16+

Хәмидә Гарипова: "Актриса һәм Мәҗнүн" (хикәянең икенче өлеше)

Чибәр тәтәм иртәнге чәйгә чакырса да, урыннан тора алмадым. Үлле-мәлле кыяфәттә, үзем белән ни булганлыгын аңлый алмыйча, шактый озак гасабыйланып яттым. Көзгегә карагач, имәнеп киттем. Муеным, күкрәгем берничә урыннан тимгелләнеп кызарып чыккан. Берни түгел, теге Төнге хәшәрәт тешләгән йә суырып үпкән! Кеше-кара сизә күрмәсен тагын дип, ялт ккына кайтарма якалы свитерымны киеп куйдым.

Хәмидә Гарипова: "Актриса һәм Мәҗнүн" (хикәянең икенче өлеше)

Чибәр тәтәм иртәнге чәйгә чакырса да, урыннан тора алмадым. Үлле-мәлле кыяфәттә, үзем белән ни булганлыгын аңлый алмыйча, шактый озак гасабыйланып яттым. Көзгегә карагач, имәнеп киттем. Муеным, күкрәгем берничә урыннан тимгелләнеп кызарып чыккан. Берни түгел, теге Төнге хәшәрәт тешләгән йә суырып үпкән! Кеше-кара сизә күрмәсен тагын дип, ялт ккына кайтарма якалы свитерымны киеп куйдым.

Башы: сылтама буенча

Абзардагы терлекләрнең ашарга сорап кычкыруы киенеп ихатага чыгарга мәҗбүр итте. Аларны ашатып-эчертеп, асларын җыештырып өйгә кереп килгәндә, бусагада кунак кызы белән чак кына маңгайга-маңгай бәрелешмәдек. Авызын салган бу, йокысы туймагангадыр, мөгаен, янымнан сүзсез генә узып китте. Ни хикмәт, Айбикә апаның алмадай алсу яңагы сыдырылган, маңгае кабарып, сул күз төбе шешеп чыккан иде. Чибәр тәтәнең сораулы карашына җавап итеп: “Төнлә кече йомышым белән тышка чыкканда, болдыр төбегездәге бозга таеп егылдым”, – диде. Ул бездә озак юанмады, авылына кайтып китте.
 ***
 Уфа Нефть институтының соңгы курсында укып, дәүләт имтиханнарын тапшырып бетереп, диплом якларга әзерләнеп йөргән аеруча мәшәкатьле чагым иде. Төн ката утырып әзерләнсәм дә, һич кенә дә вакыт җиткерер хәл юк. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, көтмәгәндә өйдән үтә дә сәер эчтәлекле телеграмма килеп төште. “Бүген үк кайтып җиткән бул, малай актыгы! Юкса, муеныңны борырга да күп сорамам! Атаң”, – дип язылган иде анда. Гадәттә, телеграммада артык-портык сүз булмый, тыныш билгеләре куелмый. Әти үзе сукса, срочно кайт, дигәннән узмас иде. Сабакташларымның берәрсе шаяртамы дисәм, почта штампы ярылып ята. Ул чакта кесә телефоннары төшкә дә керми иде әле. Колхоз кәнсәләрендә телефон элемтәсе булса да, өебездә эзе дә юк. “Сөйләшүләр пункты”на барып, заказ биреп матавыкланырга туры килде. Гомер булмаганны, әтинең тавышы кырыс яңгырады: 

– Кайт, затсыз! Кара сакалымны агартучы юньсез бәндә! – дигәч, трубканы ташлады.
Мин берни аңламадым. Шулай да деканатка кереп: өйдән телеграмма килде. Кичекмәстән авылга кайтып килергә кирәк, әни каты авырый икән, – дип шыттырдым. Ярый әле, диплом җитәкчем: кая, телеграммаңны күрсәт, димәде. Кичке “ОМ-ик”ка көчкә җитештем. Ике сәгать ярымнан үзебезнең пристаньда төшеп калдым. Үч иткәндәй, безнең авыл ягына кайтучы машина, һичьюгы ник бер атлы юлаучы очрасын! Хәвефләнеп, тәшвишләнеп, төрлесен уйлый-уйлый, җиде чакрымны җәяү тәпиләдем. Ишегалдында сөяк кимереп яткан Акбай, мин кайтканга сөенеп торып басты, шат “елмаеп” кулларымны ялап алды, йөнтәс койрыгын болгап сәламләде. Ян тәрәзәдәге аллы-гөлле яраннар арасыннан башын сузып, кайтып керүемне күреп алса да, бала җанлы, мәрхәмәтле газиз әнием, гадәттәгечә, болдырга йөгереп чыгып, кочаклап алмады. Өйгә кергәч тә миңа якты йөз күрсәтүче, сәламемне алучы, табын янына кыстаучы табылмады. Әйтерсең, йортыбыздан яңарак кына мәет чыккан да, диварларга коточкыч сары сагыш ягылып калган. Ни сәбәпледер, әни елап шешенеп беткән иде. Чәчәкле чынаякка карвалол тамызып эчте. Әти белән күрешергә дип сузылган кулым һавада эленеп калды. Әтинең ирләрчә кырыс чырае җимерек, карашы салкын гына түгел, мәрхәмәтсез кебек тоелды. Бу гайре табигый хәлнең нилектән килеп чыгуын аңышмый торган арада, кунак бүлмәсеннән...Айбикә апа килеп чыкты. Май кояшы сыман балкып елмаеп, күзләрен мут уйнатып, көр тавыш белән сәлам бирде:

– Чао, Хәмзүш! Кайтып җиттеңме? Укулар ничек бара? Тиздән диплом яклыйсың икән. Маладис, шәп һөнәр сайлагансың! Эшләгәндә кулың карамайга батса да, керемең мулдан булыр. Табыныңнан акмай өзелмәс!
Апаның элеккеге сабакташын бирегә нинди җилләр ташлаган? Театр труппалары безнең төбәктә гастрольдәме икән әллә? Минем аны күрмәгәнемә биш ел ярым вакыт узган икән. Олыгаеп, гәүдәсе тагын да тулыланып киткән. Хәер, ул яшьрәк чакта да мул күкрәкле, аяк атлаганда мимылдап торган арт санлы, базык гәүдәле иде. Ә тавышы- ы-ы! Искиткеч матур, көчле, моңлы! Мине йөнтәс Албасты баскан теге хәерсез Яңа ел кичендә клубка кергәч, Чибәр тәтә белән парлап җырлап та күрсәткән иде алар! Тавышлары Урал күкрәгеннән бәреп чыккан серле, моңсар чишмәләрнекеннән һич кенә дә ким яңгырамады. Авылдашлар сокланып тыңлады. Клуб түшәме өстебезгә ишелеп төшәрлек итеп кул чабулары әлегәчә исемдә. 
Холкым белән төшенке күңелле булмасам да, әллә әти-әнинең гайре табигый кыланмышына аптыраудан, әллә соңгы арада чиктән тыш ару-талчыгудан, өйдәгеләрнең кәефсезлеге миңа бик тиз йокты. Чакырылмаган кунакның чытлыкланып сәламләве колагыма: 
– Ни хәлләрегез бар, кодагый? Ата казыгыз йомырка саламы? – дигән кебегрәк булып ишетелде. 
Өс-башымны алыштырыйм, аннан соң кече якка чыгып тамак ялгап аласы булыр, дип үз бүлмәмә кереп барган чагымда, моңарчы бер сүз дәшмәгән әти, капылт кына кәчтүм чабуымнан умырып тотты да, үз янына диванга тартып утыртты. Моңарчы үземә карата мондый тупас мөнәсәбәткә күнекмәгәнгә күрә, гаҗизләнеп әтинең йөзенә карадым. Чыраенда миһербан, үткен карашында мәрхәмәтлелек чалымнары сизелмәде. Әни әти янәшәсенә кереп елышты, Айбикә әрсезләнеп каршыбызга килеп утырды. Авыр тынлыкны әти бозды.

-Авыз тутырып: “Улым!” – дияргә телем бармый... Әниең белән икәүләп, гомер буе ал-ял күрмичә көн-төн эшләп, сезне хәләл ризык ашатып, үчтекиләп сөеп, иркәләп йоклатып, үзебезчә тәрбияләп үстердек. Ни теләсәгез, шуны алып бирдек. Кешедән ким булмасыннар дип тырыштык. Сиңа үзем кимәгәнне кидереп, барасы килгән җиреңә җибәреп азындырдым бугай. Әдәпле-әхлаклы итә алмаганбыз, күрәсең. Кайдадыр тупас хата киткән. Улыбыз картаймыш көнебездә үзебезгә терәк булыр, дип өметләндек. Соңгы акчабызны сиңа җибәреп тордык. Башкала тиклем башкалада укытып, ил-көнгә яраклы нефтьче инженер түгел, имансыз зобани үстергәнбез икән. Газиз балабызның җинаятькә тиң этлек эшли алуын башыбызга да китермәдек. Чал чәчле атаңны Адәм рисваена калдырдың, кеше алдында йөзебезгә кара яктың! – дип , әткәй аһ орды. Башын иеп, диван читенә сеңгән әнкәй мышкылдап елап җибәрде. 

– Әти, аңлатып сөйлә, кайчан, кемгә этлегем тигән? Сезнең алда ни гаебем бар? – дип аклана башлаган идем, әти тавышын күтәреп, тәрәзә пыялалары зыңгылдатырлык итеп бер генә кычкырды:
– Ир икәнсең, кылган ахмаклыгың өчен җавап бирә бел! Гаепсез имеш! Җиләктәй саф кыз баланы алдавың, аның яңа сауган сөттән ак, судан пакъ намусын аяк астына салып таптавың җинаять түгелме? Җавап бир! – дип, гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләремә тутрып карады. – Без Тәти апаңнарга юбилейга киткән чакта, б..к башыңнан, оятсызланып, нәфесеңне тыя алмыйча Айбикәгә ябышкансың икән бит! Ул барысын да тәфсилләп, елый-елый сөйләп бирде. Саф кызның вөҗданын каралткансың икән, акларга үзең бурычлы! Синең аркада ул гомере буе кешедән ким булып, ялгыз картайсынмы? Әллә кулдан-кулга, ирдән-иргә күчеп, рисвай булып, эт типкесендә йөрсенме? Әйттем – бетте: Айбикәгә өйләнәсең! Бүген үк никах укытабыз, туегызны син диплом алып кайткач ясарбыз!
 Нәрсә-ә-ә! Бу нинди сафсата? Мин телсез калдым. Башыма бер юньле фикер килмәде. Бата башлаган диңгезче су өстеннән йөзеп барган иске тагаракка барып ябышкан кебек, аптырап як-ягыма карандым. Кызыклы тамаша караган сыман, тыныч кына үзалдына хозурланып утырган Айбикәгә нәфрәтле караш ташлап:

– Оят түгелме сезгә? Нигә миңа нахак яла ягасыз? – дидем.
– Кем үгезе үкерсә дә, синеке дәшми торса иде кана! Теге юлы мине исертеп, юмалап чишендереп, түшәккә алып кереп салганда, иркәләп-назлап акылымны томалап, кызлыгымны алганда бик батыр егеттәй кыланган идең. Нәрсә, атаң алдында җавап бирәсе булгач, куыгың шартладымыни? Мин суд каршына бастырырга да күп сорамам! – дип кызып китте. 

– Судка түгел, чуртка бир! Барысы да чеп-чи ялган!
 Айбикә кинәт тавышын үзгәртеп, юхалана башлады:
– Дәртле сулыш алуларың, көчле, назлы кулларың, матур сүзләрең белән сихерләп, күңелемә мәңгелеккә кереп урнаштың шул, Хәмзүшем! Мин сине өзелеп яратам! Төшләремә кереп йөдәтсәң дә, түздем. Синең чын ир-егет булып җитешүеңне, укып бетерүеңне тилмереп көттем. Ышан, бәгырькәем, синнән башка берәүгә дә күз салмадым, шикәрдәй ак тәнемә чит-ятларны кагылдырмадым! Миңа синнән башка беркем дә кирәкми, сөеклем! Бергә булыйкчы, алтыным! Игелегеңне онытмам. Уңган бичәң, гомерлек колың, ышанычлы тормыш юлдашың булырмын! –дип тасма телләнде ул. 
– Намуссыз ук икәнсез! Арба артына элеп куелган иске дегет чиләге кебек, ирексезләп миңа тагылырга уйладыгызмы? Барып чыкмас! Минем үз тиңем –өзелеп яраткан Әлфисәм бар. Ике арага чөй кагарга ирек куймам! – дип каты тордым. – Әти, әни, ирексезләмәгез мине! Язмышымны юлдан язган карт кызга бәйләргә мине юләр дип белдегезме әллә? Бу тоз күзле әрсез Алабайны кем бозган булса, хатасын шул төзәтсен! Минем аңа кагылганым да, хан заманыннан бирле күргәнем дә юк! – дип кырт кистем. 

Әти башын тотып уйга чумган халәтеннән кинәт айнып киткәндәй булды. Җәлт кенә диваннан сикереп торды да, ишеккә таба томырылды. Мине хаксызга рәнҗетүен аңлап алды булса кирәк, көрәктәй зур учы белән иңнәремә кагылып узды. Әни, әллә кичергән көенеченнән, әллә сөенеченнән йөрәк өянәге тотып, диванга авып төште. Бәхетебезгә күрә, медпункт янәшә йортта гына, фельдшер Оксана Петровна кайнар укол салгач кына хәле бераз аруланды.
 Айбикә, берни булмагандай ашыкмыйча-кабаланмыйча киенде-ясанды, яңа пешеп чыккан йомшак кабартмадай бит урталарына кершән якты, уймак иренәрен кызартты, күзләренә соры сөрмә сөртте. Әзерләнеп беткәч, трюмога карап үзен җентекләп күзәтте. Килеш-килбәтеннән канәгать калып, мутланып күз кысты. Үзе сыман кабарынкы корсаклы юл биштәрен юантык беләгенә асты. Өйдән чыгып китешли, миңа мыскыллы караш ташлады: 

– Нәрсә, Мәҗнүн кәмәше! Теге вакытта танго биегәндә, минем ярымачык күкрәкләремне ач күзләрең белән ашап, ымсынып, селәгәеңне агызып, кайнар тәнемә сарылуыңны оныттыңмы әллә? Җебек хәчтерүш, бер чәркә аракыны буеңа сеңдерә алмадың, кабак кәлҗемәсе сыман мәлҗерәп төштең! Үзе теләп, ашкынып наз эзләп куенына кергән кызны кем караваттан күтәреп ата инде, җә? Булдыксыз! Борын астыңа мыек чыккач, каты чикләвек булып кыланасыңмы? Синең ише мокытларның поты бер тиен! Кирәксә, ажгырып торган ир затларын эшалуны белән алдыма тезләндерә алам! – дип, чуклы- чачаклы яклы алсу кофтасы изүеннән ташып чыккан мул күкрәкләрен, калын бил тирәләрен сыйпаштырып куйды. – Бүген үк син җафахәерне киләчәге өметле кияүләр исемлегеннән сызып ташлыйм! Карындагы улыма әти булырга синнән шәбрәген, баерагын табармын! Ата-анаңны дер селкеттем, ә! Килештереп уйнаган моно-спектаклемә тәки ышандылар бит,
беркатлы авыл диваналары! Шактый ук талантлы актриса икәнмен! – дип, өйне яңгыратып шаркылдап көлде дә, башын югары тотып ишектән чыгып югалды...

Фото: https://unsplash.com/
 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эстэге фируллакаем мондада андый кешелэр бар икэн,ир бала ангырарак шул инде,тиз кулга тошэ

    Мөһим

    loading