...Сүзне нәрсәдән башлаган иде әле Хәния?! Әйе шул! Гамбәрия апасының Әфганстан чигендәге хәрби частька гарәп теле укытучысы булып эшкә китүеннән. Иң элек Гамбәриянең кем икәнлеген әйтергә кирәктер. Хәния әнисенең бертуган сеңелесе була ул. “Апаны поездга утыртып җибәрү өчен, әнигә ияреп мин дә Казанга бардым”, – дип сөйләде Хәния. Нишләптер, бу көн аерым ачык булып исендә калган аның. Югыйсә, илле ел элек булган хәл бит... Әйдәгез, Хәния күзләре белән ул көнне без дә күзәтик әле: көн кояшлы, матур! Вокзалда яшьләр күп. Август ахыры бит, синең кебек вуз бетергән яшьләр эш урыннарына таралыша, күрәсең, дип үзенчә аңлата моны Хәниянең әнкәсе Сания апа. “Бәлки, шулайдыр да!” – дип яңгыратып көлеп куя Гамбәрия.
– Сеңлем, ник шулай еракка китәсең син?! Күрше авыл мәктәбенә генә кайтыр, дип, әти-әни сөенеп йөргән көннәр иде, югыйсә...
– И апам, анда барырга тиешлеләрне ничек сайлауларын белсәң син! Институтны кызыл дипломга бетергәнгә, гарәп-фарсы, рус телләрен әйбәт белгәнгә, курста комсомол секретаре булганга гына эләктем мин бу эшкә! Минем белән горурланырга кирәк! Ә борын йомшартып, күз яшьләре агызып торырга түгел. Әнинең елавыннан да туйдым... Ул ичмасам авылда калды дип сөенгән идем. Син дә мышкылдама әле, ачуны китереп.
Әйе, Гамбәрия яшь, матур! Аның чибәрлеген янынан үтеп киткән егетләрнең сокланулы карашлары да раслап тора. Сокланмаслыкмыни соң?! Янып торган зур кара күзләр, билдән узган калын кара толымнар... Әй Гамбәрия, Камилне да елатып калдырдың бит, ди Хәниянең әнкәсе. Ничава, өч елга түзәр әле! Хатлар язышырбыз! Кызның бу четерекле хәлгә дә җавабы бар.
...Гамбәрия апа туган йортына алты елдан соң гына кайтты. Ире һәм ике баласы белән.
– Бәсембәй исемле казах җизнине барыбыз да ошаттык. Гамбәрия апа укыткан җирдә хезмәт иткән ул. Гади солдат булып кына түгел. Полковникмы, майормы булган шунда. “Апаңны бер күрүдә ошаттым. Беркемгә дә бирмим, үземә була, дигән идем. Теләгем чынга ашты бит”, – дип миңа да сөйләгән иде җизниебез, – дип искә алды Хәния. – Авыл халкына карарлык, тикшерерлек нәрсә күп булды инде! Берәүләр “казах булгач, бик ямьсездер дигән идек, бигрәк чибәр ир бит. Буй-сын, дисеңме?! Кара, бөдрә чәчләр, дисеңме?! Матур кешене ямьсез дип булмый инде” дип Бәсембәйне күзләде. Икенчеләр: “Гамбәрия ике бала тапса да, тазармаган, һаман шул. Матурланып та киткән әле тагын да! Камил мескен генә авылдан чыгып качты бит кияүгә чыкканын ишеткәч...” – дип сөйләнделәр. Өченчеләре исә казах кияүнең чем кара “Волга” машинасын тикшерделәр. Мондый машинаны авыл халкы күргәне юк иде. Рәхәтләнделәр инде сөйләп...
Гамбәрияләр киткәч, авыл халкына сөйләр өчен сүзләр тагы да артты: “Ишеттегезме, Бәдер чишмәсе янында бер төптә үскән кечкенә өч каенны алып киткән бит Бәсембәй. Бездә мондый матур агачлар юк, йорт салдым. Шуның ишегалдына утыртам мин аларны, дип төбе-тамыры белән казып алып киткән...” И тикшерделәр инде бу хәлне, и тикшерделәр. Каен ярамый! Ул бит кайгы китерә, диделәр. Әбием: “Аллаһ ни язган булса, шул була язмышта! Каенның монда ни катнашы бар!” – дип тынычландырырга тырышса да, әнием: “Халык белмичә әйтмидер лә, бәлки Аллаһның сигналы, кисәтүедер ул каен, алып китмәскә иде!” – дип бик пошаманга төште инде.
...Мин кияүгә чыгып сигез ел үткәннән соң бардык без Гамбәрия апаларга. Белсәң иде! Бу турыда минем сөйлисем килеп тора... Ник дисәң, ул чакта безнең белән бергә барган әнием дә, ирем Гаяз да якты дөньялардан киттеләр бит инде. Ә боларны искә алганда күзалдында гәүдәләнәләр. Әйтерсең лә ул чактагы матурлыклар, рәхәтлекләр кире кайта!
Бу сүзләреннән соң мин Ханияне бер дә бүлдермәдем. Рәхәтләнсен сөйләп, дидем. Аның халәте миңа да күчеп, ул күргәннәрне үзем дә күргәндәй булып, хикәятендәге яктылыкка, матурлыкка хозурланып утырдым...
– Хәзер, еллар үткәч, шул ачыклана: иң матур, яшь, бәхетле чакларыбыз шул көннәр булган икән.
Еллар димәкче буласыңдыр дип, аны төзәтмәкче булам. “Юк! – ди ул үҗәтләнеп, – көннәр! Гамбәрия апаларда, Тянь-шань тавы итәгендә үткән көннәр”.
– Ярар, синеңчә булсын. Хәзер инде мине дә үзең әйткәннәреңә ышандыр! Йә, тыңлыйм сине, – дим.
Май башында булган бу хәлләр. Өч-дүрт яшьлек ике малайлары булган яшь гаилә отпускага чыгып, Казахстан чигендә яшәгән Гамбәрия апалары янына дип поездда бара. Әниләре Сания апа да алар белән. Май уртасы. Дөньяның шат чагы, чәчәкле чагы. Бер стансада поезд кирәгеннән артыграк тора. Проводник егет югалган. Стансада төшкәнлеген күрүчеләр булган.
– Менә бер заман вагонга килеп керә егетебез. Кочагы тулы сап-сары балкып торган лаләләр! Хәзер иң матур ханымнарга, кызларга бирәм диде дә, бәйләмнәр өләшүен миннән башлады, үзе миңа шундый матур итеп киң итеп елмайды. Ирем карап тора! “Курыкмыйсыңмы?” – дидем. Бу бит сезгә язгы дала сәламе генә, чибәр ханым, сезгә тиң гүзәллекне таба алмаган егеттән бүләк. Күңелемдә бер начарлык та юк! Казах егетенең бу сүзләрен Гаяз да ишетте бугай, елмаеп куйды... Әни генә шунда, кызыллары булмады микән, ник сарыларын җыйган инде, дип куйды. Әни, сары кояш төсе, алтын төсе, дидем. Сары – сагыш төсе, балам! Сары белән дус булма, дип кырт кисте ул! “Әни, шуңа ышанасыңмы?!” – дидем. “Халык ышана бит, балам, ә халыкта гасырлар буена җыелган тәҗрибә! Бу дөньяда бернәрсә дә юкка түгел!” – диде әнием. Их белсә иде ул еллар үткәч аның бу сүзләрен кат-кат искә алачагымны.
Ә ул чакта бик бәхетле идек без, яшь идек, матур идек. Начар нәрсәләр, күңелсезлекләр безнең өчен түгел иде. Гамбәрия апалар өенә барып кергәч тә, бәхет хисе тагы да артты. Өйләренең матурлыгы, зурлыгы, байлыгы! Ишегалдында үсеп утырган өч каенның куе булып, матур булып үсеп утыруына ис китте! Каен бу якларда чыннан да экзотик агач икән бит. Шуңа да серле, гаҗәеп матур булып күренделәр бугай.
Комментарийлар