Рәшидәнең генә түгел, Закирның да күңеле кузгалган иде. Күз яшьләрен тәмәке төтененә манчып байтак басып торды ир. Хатынының бу кадәр өзгәләнүен көтмәгән иде. Мәдинәләре тугач, бөтенләй башкага әйләнгән иде Рәшидә. Моңарчы нык характерлы хатынны алыштырып куйганнар диярсең. Башка чакта Закирдан көчлерәк булып озата иде үзен. Ир китәсен белсә дә, моңарчы яшереп йөргәненә дә борчылып куйды
Закирның агач чемоданын кузгатканын күреп, Рәшидә куркып калды. Әллә тагын юлга кузгалырга җыенамы?
– Әтисе, берәр уй-нияткә килүеңме соң?!
Рәшидә кычкырып әйткәнен сизми дә калды. Кайтканына ярты ел да үтмәде. Кечкенә кызчыклары Мәдинәне сөеп тә туймады бит әле. Иң тәмле чагы хәзер. Алдарга тәмам остарып бетте. Гел яратып кына торасы килә үзен. Нәни кулларыннан тотсаң, бөтен дөньяңны онытасың! Балалар шулай тәмле була икән. Бу дөньяның бөтен рәхәте шушы сабыйларда, аларга карап куанып-сөенеп яшәгән чакларда булган.
Хатын рәхәт көннәрне искә алды. Шөкер. Шулай куанып яшәгән чаклары күп булды. Кыен көннәрдә дә шул мизгелләрне уйлап юанасың. Ни дисәң дә, күңелле, балалары аягына уралып йөриләр. Көлешәләр, уйныйлар, елашып та алалар. Шундый вакытта бу тормышның бәргәләгән чакларын да онытырга тырышасың. Зарифасы, Мөнирәсе, Зәйнәбе, Мәдинәсе – берсеннән-берсе кечкенә дүрт кызны карау да Рәшидәгә рәхәт дисеңме? Хатынның башындагы уйлары берсен-берсе узышып йөгерә башлады. Бу җитмәүчәнлекнең бетәсе юк. Шушында ач булсалар да, бергә яшәрләр иде. Эш юк авылда, эш юк! Ирләр читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Кемдер өяздә, кемдер вербовкада, урманы да, шахтасы да калмады. Типсә тимер өзәрдәй ирләр өйдә бүрәнә санап та ята алмый шул. Бер аныкы гына читкә китеп эшләми югыйсә, тик барыбер бу юлы җибәрәсе килми иде аның.
Хатынның җилкәсеннән тотып, акрын гына үзенә каратып алуыннан гына сискәнеп китте Рәшидә.
– Әнисе, белешеп кайттым, ике көннән юлга кузгалам, вербовкага язылдым, – диде Закир Рәшидәнең аптырап калуын күреп.
– Ә китмәсәң...
– Балаларны нәрсә белән туендырабыз? Китмичә булмый!
– Бу юлы кая?
– Читага язылдым. Йә, елама инде, ник елыйсың?
Рәшидәнең тып-тып күзләреннән яшьләр тамды, борыны мышкылдады. Түзмәде Закирның иңенә башын куеп кычкырып елап җибәрде.
– Күпмегә китәсең, тагын ташлыйсың инде безне!
– Әнисе, болай да беткән нервыларымны какшатма. Гомерлеккә китмим бит инде!
– Ә минем йөрәк нишләргә тиеш?
– Сабыр инде, Рәшидә, болай авырыксынып калганың юк иде, ни булды сиңа?
– Белмим, үзем дә аңламыйм. Ачтан үлмәс идек әле, миңа нишләргә дүрт бала белән?
– Биш ай хәзер үтә ул, җәй башына кайтып та җитәм бит. Әниләр, абыйлар булышыр.
– Аларга әйттеңме соң?
– Юк, бүген кич бергәләп барып әйтербез. Бәлешеңне сал, кайнар килеш суытмыйча алып барырбыз, – диде дә Закир урамга чыгып китте.
Рәшидәнең генә түгел, Закирның да күңеле кузгалган иде. Күз яшьләрен тәмәке төтененә манчып байтак басып торды ир. Хатынының бу кадәр өзгәләнүен көтмәгән иде. Мәдинәләре тугач, бөтенләй башкага әйләнгән иде Рәшидә. Моңарчы нык характерлы хатынны алыштырып куйганнар диярсең. Башка чакта Закирдан көчлерәк булып озата иде үзен. Ир китәсен белсә дә, моңарчы яшереп йөргәненә дә борчылып куйды. Алдан ук белгертәсе калган, бу кадәр газаплы булмас иде бу аерылышу. Хатынының иләс-миләслеге иргә дә күчте бугай. Күңеленә әллә ниләр килде. Тәмәкесен кабызып, җыен тузга язмаган юк-бар уйларын куып таратырга теләде Закир. Юк, булдыра алмады. Аптырагач, су буена төшеп чүгәләде, тагын кабызды. Аптырагач, тәмәкесен тотып ук атты. Бу зәхмәтне әнә шул читтә йөргәндә өйрәнеп кайтты югыйсә. Рәшидә бик каршы булса да, ирне бу начар гадәтеннән биздерә алмады.
Рәхәттән генә чыгып китмәгәнен дә, рәхәттән генә тәмәкегә үрелмәгәнен дә аңлый торган хатын булып чыкты Рәшидәсе. Ә бит ул аның үзен дә юлдан табып алып кайтты. Вокзалда күшегеп, ике баласы белән басып торган хатынны шулкадәр кызганган иде Закир. Ире үлгәч, өйдәгеләре куып чыгаргач, урамда калган иде шул. Ул чакта Закир очрамаган булса, кемнең кайда булганын бүген берәү дә белмәс иде.
– Әйдә безгә кайтабыз, – диде ул хатынны кулыннан тартып.
– Кем булып?
– Кем булганын кайткач карарбыз.
Рәшидә үзе генә түгел, ике кызының да беркая барырлык урыннары юклыгын, әти-әниләренең вафат булуын, анда туганнарына кайтып сыена алмаганын, әйтеп аңлатты. Закир бу яңгырда калган чеби баласын хәтерләткән ябык, хәлсез хатынга карап торды-торды да, тавышын күтәреп әйтеп куйды.
– Минем кунарга почмагым бар, сез дә сыярсыз. Аннан карарбыз, монда катып үлә алмыйсыз бит инде!
– Алай гына кеше өенә барып керә алмыйм, – дип өзгәләнде хатын.
– Ял иткәч тә, китәрсең, – Закир түзмәде соңгы сүзен әйтте. – Балаларыңны кара, ашаганнармы болар бүген?
Рәшидә башын аска иде. Әле кызлары да, үзе дә бүген тәгам ризык капмаганнар иде. Сумкада булганын ашап бетерделәр. Ризык тапканчы, торырга җир кирәклеген уйлаган хатын бөтенләй балаларның ачыкканлыгын оныткан. Алар да дәшмәде. Ул түзсә дә, бу кечкенә балалар күпмегә чыдар иде икән. Әле барганда сөрлегеп-сөрлегеп китүләре ачлыктан булмадымы икән?!
Закир балаларны вокзал янындагы эскәмиягә утыртып, кулларына зур ипи кисәге тоттырды:
– Берьюлы ук ашамагыз. Ашап үлмәгез тагын, – диде ул иптәш егетенең ач этне ашатуын искә алып. “Эт, бахыр, ашап үлде”, – дигән иде Сәет дусты.
Закир, тимер савытыннан су бирде. Балалар бер-берсенә карашып су йотты. Берничә минут үтмәде, каршы яктагы үләндә уйный да башладылар.
– Әни, ипи бармы, су бармы? – дип тагын йөгереп килделәр.
Хатын үзе ашарга да өлгермәгән ипиен балаларына сузмакчы иде, Закир кулыннан тотты:
– Үз өлешеңне бирмә! Хәлсез килеш син аларга кирәк булырсыңмы? – ир тагын путемкәсендәге байлыкны барлый башлады. Аннан тагын ниндидер каткан ипи кисәкләре чыкты.
– Менә боларны кимерегез әле, сезнең тешләр шәп бит, күрсәтегез кемнең ничә теше бар?
Кызлар икесе дә авызларын ачып тешләрен күрсәтте. Таныш булмаган абый биргән ипине алып тагын йөгерделәр.
– Ник балаларны ашатмадың, акчаң юкмы?
– Без соңрак ашарбыз дип уйладык. Башта берәр җиргә урнашмакчы идек. Акчам бар иде.
– Ничәнче көн болай йөрүегез инде?
– Икенче көн, ике бала белән беркая сыенып булмый, булганын ашап бетерделәр, – диде хатын.
– Ә үзең ашап тормадың инде. Их, башың бармы синең, син үлсәң, балаларың кемгә кала? – диде Закир хатынны сүгеп.
Ир Рәшидә белән шулай танышып китте. Аны-моны уйламый алып кайткан хатынны күреп, Закирның үзен дә өйдән әздән генә куып чыгармадылар.
– Без үзебез ничә кашык, боларга ни ашатырбыз, – диде әнисе пырлап.
Әтисе гадәттәгечә карчыгына сабыр булырга кушты да чыгып китте. Кичке якта барысы да хәл ителде.
– Башка чыгарсыз. Зимагур Зиннурның йортын белешеп кайттым. Барыбер читтән кайтып керми, үзе киткәч шунда күченерсез. Бөтенләй кайтмаска исәбе бар бугай, кирәк булса сатып алырсыз. Монда айры-сыйры йөрисе юк. Йә бергә яшисез, никах укытабыз. Риза булмасагыз, бездә кунакка өч кенә көн вакыт бирелә. Артыгын тота алмыйбыз. Күреп торасыз, без үзебез дә күп. Бишәү алар безнең, ике абыйсының үз тормышы, балалары. Әле алар да моннан чыгып китмәгән. Сеңлем, ачуланма, тормыш җиңел түгел беркемнеке дә. Читне сыендыра торган да чак түгел, үзебезнеке булсаң – читкә какмабыз, – диде Галимәрдан абзый артка чигенергә урын калдырмыйча.
Өйдә тынлык урнашты. Беркем берни әйтмәде, әкрен генә һәркем үз урынына йокларга ятты. Йорт зур булмаса да, бөтен кешегә урын җитәрлек иде. Галинур абыйлары башка чыгарга җыенып йөри, йортларын төзеп бетергәнен генә көтәләр. Исмаил абзый гаиләсен алып читкә китмәкче. Салих абзыйсы өйләнмәгән иде. Апасы да килгән бер кияүне борып кына тора. Әтисе әйтмешли, әле биш баланың берсе дә туган нигездән чыгып китмәгән иде. Бер төйнәлгән йодрык булып яшәп яткан мәлләре.
Закир үзенең сайлау алдында калганын бөтен барлыгы белән тойды. Нишләргә? Бу мескен балаларны ышандырып алып кайтканын да, аларны тагы урамда калдыра алмаячагын белә иде. Әтисе шарты буенча, алар өйләнешергә тиеш булып чыга түгелме? Ярар, ул риза булды, ди. Ә Рәшидә? Ул бит кибет киштәсендәге ниндидер савыт түгел. Сатып алып кайтып куеп кына булса? Адәм баласы бит ул! Хатын-кызны үзеңнеке итү, әлеге дә баягы өйләнү мәсьәләсендә аннан да наданрак кеше бармы икән? Читтә марҗа хатыннары да Закирны бөгә алмады. Андый-мондый күңеле яткан кешесе дә булмады. Тормыш авырлыгы яшь егетне шулкадәр баскан иде, өйләнү яше керсә дә, Закирның бу хакта уйлап караганы да булмады. Гаиләсенә, әти-әнисенә ярдәме тисен дип читкә китеп эшләп кайта башлаган гына чагы. Бөтен акчасын әнисенә кайтарып бирә иде. Хәзер нишләргә? Хатынны башлы-күзле булам дип тә алып кайтмады югыйсә...
Йокы да керми. Закир идән тактасын шыгырдатып тугланды-тугланды да урамга чыгып китте. Баскычта утырып таң аттырды, барыбер йокы кермәде. Кермәсә-кермәс инде, нишләргә? Зиннур өенә барып утырып кына булмый бит әле. Әти-әни, туганнар, күрше-күлән бар? Ә Рәшидә ни дияр?
– Закир, Закир, син мондамы? – Рәшидәнең тавышын ишетеп сискәнеп китте ул.
– Әйе.
– Нишләп утырасың?
– Аптырап утырам.
– Мин риза, Закир!
– Нәрсәгә риза?
– Сиңа кияүгә чыгарга. Әгәр син каршы булмасаң инде.
– Тукта, нинди кияү? Торырга урын юк дип кенә кияүгә чыкмыйлар.
– Ошаттым мин сине, күңелең яхшы синең. Син безне ташлый алмаячаксың бит инде. Урамга кабат чыгарып җибәрмә инде, – хатын тавышыннан ялвару авазы чыккач, үзе дә туктап калды.
– Рәшидә!
– Юк, Закир, мин озак уйландым бу көннәрдә. Вокзалда озак утырдым, беркемгә кирәк түгеллегебезне аңладым. Син булмасаң, балаларымны әллә кайчан алып китәләр иде. Алар хакына да мин бу адымга бара алам дип уйлыйм.
– Туктале, уйлашыйк.
– Өйләнергә теләмәсәң, мин мәҗбүри тагылмыйм. Китәрбез.
– Рәшидә, әйдә болай сөйләшәбез. Без башка чыгабыз. Яшәп карыйк. Күңелебез тартылса, бергә торырбыз. Теләмәсәң, үзеңә кирәк кадәр торырсың да, китәрсең. Йә мин читкә китәрмен эшләргә, өй сезгә булыр.
– Рәхмәт, Закир! Вакыт биргәнең өчен рәхмәт. Яшәп карыйк, күз күрер, –Рәшидә сак кына аның иңенә кагылды да кереп китте. Ирнең гәүдәсе буйлап ниндидер дулкын йөгерде. Закир күзләрен бер мәлгә йомды, тәне йомшарып изрәп куйгандай булды.
Ир күккә карап шулай күпме утыргандыр, әтисенең чыкканын сизмәде дә. Бүген беркем йокламый ахырсы, бу өйдә.
– Нәрсә, йокы качтымы?
– Йоклап ята торган чак түгел.
– Шулай була ул, өйләнергә җыенмаган килеш хатын алып кайтсаң!
Комментарийлар