16+

Гүзәл Хәбибуллина «Нурлыгөл» (хикәянең өченче өлеше)

Назлыгөл, әллә төпчек бала булганга, бик тә назлы, бик тә иркә булып үсте. Аның 6-7 нче сыйныфларда укыган вакыты иде.

Гүзәл Хәбибуллина «Нурлыгөл» (хикәянең өченче өлеше)

Назлыгөл, әллә төпчек бала булганга, бик тә назлы, бик тә иркә булып үсте. Аның 6-7 нче сыйныфларда укыган вакыты иде.

Борынга әкренләп егетләр исе дә керә башлаган чак. Көзге ялдан килгәч, сыйныфташ кызлары берсеннән-берсе уздыра-уздыра мактаныша башладылар: кемгәдер яңа ел бәйрәменә әнисе яңа күлмәк, кемгәдер туфли, чалбар, сапоги алачак, кемдер инде күптәннән үзендә яңа кием-салым булдырган. Кызларның мактанышканнарын тыңлагач, Назлыгөлнең тамак төбенә төер утырды. Аның да иптәшләренә кушылып мактанасы килә дә бит... Тик нәрсәсе белән мактансын соң ул?..

Моннан 3-4 ел элек алган, инде тегеннән-моннан тегелгән итәк-кофтасы беләнме, 5-6 җирдән ябыштырылган сапогие беләнме, әллә инде терсәккә кадәр кыскарган җиңле свитеры беләнме?.. Кайтты да, әнисенә еларга тотынды Назлыгөл. Үзе берөзлексез: “Бармыйм мин бүтән мәктәпкә. Кешенеке шикелле киемем дә юк бит минем. Һаман шул сәләмә кием белән ничә ел йөрим инде. Әнә, сыйныфта бөтен кеше яңа елга диеп киенгән, ясанган. Хәтта “икеле капчыгы” Рәисәне дә әнисе баштанаяк киендергән. Ә минем һаман шул бер”, - диеп такмаклады.

Баласының һәрбер әйткән сүзе Нурлыгөлнең йөрәген йөзгә, меңгә телгәләде. Атна-ун көннән соң, бераз акча юнәлтте дә, үзенә итек белән өстенә алырга диеп җыйнап куйган акчаларын да алып, кимсенмәсен, кеше арасында ким-хур булмасын, әнкәсенең бәхетсез булуында баланың ни гаебе бар, дигән уйлар белән шәһәргә китте Нурлыгөл. Бар күк акчасына Назлыгөлгә матур күлмәк, яңа ел кичәсендә кияргә диеп ялтырап торган туфли алып, алмаш-тилмәшкә бер-ике кофта, итәк күтәреп кайтты. Ә үзе кышкы буранда да, әче салкында да эшкә арты ярылып беткән резин сапоги киеп йөрде. Эх, хәзерге акыллары булган булса, әнисен яңа елга кием сорап аптыратыр идеме соң ул? Әнисенең, эштән кайткач, күгәрчен тәпие кебек кызарып, бүртенгән аякларны сәгатьләр буе уып утырганы һич кенә дә күз алдыннан китми Назлыгөлнең. Әнисенең аяк-кулларының кинәттән генә хәрәкәтсез калуында үзен гаепле санап, гомере буе вөҗдан газабы кичереп яши ул.

 Ә Җәмилә сабыена икенче гомер биргәне өчен Нурлыгөлгә рәхмәт укый. Җәмилә кызы Ясминәне һәр елны җәен авылга кайтара иде. Ул елны да беренче сыйныфны тәмамлагач, җәйге ялга әбисе янына кунакка кайтты Ясминә. Һәрбер гозерен үтәргә әзер булган әбисен бик ярата иде Ясминә. Ул коточкыч көнне Нурлыгөл оныгы белән болын-кырларны әйләнеп кайтырга, диеп киттеләр. Һәммә нәрсә белән кызыксынган оныгына кырда үскән игеннәр, үсемлекләр турында бик күп сөйләде ул. Болында мөгрәп утлап йөргән маллар да, матур тавышлар чыгарып сайраган кошлар да, хәтта шарт-шорт тавышлар чыгарган чыбыркы тавышы да ят, сәер иде Ясминәнгә. Кинәт, һич көтмәгәндә ферма ишегеннән үкереп, бура кадәр үгез чыкмасынмы! Ташланырга әзерләнеп, җирне актарып торган үгезнең күзенә карап, чак-чак сулыш алган Нурлыгөл шыпырт кына оныгына дәште: “Тиз бул, чыбыркы шартлатучы абыйларның артыннан йөгер, тиз бул!” Ясминәнең йөгереп китүе булды, ярсыган үгез дә урыныннан кузгалды. Шулчак, үлсәм үләм, диеп, Нурлыгөл үгез каршысына чыкты. Калганын ул хәтерләми. Уянганда аяк-куллары гипста, баш-аягы бинтка уралган иде. Әлеге вакыйгадан соң ел ярым рәткә килә алмады Нурлыгөл. Аның исән калуын могҗизага тиңләде авыл халкы.

Әнисе аның баласының гомерен коткарды, ә ул?..
 Ул көнне Җәмилә мәктәптән иртәрәк кайтты. Май ае иде. Урамда хәйран эссе. Температура күтәрелгәннән күтәрелә бара. Җәмилә Тәбрисе белән әнисен икенче – көнозын кояш төшми торган бүлмәгә күчерделәр. Тәбрисен эшкә озатты да, Җәмилә тиз генә кибеткә чыгып керергә уйлады. “Әни, мин тиз генә, балалар кайтканчы кибеткә чыгып керәм. Аш ашарга ипи дә бетеп киткән”, - дип, йортлары янәшәсендәге кибеткә йөгерде. Ул “тиз генә” дигәнең ярты сәгатькә сузылды. Бер чыккач, яшелчәсен, җиләк-җимешен дә җыйды Җәмилә, әнисенең яраткан конфетын да алырга онытмады. Өйгә кергәч тә, аш бүлмәсенә барып, сумкасын бушатты, чәй куеп җибәрде. “Әни, синең яраткан конфетыңны алдым. Хәзер чәй эчәрбез”, - диеп, сөйләнә-сөйләнә әнисе бүлмәсенә керсә... авып китә язды Җәмилә – әнисе шкаф өстеннән ишелеп төшкән мендәрләр астында калган иде. Тиз генә мендәрләрне атып бәреп, әнисенә дәште Җәмилә. Битләреннән, күзләреннән үпте. Тик җавап кына ишетелмәде.

 Икенче көнне туган ягына алып кайтып җирләделәр Нурлыгөлне. Әниләрен озатырга бөтен авыл халкы җыелды. Нурлыгөлнең үлемен балалары гына түгел, авылдашлары да авыр кичерде. Иң авыры Җәмиләгә иде. Эх, ул каһәр суккан көнне, дип, үзен-үзе битәрләде ул эченнән генә. Саклап кала алмавым өчен кичер мине, әнием,  дип өзгәләнде ул.

 ...Үткән елларны, үткән хатирәләрне барлап, озак уйланды Җәмилә. Атна буе уйланып, фикерләрен туплап йөри торгач, тәвәкәлләргә булды. Якшәмбе көнне иртән абыйсы белән сеңлесен үзенә кунакка дәште һәм бар көчен, кыюлыгын туплап, радионың номерын җыйды.

Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading