16+

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 3 өлеш)

Ят җирдә, автобуслар да йөрми, нишләрләр инде, дип бик борчылды. ...Икенче көнне әнисеннән хат алды ул. Камчатка белән Тәкермән арасында хатның озак йөрүләре!

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 3 өлеш)

Ят җирдә, автобуслар да йөрми, нишләрләр инде, дип бик борчылды. ...Икенче көнне әнисеннән хат алды ул. Камчатка белән Тәкермән арасында хатның озак йөрүләре!

Хикәянең дәвамы. Башы:Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәя) Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы)
Сагынып, бик көтеп алынган хатны елый-елый әллә ничә кат укыды. Яттан отып алырлык булды: “Әтиең Хуҗәмәткә ат белән озатып кайтты бит сезне. Арыган-талчыган... Өйгә керде дә: “Карчык, тугар әле атны!” – ди. Тугарып өйгә керсәм, тагы киенеп маташа бу. “Атны яңадан җик, карчык, йөрәк урынында түгел, ди, китмәгәннәрдер кебек тоела!” Бу юлы икәү бардык. Нык куды инде баһбайны. Киткән идегез! Сугышка киткәндә дә, сугыштан сыңар аяк белән кайтып кергәндә дә, гангренадан бозылган аягын пычкы белән кисүләрен сөйләгәндә дә еламаган әтиең ат арбасында юл буена елап кайтты. “Ничек яшәр ул анда? Бәхетле булырмы?” – дип өзгәләнде генә инде...”

Әнисенең хатын укып чыккач, Гөлия: “Менә бит мин, яхшы кешеләрнең кадерле баласы, нишләп соң кадерсезләнеп, кыйналып ятам! Качарга кирәк моннан!” – дип уйлады. Чыннан да качты ул! Тик бу уй башына кергәннән соң ике ел үткәч, яшь ярымлык кызы белән. Ә аңарчы Фәритнең көнләшүе үскәннән-үсә барып, ир хатынны өйдән дә чыгармас булды. Эшкә йөрү турында уйларга да юк иде. Шул вакытларда күршедә генә яшәүче врач ханым белән дуслашты ул. Фәрит эштә чакта тиз генә кереп, өен җыештырып, керләрен юып, үтүкләп чыга иде. Кайчакта ашарга да пешерә иде. Әллә ничә җирдә авырулар дәвалаган, депутат та булып йөргән бу хатынның өй эшләренә вакыты юк иде. Шуңа ул, Гөлиянең уңганлыгын мактый-мактый, эше өчен акча да бирә башлады. Гөлия акчасын яшереп барды. Шул ике ел җыелган акчасына иреннән качып туган авылына, әти-әнисе янына кайтып китте ул.

Туган авылын офыкта күрүгә и сөенде Гөлия! Бер дә сагынмам, дип киткән иде бит. Туып-үскән җирләреңне сагынмаслык булу өчен таш җанлы, каты бәгырьле булу кирәктер. Әнә бит, күренеп тора: әти белән печән чапкан, әни белән җиләк җыйган җирләр. Ә менә бу чокырга мәтәлчек атып уйнаганда башы белән кадалган иде ул. Аяклары гына өстә калды. Иптәш кызлары гомер буена шуны сөйләп көлешә иделәр. Ә менә бу Сәгыйдулла белән бергә утырткан тупыл. Үсә икән бит! И Сәгыйдулла, кайларда син хәзер?! И хәзерге акылларым булса. Икәү бергә китү уе башка бер генә тапкыр булса да кергән булса иде дә бит! Тик нишлисең, язмыш шулдыр, күрәсең. Кызларының кайтуына әти-әнисе бигрәк нык сөенделәр инде. Әминәне кулда гына йөрттеләр. Бер-берсеннән көнләшкән булып, миңа күбрәк елмайды, юк миңа, диеп шаярыштылар. Кияү турында ник бер сүз сорасыннар. Бер тапкыр чәй эчкәндә генә әтисе әйтеп куйды:

– Эчеңдә шатлык сүнгән бугай синең, кызым. Үзең көлгән кебек булсаң да, күзләрең көлмиләр. Чит җирләрдә тилмереп яшәгәнче...
– Әйе, кызым, әйе, – дип, әнисе дә әтисенең фикерен эләктереп алды, – торырлык булмасаң, кайт кына. “Барган җиреңдә таш бул. Кире кайтасы булма! Ирдән кайту хурлык ул!” – дип, Камчаткага киткәндә колак итен ашаган әти-әни дә кирегә сукаларлык булгач, димәк, бәхетсезлеге, чыннан да, йөзенә чыккандыр инде. Гөлия үзе дә киредән дуңгыз фермасына да барырга риза иде инде. 

Көннәрдән бер көнне Фәритнең анасы кайтып төште. Әти-әнисе, кешедән яхшы түгел, ул да Әминәнең әбисе бит, дип, чәйгә чакырган булдылар. Чәй янында, ипләп кенә, кызларының бүтән Камчаткага бармаячагын әйттеләр. Зөһрә карчык кып-кызыл булып, бүртенеп чыкса да дәшмәде. Аның уйларының нинди булганлыгы бик тиз беленде: карчык баланы Камчаткага урлап алып китте!
Әле яңа гына әни дип әйтә башлаган, матур, йомшак кызчыгыңны сагынудан да газаплырак хис бармы?!
Гөлия дә, алдын-артын уйламыйча, тизрәк Камчаткага китте инде.

...Ике елдан улы туды. Бер кул күтәргән ир гел кыйный, диләр. Шулай икән шул! Юк кына сәбәп табып, ир аны тагы үләр дәрәҗәгә җиткереп кыйнады. Гарьлеккә, кимсенүгә, җанның да, тәннең дә сызлануларына түзә алмыйча, Гөлия сарайга чыгып асылынды. Баудан алып исән калдырганнар... Тагы качып авылына кайтты.
Авыл тормышына тиз ияләнде. Үзе турындагы гайбәт сүзләренә дә гарьләнмәскә тырышты. Йөзгә карап түбәнсетергә маташканнарга үзләреннән дә уздырып, ник дәшкәннәренә үкенерлек итеп җавап бирергә дә өйрәтте аны тормыш. Эше дә бар: колхоз ашханәсендә пешекче. Шулай яхшы гына яшәп ятканда, җанына шом салып, тагы каенана кайтып төште. Бу юлы чәйгә чакыру түгел, урамда күргәндә сәлам бирү дә булмады карчыкка. Тик карчыкны өйгә кертмәсәң дә, биш яшьлек Әминәне өйдә бикләп булмый бит. Зөһрә карчык балаларны тагы алып китмәсен өчен нишләргә соң?! Күрше-күләннән, туганнардан, авыл халкыннан ярдәм сорады Гөлия. Әби белән бабай да, каз бәбкәләрен тилгәннән саклаган кебек, оныкларын Зөһрә карчыктан сакладылар.

Хикәянең дәвамы бар.
Нәсимә Садыйк
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading