“Син бит мөнәҗәтләр яратасың, монда безнең әбиебез җырлый, теләсәң тыңла”, – диделәр дә, бер флешка калдырып киттеләр. Буш вакытымда колакчынны кидем дә, тыңлый башладым...
Мөнәҗәтләр балаларга васыять эчтәлегендә: мин үлгәчтен, дога укыгыз, онытмагыз кебегрәк үгет-нәсыйхәт... Инде колакчынны сала башлаган идем: “Әби, кечкенә чакта күргәннәрең турында сөйлә әле!” – дигән бала тавышын ишеттем. Мөнәҗәт җырлаган әби сөйли башлады...
Ике сәгатьтән артып киткән бу әңгәмәне мин өч тапкыр тыңладым. Әбинең сөйләгәннәре күңелем аша үтеп, кино кадрлары кебек күз алдына килә башлаганчы. Менә ниләр гәүдәләнде минем күзалдында. Әйдәгез, бергәләп карыйк...
Ырынбур шәһәре. Әхмәткәрим бай йорты. Өч катлы. Биек таш капкалы. Беренче катта хезмәтчеләр яши. Мәрьям абыйсы белән икенче катта. Аерым бүлмәләрдә. Әти-әни өченче катта. Анда “Кышкы бакча” дип аталган гөлләр бүлмәсе һәм кунаклар бүлмәсе бар. Әтисе Мәкәрҗәдән кайткач, кунаклар күп була аларда. Әй ул күңелле чаклар?! "Сез чыннан да булдыгызмы соң?! Әллә төшкә генә кердегезме?" – ди әби. Әллә җырлый, әллә елый шунда?! Бала тавышы дәвам итүне сорый... Мәкәрҗәдән әтиләре гел бүләкләр белән кайта. Мәрьям белән абыйсы Ибраһимга шатлык инде! Тәмле прәннекләр, татлы кәнфитләр.
Әтиләре юмарт аларның. Хезмәтчеләрнең балаларына да өлеш чыга, күрше-күләнгә дә кала. Әтиләре Ырынбурның иң бай ир-егете иде бугай: камчат бүрекләр, кеш туннар анарда гына иде кебек. Әнисенең балаитәкле, укалы күлмәкләре, елкылдап торган бәрхәт пәлтәләре әле дә күзалдында тора... Мәрьям үзе дә бала вакытында кигән затлы күлмәкләрен еллар үткәч, кибет витринасындагы курчакларда гына күрсә күргәндер.
Менә Әхмәткәрим бай тагы ерактан кайтып керде. Бу юлы Казанга барган икән. Шәһәр урамнарында солдатларны бик күп күрдем, хәерлегә булсын, диюен ишетеп, әнисе бик борчылган иде... Әтисе, дигән иде ул, әллә соң балаларны үзебездә генә укытабызмы? “Ырынбурда Фатыйма Аитова мәктәбе юк. Россиядә бердәнбер кызлар мәктәбе бит ул! Ә Ибраһимга "Мөхәммәдия" әйбәт булыр!” – дип каршы төште әтиләре. “Укыганнары да җитәрлек инде, – ди әниләре. – Ибраһим татарча да, русча да шәп белә. Коръәннең яртысын ятлады. Мәрьям да аннан калышмый, шөкер!” Нибары ярты елдан өйләренә большевиклар дигән афәт бәреп керәсен белсәләр, шулай сөйләшеп торырлар идеме икән алар?
...Әхмәткәрим бай йортын затлы җиһаз белән зиннәтләп, фарсы келәмнәренә генә басып йөрсә дә, улы белән кызына иң кыйммәтле, һич тузмас, искермәс байлыкның рухи муллык һәм белем икәнлеген гел төшендереп торды. Үзе белем алган Бохара мәдрәсәсе, аның искиткеч бай китапханәсе, галим һәм шагыйрь Олугбәк хезмәтләре, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәсимиләрнең иҗат җимешләре турында үз белгәннәрен сөйләде. Әниләре Минҗамал ханым да балаларын борынгы грек мифлары, татар халык әкиятләре белән кечкенәдән таныштырды. Әтиләре, Ырынбурда Дәрдмәндне, Уфада Мәҗит Гафурины, Казанда Габдулла Тукайны, Сәгыйть Рәмиевны күрдем, дип сөйләгәндә, балалары, ул шуны язган, бу моны язган бит дип, сүзгә кушылып китәр дәрәҗәдә белемлеләр иде инде. Ә йортның икенче катында, балалар бүлмәсе белән янәшәдәге китапханә Мәрьям белән Ибраһимга, алар үсә барган саен, үз байлыкларын һәм серләрен һаман саен күбрәк ача торды. Александр Дюманың “Өч мушкетер”ын укыгач, абыйсының үз дуслары белән шпагалар-озын тал ботаклары белән “сугышып” йөрүләрен әле дә хәтерли. Үзе Сөембикә-ханбикә, Клеопатра, пирамидалардагы серләр, Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрәне яратып укыды Мәрьям. "Белем алган кешене Аллаһ Тәгалә дә сөя, кеше күбрәк белем алган саен, күбрәк шөкер дә итә", – дия иде әтиләре. Шуңа да ул балаларына математика, гарәп теле, география, ботаника фәнен өйрәтердәй укытучылар ялларга да акчасын кызганмады...
Май ахырында тагы Казанга барып килде ул. "Балаларым, хәл итеп, сөйләшеп кайттым: көз җиткәч, икегезне дә Казанга укырга илтәм. Бәлки әле, күңелгә ошаган йорт алсам, бөтенебез күчәрбез, Аллаһ кушса", – диде әтиләре. Үзе һаман да әниләренә, борчыла төшеп, Рәсәйдә влач алышынуы, дөньяларның үзгәрә баруы турында сөйләде. Большевиклар, эрвалюция ясаучылар турында беренче тапкыр шул көнне ишетте алар. Аннары әтиләре: “Монда килмәсләр алар”, – дип балаларны юатырга тырышты. Шат елмаеп, кесәсеннән бик матур ике алтын йөзек чыгарды.
Менә Казанның иң оста зәркәнчесеннән ясаттым, дип, хатыны белән кызының кулына балкып торган зиннәтле йөзекләр кидерде. Ике йөзеккә бер хикмәтле сер дә бар икән: икесен дә бер-берсенә якын китерсәң, кырыйдагы бизәкләре бер-берсенә үрелеп, “м” хәрефен хасил итәләр. Гарәпчә, русча, латинча язылышында да... Ана белән кыз бик сөенештеләр инде... Бер-беребездән аерылырга һич ярамый икән бит, исемнәребезнең беренче хәрефләре чыкмый алайса, дип көлештеләр. Әтиләре, улы белән икесенә дип, йөзекләрне көмештән ясаткан. Алтын йөзекләр кию мөселман ирләренә төс түгел бит. Бу йөзекләр дә хәйлә белән иде: кечкенә генә капкачлы тартмачыклары бар икән.
Иң кадерле кешеңнең исемен язып, шунда саклыйсың, диде әтисе, елмаеп. Мин әниеңнекен... Синең дә булыр әле... дип күз кысты ул улына. Алар бу минутларда шундый бәхетле иделәр! Бер гаилә иделәр бит алар. Аналы-аталы, уллы-кызлы бер гаилә! Игезәк абыйларыгыз Шамил белән Камил да исән булсалар, дип, Минҗамал, гадәтенчә, күз яшьләрен сөртеп куйды. Өч яшь чагында йогышлы авырудан икесе бер көндә үлгән сабыйларын искә алмаган көне юк инде ананың. Әле шөкер, улыбыз белән кызыбыз бар, дип юата инде аны әтиләре.
Фото: pxhere.com
Ахыры бар
Комментарийлар