16+

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 5 өлеш)

...Аллаһның рәхмәте, димичә, ни дисең! Шуннан соң Гөлия әзерләгән ризыкларның даны китте, заказлар күбәйде. Догалары кабул булды. Аның гөбәдияләре, чәкчәкләре, бавырсаклары бай даирәләр өчен экзотик тәгамнәргә әверелде.

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 5 өлеш)

...Аллаһның рәхмәте, димичә, ни дисең! Шуннан соң Гөлия әзерләгән ризыкларның даны китте, заказлар күбәйде. Догалары кабул булды. Аның гөбәдияләре, чәкчәкләре, бавырсаклары бай даирәләр өчен экзотик тәгамнәргә әверелде.

Хикәянең дәвамы. 
Төннәр йокламыйча “заказ” пешерде ул, көндезләрен табиб ханымга да эшләде. Хыялы чынга ашты! Догаларының кабул булуына тагы беркат ышанды: шәһәр үзәгендә бик әйбәт йорт сатып алды! Өеннән чыгып киткән киленен Зөһрә карчык елап озатты. Чыгып китәр алдыннан өч дәфтәр бирде. Фәриттән Гөлиягә язылган хатлар икән. Түземлеген җигеп бер битен көчкә укыды ул: ярата, оныта алмый! Бик сагына! Балалар белән үз янына чакыра. Бәхет вәгьдә итә! Биргән бәхетеңне дә гомер буе онытырлык түгел, дип дәфтәрләрне каенанасы карап торган чакта ук янып торган мичкә ыргытты.

Йорты каршындагы ресторанга идән юучы булып керде. Бик чиста, пөхтә икәнлеген күреп, эшен гел мактап торган пешекче хатын аңа беркөнне: “Әйдә пешекче булырга укы әле син!” – диде. “Русча белмим бит мин!” – диде Гөлия. Ә син мин әйткәнне, күрсәткәнне үз телеңдә язып бар. Имтиханда пешереп кенә күрсәтерсең, диде пешекче. Шулай эшләделәр дә. Ике айдан Гөлия 4нче разрядлы пешекче таныклыгын алды. Разрядны һәр айда арттырып бардылар. Шундый көн җитте: ресторан ишеген идән юучы булып ачып кергән Гөлия аның танылган шеф-повары булды да куйды. Ресторанга ул пешергән татарча азу, шулпалы өчпочмакларны ашарга килүчеләр артканнан-арта барды. Ауропа рецептлары буенча әзерләгән ризыклары да телеңне йотарлык була иде аның. Шуңа да аны югары даирәләрдәге түрәләр дә яхшы белә иделәр, чөнки аларга да кунаклар еш килә иде. Ә кунаклар килсә, Гөлиягә йомышлары төшмичә калмый иде инде.

...Менә Гөлия апаның фотосурәтләрен карыйбыз. Татар кызларына бик охшамаган ул. Анда Эсмеральда матурлыгы, чегән кызларына тартым гүзәллек. Соклануымны белдерәм! “Акча күп керә башлагач, бик матур киендем дә әле мин”, – дип өстәп куйды Гөлия апа.

– Шул матурлыгың белән! Фәриттән соң беркемем дә булмады, миңа беркем дә карамады, мин дә беркемне дә ошатмадым, дип антлар эчсәң дә ышанмыйм! Давай, сөйлә әле! Түлке дөресен һәм барысын да, – дим Гөлия апага. Ул исә, мут елмаеп: “Мин булмады дияргә җыенмыйм да! – ди, – “оклану сүзләрен еш ишетә идем. Син үзеңнең чибәр булуыңны белмисең дә бугай, дип аптыраучылар да күп иде. Булды минем, булды соңгы мәхәббәтем! Кичке кояш инде салкыная башлаган тормышымны җылытты да, яктыртты да.
Әйе. Гомере кичкә авышканда очратты шул Гөлия Мөнәвирне. Ярый әле очратты!

Ресторан директорының: “Фәлән Фәләнович килә! Фәлән-төгән ризыклар әзерләрсең!” – диюләренә инде күнеккән Гөлия. Җитәкчесе тагы үз кабинетына чакыргач, берәр түрә киләчәктер инде дип уйлап куйды. Ә “түрә” инде килгән икән. “Гөлия Зәкиевна, менә таныш булыгыз, Мөнәвир Усманович, аның сезгә йомышы төшкән бит!” – дип, каршысында мөлаем гына елмаеп утырган ир-егеткә ымлады директор. Чибәрлеге, ыспайлыгы күзгә бәрелеп торган бу иргә тиздән 45 яшь туласы, шул уңайдан мәҗлес үткәрергә ниятли икән, ризыкларның да үзләренеке генә булуын тели. Хуҗа кабинетыннан чыккач, табынга куелачак ризыклар исемлеген бергәләп төзеде алар.

Гөлиянең Кырым татарлары ризык-тәгамнәреннән хәбәрдар булуына соклануын яшермәде Мөнәвир. Сөйләр сүзләре дә табылып кына торды, туйганчы Казан һәм Кырым татарлары кухнясы турында фикер алыштылар. Аннан гореф-гадәтләргә күчтеләр. Чират җырларга җитте. Гөлия җырлап күрсәтүен сорагач, Мөнәвир ялындырмады, үзәккә үтәрлек моң белән бик кызганыч җыр сузды. Эчтәлеген бик яхшы төшенде Гөлия. Кырым турында иде ул, әй туган җирем дип, гомер буе тилмереп яшәгән халык турында иде.

Гөлиянең күзләренә яшь тулды. “Әйтәм бит син безнеке дип! Бу җыр еларлык шул...” – диде Мөнәвир. Гөлияне дә җырлатмакчы булды ул. “Юк, юк! Мин башка вакытта!” – диде ул тиз генә. Мөнәвирнең йөзенә шатлыклы елмаю чыкты: “Димәк, әле безнең “башка вакыт” та булачак, әйеме, Гөлия ханым! Мин бик шат булыр идем ул очрашуга!” – дип, аннан җавап көтте ул...
Бу очрашудан соң ачыш ясады Гөлия: ул үз гомерендә бер тапкыр да гашыйк булмаган икән бит! Үзе күпме егетләрне гыйшык утында яндырса да. Ә Мөнәвиргә гашыйк булды бугай бит ул! Илле яше тулып баргандамы? Инде оныклары булса дамы? Шулай да була икән бит! Моңарчы тоелмаган ят хисләрдән әллә нишләде ул... Мөнәвир хакында уйлау да рәхәт иде аңа. Бу уйларны үз күңеленнән куып чыгарырга да теләде: “Кеше генә сизмәсен! Шашкан диярләр!”

...Туган көнен үткәргәннән соң, Мөнәвир бүтән күренмәде. Ресторан хуҗасы гына: “Кунакларга бик ошады! Мөнәвир Усманович та: “Кырымның үзендә дә моның хәтле тәмле пешермәсләр, дип, бик мактады үзегезне”, – диде. Яңа танышының исемен генә ишеткәндә дә яшь кызлардай кызара башлавын тоеп, Гөлия уңайсызланды. Сүзне икенчегә борып кына котылды бу халәттән.


Ахыры бар.
Нәсимә Садыйк
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading