандыр».
Уйларымны бүлеп, профессор абзый истәлеге белән уртаклаша башлады.
– Үткән гасырның җитмешенче еллары. Башкортостанда партия райкомында эшләгән чак. Бер елны сайлаулар вакытында сезнең авылга вәкил итеп җибәрделәр. Колхозның комсомол оешмасын җитәкләгән егет сайлау комиссиясе председателе итеп билгеләнгән булып чыкты. Ул мине матур итеп каршы алды, аннан әзерлекне карап чыктык. Зал уртасында кабымлыклар тезелгән өстәл дә тора. Председатель өстәл уртасындагы графиннан кечкенә кырлы стаканга су салып, миңа тәкъдим итте. Үзенә дә салды. «Кыстаганда су да эч!» – ди безнең халык, шактый гына сусаткан да иде, суны йотып та җибәрдем. Баксаң… графиндагы су «градуслы» булып чыкты! «Нишләп графин тулы килеш тора, һаман бушатмаганнар?» – диюемә ул: «Графинга зу-у-ур ата чебен салып куйдым, су эчәргә теләгән кеше шуны күрә дә, кире борылып китә» – ди. Рәхәтләнеп көлештек.  
Профессор абзый ихлас тагын бер кеткелдәп көлеп куйды да: «Менә шундый хәл, якташ! Ары-бире, авылга кайтканда очратсаң, сәлам әйт үзенә, шәп егет иде», – дип, сүзен тәмамлый.
– Беләсезме, ул егет минем абыем бит!
– Кит аннан! – ди, аптыравын яшермичә, – дөнья тар икән лә!
Авылда туганнар белән бер табында җыелганда: «Абый, ярты Казан сине белә», – дип, әзрәк «су да кушып», «чебенле графин» тарихын исенә төшердем.
– Карале, Казанга бер тапкыр да барып карамаган кешене дә анда беләләр икән, әкәмәт! – дип, олыраклар тел шартлаттылар.
Җиткердем, җиткердем профессорның сәламен. Үзенә дә төяп алып килдем. Сәлам инде, сәлам, әллә нәрсә уйламагыз тагын. Университетка укырга керәсе кешебез юк… Әлегә».

Люция Әблиева

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading