16+

Салават Миңнеханов: “Әти шунда өзелде... Аның җәрәхәте төзәлмәгән булган”

09 июня 2025, 14:03
5594
0
4
Уку өчен 4 минут

Үзенчәлекле җырлары, образы белән эстрадага яшен кебек килеп кергән Салават Миңнехановны күпләр белә. Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар җырлы гаиләсенең иҗатын яратучылар да бихисап.

Салават Миңнеханов: “Әти шунда өзелде... Аның җәрәхәте төзәлмәгән булган”

Үзенчәлекле җырлары, образы белән эстрадага яшен кебек килеп кергән Салават Миңнехановны күпләр белә. Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар җырлы гаиләсенең иҗатын яратучылар да бихисап.

Гүзәлем белән әңгәмәләр матбугат чараларында еш күренсә дә, Салават Миңнехановның күптән интервьюлар биргәне юк. Без аның белән хәбәргә чыгып, үткәнен һәм бүгенгесен барладык. 

– Салават, әниегез мәдәният өлкәсендә эшләгән, ә әтиегез һөнәре буенча нефтьче. Балачакта авырлык күреп үсмәгәнсездер?
– Безнең балачакны хәзерге заман белән чагыштырып булмый. Абыйдан калган киемнәрне дә кидем, гектарлап бәрәңге утырттык. Хәзер көн саен диярлек итле ризыклар ашап торабыз, сөбеханаллаһ. Элек алай түгел иде бит. Иң кызыгы бөтен кеше дә физик яктан яхшы формада булган. Ачлы-туклы яшәдек дип зарлана алмыйм, чөнки әти-әниләребез мул тормышыбыз өчен бик тырышты. Гаилә ансамбле белән чыгыш ясап, дөнья күрдек. Фестивальләрдә күп катнаштык, шуңа Камал, Тинчурин театрының сәхнә артын балачактан ук биш бармагымны кебек белә идем. Менә сез сорагач искә алам да, балачагымның бәхетле булуына тагын бер кат инанам.

– Гаиләдә өч егет булгач, тәрбия дә катгый булгандыр?
– Без өйдә татарча гына сөйләштек. Бу гаиләдәге кагыйдәләрнең берсе иде. Элек балалар белән элемтә дә булмаган, телефоннар юк. Без урамга чыгып киткәч, кайларга гына бармадык. Минем балам хәзер шулай йөрсә, акылдан язар идем. Ә без үскәндә бу гадәти хәл булган. Минем югалганым да бар, әти-әни милиция белән эзләгәннәр иде әле. Берсендә әти-әни мәктәптә чирекне гел “5”кә тамамласак, Мәскәүгә барырга вәгъдә иттеләр. Без сүзебездә тордык, әтигә көндәлекне алып килеп күрсәттек. Ул икебезгә 10 сум бирде дә: “Барыгыз, билетларны барып алагыз”, – диде. Без вокзалга йөгердек. Әле озак кына чиратта тордык. Шуннан: “Азнакайдан Мәскәүгә билет кирәк”, – дип сорадык. Әлбәттә, безгә аны сатмадылар, әти-әнине чакырырга куштылар. Мин әти-әнине чакырам дип йөгергәндә, алар, нәрсә эшләгәннәрен аңлап, үзләре вокзалга килеп җиткән иде инде. Тыныч, кызык, рәхәт вакытлар. 

– Әтиегез вафатына быел 9 ел була икән. Аны искә алуыбыз да рухына дога булып барсын. Юксынасызмы?
– Көненә 5 тапкыр намаз укыганда вафат булган туганнарыбызны, әби-бабайларны, әтине искә алабыз. Аларга башка бернәрсә дә кирәкми. Аллаһтан кабер газапларын җиңеләйтсен, гөнаһларын гафу итсен дип сорыйбыз. Әби-бабайлар совет чоры кешеләре, иң мөһиме –  мөселманнар булып китсеннәр иде. Бәлки, аларның балалары да никахсыз яшәгәндер, без барысын да белеп бетерә алмыйбыз. Менә шуларны да уйлап йөрим. Әтиебез кинәт китеп барды. Без аны Казанга ашказаны куыгына операция ясатырга алып килдек. Барысы да уңышлы узды дигән идек. Кисәк әтинең температурасы күтәрелде, аннан реанимациягә алып кереп киттеләр. Әти шунда өзелде... Аның җәрәхәте төзәлмәгән булган. Бернишләтеп булмый, шулай язгандыр инде. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әтинең язмышы да җиңелләрдән түгел. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашып, әсирлеккә эләккән булгач, аны пионер, комсомолга да алмаганнар. Әби: “Нәрсә бар шуны алып киттеләр, хәтта мунчабызны да сүттеләр”, – дип сөйләгән иде. Вакыт узгач, дөреслек калкып чыккан, әмма Хәбир бабай исән булмаган инде. 

– Төшкә кергәннәре бармы?
– Мин төшләрне бик төгәл күрәм, әйтерсең барысы да чынбарлыкта кебек. Төшкә мәрхүмнәр кергәндә ни өчендер аларны кочаклап алырга тырышам. Әмма алар сөйләшмиләр. Әтине дә күргәнем бар. Мәрхүмнәр төшкә керә икән, димәк дога өмет итәләр. Гомрәгә баргач, төштә онкологиядән вафат булган бабайны күрдем. Мин инде якын туганнар өчен Гомрәне үтеп бетереп күземне генә йомган идем. Иртән торып, бабай өчен дә үттем. Төштә Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмне күрсәң, димәк син чынбарлыкта да аны күрәсең диләр. Миңа да мондый бәхет татыды.

– Пәйгамбәр икәнен ничек аңлап алдыгыз?
– Мәйданда кешеләр күп иде. Шунда берсе: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм килә”, – дип әйтте. Ул елмаеп китеп барды. Без сөйләшмәдек, бары күзләр белән генә очраштык. Тик шулай да йокыдан уянганда шундый рәхәт иде, әйтерсең җан тынычлыгын тойдым. 

– Әниегез янәдән гаилә корды дип беләм. Сез каршы килмәдегезме?
– Ник каршы килик инде? Икесе дә ялгыз иде. Кеше ялгыз яши алмый. Безне Аллаһы Тәгалә парлы итеп яраткан. Әлбәттә, әнинең бәхетле булуын телибез. Әйе, әни безнең белән алдан киңәшләште. Алар Ирек абый белән Төркиягә сәяхәткә барырга җыена иде. Танышырга булдык. “Әгәр каядыр барасыз икән, никах укытыгыз”, – дидек. Ирек абый да бу сүзләребезне хуплап алды. Ирек абыйның балалары белән дә аралашып яшибез.

Дәвамы бар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading