Зөлфия әбисе Зифаның тузгып торган ап-ак чәчләренә су сала башлады. Ара-тирә ак дулкыннар арасыннан оя-оя күренеп торган кара чәчләрне дә шәйләргә мөмкин иде. 100 яшен тутырган карчыкларга теш тә чыга, кара чәч тә чыга диюләре хактыр, мөгаен. Болар ак чәчләргә бер дә охшамаган. Үзләре кулга иярми, ефәк кебек шуа, кыл кебек каты. Агач тарак теше дә бу чәчләрнең үзгә икәнен тоя кебек. Гадәттә баш түбәсендәге ак чәчләр кычыттырып чыга. Беренче вакытта бигрәк тә сизелә ул. Зифа әби башының әле бер төшен, әле икенче төшен һәм уртадагы чәч төпләрен тотып күрсәтүенә караганда, хәзер кара чәч бөртекләренең шулай авырттырып чыкканын күрсәтә иде.
– Кара чәч чыга бит яңадан, менәтерә, шулар авырттырадыр әле башны. Гарифәбану әбиеңнең 100гә җиткәндә тешләре чыккан иде, – диде карчык, биленә кадәр сузылып төшкән юкара барган чәчләрен сыйпап. – Бу толымнарымны кисмичә саклап булырмы?! Кызым, кечкенәдән үстергән чәчләреңне кыскартып бетердеңме инде син?
– Кыскарып та беттеләр, озакламый коелып та бетәрләр
– Нинди чәч коелу ди бу яшьтә?!
– И-и-и, әби, миңа да кырык тула бит инде. Чәчләрем дә агара башлады. Буяп йөргәнгә генә күренми ул!
Хәер, барыбер күрмисең инде дип уйлый-уйлый, Зөлфия әбисенең чәчләрен хуш исле шампунь белән юып төшерде. Кат-кат тарады, кара чәч чыккан урыннарына әкренләп массаж да ясап алды. Аннан Зөлфия әбисенең чәчләрен (мунчага алдан хәстәрләп кертеп куелган) әчегән су белән юып төшерде. Оеган куе сөттән аерылып чыккан әчегән суның сихәте турында мең кат ишетте ул. Бүген башны теләсә нинди химия белән юып, тәмам корытып бетерәбез. Бернинди майлар да сыланмый. Әнә тавык яисә казның эчке майлары күп кенә авыруларга дәва булып тора. Бигрәк тә баш авыртуыннан зарланучыларга башка шуны ягып, берничә сәгатькә яулык ябып торса, сихәтен шунда ук сизәчәк. Берсе дә шулай дәваланмый. Ромашка үләннәрен төнәтү, кычыткан сулары белән юу онытылды... Адәм балаларының соңгы вакытта баш авыртуы олылар сүзен ишетмәгәннән генә.
...Юылды, майлар сыланды, аннан чәчләр кабат таралды. Зифа карчык биленә кадәр төшеп торган чәчләрен моңарчы кистермичә саклады. Имеш, адәм баласы бу дөнья белән исәп-хисапны өзгәч тә, аның чәчләре күкрәген капларга тиеш икән. Әбекәйнең үзе кебек 100 сүзгә 101 җавабы һәрчак әзер. Шуңа да Зөлфия, гадәттәгечә, бөтен шартын китереп юындыра. Чәчләрен кабат тарап үрә, толымнарны артка урап җыеп та куя. Әбинең башына эссе тимәсен дип йә яулык бәйли, йә энекәше Казаннан алып кайткан «Мин – патша» дигән хикмәтле сауна башлыгын кидереп куя. Бу башлык Зифа әбине бөтенләй үзгәртә, аңа карап, Япон утравыннан килгән хатын-кызлар бер якта торсын, дип уйлыйсың.
...100 яшьлек Зифа карчык бишенче елын дөм сукыр утыра иде. Дөнья яктылыгыннан мәхрүм булганына уфтанып, бер генә күзем күрсә иде, дип алгысыган чаклары күп була. Күзенә операция ясатырга теләсә дә, 98дән узган карчыкны алып барырга тәвәккәлләүчесе табылмады. Ул чакта әбинең йөрәге күтәрә алмас дип уйладылар шул.
– Әби, син күрмисең инде, без дә картаеп барабыз... Операция дигәннән, әле уңышлы буламы-юкмы ул? Әнә бит күрше Газзә әбинең шуннан башы авыртып калды, бер дә әйбәт булмады. Аннан озак та тормый үлеп тә китте. Аны ясатсаң да, яхшы килеп чыкса гына, үзеңне саклап яшәсәң генә, – диде оныгы.
– Шулай, әнә Габбас абыең күзенә ясатып кайтканнан соң, бер ел буе бөкрәеп, аягына оекбашын да үзе кимәде. Хатыны Галиядән кидертте. Габбас исән әле, Галия генә уйламаганда китеп барды.
– Әби, карале, теге авылдагы Әхмәди урынын беләсең бит син. Теге заманнарда кулак дип сөрелгәннәр, йортларын калдырып чыгып киткән кешеләр булган. Менә шуларның оныгы интернетта миңа хат язды...
– Нәрсә соң ул интернет?
– Менә шундый радио шикелле, телефон кебек аралашу чарасы, анда кешене күреп тә була.
– Ничек күреп була?
– Әби, ничек аңлатыйм инде, менә телевизор кебек ул. Менә шуннан Әхмәдинең оныгы авылга кайтасын килүен язган. Ә мин аңа безнең әби дә исән-сау әле, кайтыгыз, дидем...
– Әхмәди урынында бик тырыш кара байлар яшәгән. Кара байлар дигәндә, үз-үзенә эшләгән, кешедән эшләтмәгәннәрне әйтәләр. Булган андый тырыш кешеләр, булган. Тик аларны юкка чыгардылар.
– Әби, чәчләреңне тарадым, ике кат юындык, тәһарәтләнеп госел коенабызмы?
– Әгүзү бисмиллә...
Зөлфия гасыр кичкән әбисенең бөтен шартын китереп пакьләнүен күзәткәндә, янәдән соклануын яшермичә кала алмады. Менә бит ничек итеп чистарынырга була. Зифа әби мунча керүдән дә үзенә күрә бер сәясәт ясарга ярата. Барыннан да бигрәк мунчада чистарына ул. Их, яшь чактагы кебек ләүкәгә менеп хуш исле каен себеркеләре белән бер-ике тапкыр чабын идең, дип уфтанып та куя әле ул. Заманында өчәр кат менеп чабынган чакларын сагынып искә төшерергә генә кала хәзер. Күзе күрмәгәч, аягы йөрмәгәч тә, элеккеге гадәтләрне ташлап булмый икән. Сөйләшеп утыруын кара әле син аның, әйтерсең үз аягы белән оныгы ясаган яңа мунчага үзе атлап кергән. Хәзер мунчалар йортка якын эшләнә. Сулар кергән. Утын алып кереп ягарга гына иренмәскә кирәк. Элекке чакларны искә алсаң, исең китәр. Фәрихәләрнең биек тау башындагы мунчаларына су алып менеп керешле иде. Инештән ташып ягулар үзәкләргә үткән чаклары күз алдында. Үзләре алар мунчага интегеп тормадылар торуын. Карты Газизнең уңганлыгы бер түгел, ун мунча салырлык иде. Кешегә беркайчан да мунчага йөрмәделәр, киресенчә, башкаларны мунчага алып килү гадәте бар иде. Әүвәлге заманда авылда хәлле кешеләр генә мунча тоткан. Ялгыз сырхау карт-карчыкларны Газизе, ике дә уйламый, ат белән мунчага ташый иде. Гадәт булдымы икән, соңрак күп кешедә мунча ягыла башлагач та, әле дә күрше-күләнгә мунчага эндәшү, карт-корыны мунча кертү гадәтен саклап яшәде карты. Хәзер чакырсаң да килмиләр. Моның башка сәбәбе юкмы икән дип уйлый башлаулары ихтимал.
Зөлфия белән Зифа әбинең бу гадәти генә мунча керүе түгел. Монда иң кирәкле сүзләр сөйләшенә, серләр ачыла, яңа килешүләр төзелә. Әбинең уйларын сизгәндәй, Зөлфия көлеп җибәргәнен сизми дә калды:
– Бабай кемне үләр алдыннан мунчага алып килгән әле?
– Гәрәй хатынын әйтәсеңдер... Зарифаны мунчага еш чакыра идек. Балалары булмады, Гәрәй дә яшьтән үлде. Башта чакыргач та килә иде, соңрак үзебез алып килә башладык. Ахыргы мунчасына барып чакыргач, хасталап торам, килеп йөри алмам, диде. Шул инде, Газиз бабаң, карчыкның ай-ваена карамыйча, ат җикте дә барып алып кайтты. «Юынмыйча үлеп китсәң, гөнаһысы безгә була», – дигән. Әле бит ул карчыкларны алып килү генә түгел, юындырырга да кирәк. Чәчләрен дә синең шикелле таслап тарап үрә идем. Үземнең дә ул чакта чәчләрем кара озын иде. Мунча кертү – изге эш дип уйлый идек. Хәзер үзем берни эшли алмый торган әбигә әйләнгәч кенә аңлыйм хәлләрен: ул ялгыз карчыкларның мунча ягып керерлек хәлләре булмаган бит инде. Бик дөрес эшләгәнбез икән без. Бабаң да бик «давай» кеше иде... Әле мин өйдә ялгыз да түгел, үзем генә ничек мунча керә алыйм ди?! Абыең белән энең күтәреп кертә, син юындырасың... Күзең күрмәсен, колагың ишетмәсен...
– Ярар, әби, берни дә юк, савап булсын! Синең белән сөйләшеп мунча керүнең үз рәхәте бар бит аның. Әйтеп бетермәдең, Зарифа әби икенче көнне үк үлеп китмәгәндер бит...
– Юк, өч көннән китеп барды. Икенче көнне күршеләрендәге абыстайны дәштергән. Догалар укыганны тыңлап яткан. «Мунча керәсем килгән иде, Газизләргә рәхмәт, чистарындым, пакьләндем», дигән. Өченче көнне, җомга вакытында үлеп тә киткән. Кемгә насыйп була әле шундый изге үлем! Чиста киемнәрдән, чистарынып китә алсаң яхшы да бит.
...Зөлфия Зифа әбисен киендереп бетерде. Тәннәреннән, чәчләреннән килгән ул хуш исне тоймыйча калу мөмкин түгел иде. Рәхәтләнеп юынды да соң әбисе, әйтерсең һаман элеккеге кебек үз җегәрендә бу карчык. Менә мунча һавасы кешене ничек яшәртеп җибәрә. Чир-сырхауларың да бөтенләй онытыла, мунчада юылып кала.
Комментарийлар