16+

Рәсимә Галиева. Сер (хикәянең дәвамы)

– Әтии! – диде Закир беркадәр әтисенә үпкәләп. –Ничава, яшәп карарга түгел, яшәргә дип яшәргә кирәк. Әллә без әниең белән озаклап күрешеп йөрдек дип белдеңме? Сөйләгәнем булмагандыр, тыңла, сөйлим.

Рәсимә Галиева. Сер (хикәянең дәвамы)

– Әтии! – диде Закир беркадәр әтисенә үпкәләп. –Ничава, яшәп карарга түгел, яшәргә дип яшәргә кирәк. Әллә без әниең белән озаклап күрешеп йөрдек дип белдеңме? Сөйләгәнем булмагандыр, тыңла, сөйлим.

Дәвамы. 

Башы: "Мин риза, Закир. Сиңа кияүгә чыгарга. Әгәр син каршы булмасаң инде..."

Чишмә буенда елап утырган кызны күрдем дә, туктап калдым. Ник елый бу? Ә ул бөтен серен чишмәгә сөйли. Аны үги әнисе кыйный икән. Табагач та калмаган, чабагач та – кулына ни эләксә кызны шуның белән томыра ди. Заһирә ул вакытта үсеп буйга җиткән кыз. Кичке уенга да чыгармаган, бөтен әшәке эшне эшләттергән. Бу бала түзгән түзгән дә, чишмәгә сөйләргә булган. Үзенчә елап күңелен бушатмакчы булгандыр. Урамга чыгып сөйләсә, тагы да яманрак булачагын белгән. Мин инде мыек чыгып килгән егет, әле кызлар кулын тотып та карамаган. Шунда дәштем дә, алып та кайттым. Ирдән тора улым, барысы да синнән тора. Бер тапкыр органым да, бер авыр сүз әйткәнем дә булмады. Чишмә буенда мәңге рәнҗетмәм сине, дип алып кайттым. Ә ул ышанды, менә шулай малай, – диде әтисе. Галимәрдән абзый ничек чыккан булса, шулай кереп тә китте.

Закир иңке-миңке булып кереп ятканда әтәчләр кычкыра башлаган иде инде. Ничек ятты шулай торды ул. Кызлар аны кытыклап уяттылар бугай. 
– Закир абый, Закир абый, без яңа йортка барабызмы?
Рәшидә исә Зиннур абый өенә чыгарга бар булган төенчеген тутырып куйган иде инде. Закир аларга карап  күзләрен бер ачты, бер йомды. Ирнең үтереп  йокысы килгәне чыраена ук чыккан. Ул мендәрен каплап, кабат йокыга да китте.

– Әйдәгез балалар,  бакчага чыгыйк. Закир абыегыз йокласын. Төне буе керфек тә какмады. Кызым, калдыр аны тынычлыкта, төшкә кадәр ятсын. Җомга узгач, ат белән илтермен үзегезне,  – диде Галимәрдән абзый аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп.

Рәшидә чыкканда балалар бакча башыннан ук кайтып киләләр иде. Алар кызлар белән урамда уйнап кергәнче, Закир өстәл янында ашап утыра иде инде. Ул арада төенчек-төенчек әйбер җыйналды. Закирның да киемнәрен тутырганнар. Рәшидәнең үз төенчеге. Барысы да озата чыкты. Заһирә карчык кечкенә түгәрәк ипине улының кулына тоттырды:
– Яңа нигезгә чыкканда ризыксыз чыгарга ярамый. Безне дә әнкәй шулай башка чыгарды. Кеше саен берәр тәлинкә салдым. Кашыклары да шунда, чынаяк-чокырлар да куйдым. Тормыш үзегезнең кулда, – диде Заһирә карчык күз яшьләрен сөртеп. Ана кеше Закирҗанының бу китүен бөтенләйгә китү белән бердәй итеп кабул итте. Кулын болгап, елап өйгә үк кереп китте. 

Урам буйлап ат арбасында кылтыр-кылтыр утырып бару кызларга бик ошады. Заһирә карчыкның ястык-түшәк, тагын вак-төяк әллә ниләр биреп җибәрүе мәгълүм булды. “Чын-чынлап илтеп куялар болар безне! Әйтерсең, бер авыл эчендә яшәмибез”, – дип уйлап куйды Закир.
Галимәрдән абзый булган байлыкны капка төбендә үк бушатты да, шундук кайтып китәргә дә җыенды.
– Кара аны, иртәгә никахка дип килерлек булсын, малай! Мир алдында кызарырлык булмасын, – диде дә чыбыркысын шартлатып китеп тә барды.

Ир ни эшләргә белми торганда каршыларына Зиннур ага да килеп чыкты.
– Хуп, килеп җиттегезме? Көтә-көтә арып беттем бит!
– Ни Зиннур ага, ашыгасыңмени?
– Ашыкмыйм энем, китеп барам.
– Туктале, Зиннур абзый, сөйләшик булмаса, сезне кайчан көтәргә? 
– Ни энем, көтмә инде мине. Читтә гаиләм бар, кызым үсеп килә, мин аларга кирәк.  Кире кайтып йөреп тә булмас.

Ирләрнең сүзләрен ни тегеләйгә, ни болайга китәргә кыймыйча тыңлап торган Рәшидә ымлап кына Закирны чакырып алды.
– Зиннур агадан сора әле, йортны күпмегә сатып китә ала икән?
– Галимәрдән белән килештек. Ул акча җибәрү җаен табармын диде. Безнең якка килеп эшләүчеләр юк түгел бит. Табышырбыз.
– Ага, бәясен әйтсәң иде, минем бераз гына җыйган акчам бар иде.
– Йорты яңа түгел инде аның, әти аны күрше авылдан алып кайтып сипләгән иде. Мин дә артык кыйммәткә бирмим, элек бер пот онга да йортларны биреп калдырганнар. Сыер хакы булыр инде сеңлем.
– Зиннур ага, миндә бераз мая бар иде, шуңа риза булмассыңмы?

Зиннур хатын сузган төргәкне кулына алып, акчаны санап карады.
– Яхшы, мин риза, – диде.
Зиннур ага йорттагы бөтен үзенә кирәк яракны алган, истәлекләрне җыйнаштырган, тәмам китәргә әзерләнеп үк чыккан булган. 
– Йортта калган бар әйбер сезнеке, яхшы яшәгез, – диде ул өйнең бүрәнәләрен сыйпап. – Бу йортта да без күбәү  идек. Берүзем генә калдым. Ярар, балалар, Аллага тапшырдым. Өй ялгыз калмый, шуңа сөенеп китәм.

Күз яшьләрен күрсәтергә теләмәсә дә, абзыйның йомшарып киткәнен сизделәр. Зиннур аганы капка төбенә үк озатырга чыктылар. Әле генә үзләрен озаткан иделәр. Хәзер үзләре үк саубуллашып кул болгыйлар. Читкә китүләрнең үз газабы бар. Китүе генә авыр! Киткәч, туган нигездән ераклашкач, уйланмый башлыйсың. Күнегелә. Адәм баласы әллә нинди кыен хәлләргә дә түзә. Тик  берсе дә йөрәкне сызмыйча калмый. Йөрәккә уелып кала шул. Барысы да йөрәктә кала. Рәшидә үзенең дә эт типкәсендә чыгып китүләрен күз алдына китереп, капка төбендәге эскәмиягә барып утырды. Ир хатыны булып яшәгән, шунда балалар тапкан. Азмаган-тузмаган. Нигезне саклаган. Шулай да каенанасына ярый алмады. Иренең эшләп тапкан акчасын берәмтекләп җыйнаганын исенә төшерде.

Җиһангиры, бахыр, акчаны саграк тотарга куша иде. Менә кайда кирәге чыкты ул акчаның! Белсә иде, Җиһангиры хатынының нинди хәлләргә каласын! Урманда агач басып үтерде ирне. Ачка утырмасыннар дип, көн чапты, төн чапты – барыбер җитмәде. Хатын ирсез дә, йортсыз да калды. Әле дә ярый бу акчаны ыштан бөрмәсенә теккән иде. Каенанасы бөтен җирен капшап чыкты. Аска ук үрелергә кыймады инде. Хатын бер тиенсез чыгып китәсе булган.
Закир Рәшидә янына килеп утырды да, акча турында сораша башлады.
– Шулкадәр акчаң була торып, ике көн ач торып буламы ул?
– Кара көнгә җыелган байлык иде ул, менә кирәге чыкты бит.
– Урланган акча түгелме?
– Юк, иремнең эшләп тапкан акчасын җыеп бардым.Ул шулай куша иде.

Икәүләп капканы ябып, ишегалды уртасында басып калдылар. Кызлар җимеш бакчасына йөгерде. Закир белән Рәшидә ишегалды уртасында көлеп җибәргәннәрен сизми дә калдылар. Их, бу йорт аларныкы! Беркемгә бурычлары юк! Ир белән хатын бер үк уйда булсалар да, кычкырып берни әйтмәделәр. Аларга болай да рәхәт иде. 
– Әйдәгез, әйдә өйгә, минем бу йортта бер дә булганым булмады.

Рәшидә ялгыз ир яшәгән йортның тәмам пычраклыгыннан, тузанган батканлыгын күреп хәйран калды. 
– Беләсезме нишлибез, башта өйне юабыз. Барыгыз да миңа булышырга әзерме?
Кызлар пычранып беткәнче юышты, Закир су ташып торды. Кагасын кактылар. Икегә бүленгән йортның бер ягы гына кыш көне генә торыштан иде. Икенче ягын юарга ук хәлләре калмады. Ипине суга манчып ашадылар да, йокларга яттылар. Иртән кояш нурына чумып уянып җиткәндә вакытның төшкә якынлашканын чамалап аптырап калдылар.

– Ух, әле безнең икенче өйне юасы бар, – диде ул балаларны уятып.
Кызлар юлда йөреп тәмам алчыкканнар, бер дә торырга ашыкмадылар.
– Кызым, кызым тор инде
Йокың туйгандыр инде
Аклы ситсы күлмәгеңә
Бетләр тулгандыр инде, – диде Рәшидә кызларны уятырга тырышып. Үзенә дә, озаклап урын өстендә аунап ятса, әбисе шулай дәшә иде.
– Нәрсә-нәрсә, бу пычрак урын-җирдә бетләр  бик тә мөмкин, – диде Закир. – Булмаса, бу урын-җирләрне урамга чыгарып элик. Һава алсыннар. Кичкә кагып кертербез.

Закир өйдәге мәшәкатьләрне калдырып ишек алдына чыкты. Җимерелеп бетәргә торган каралты-кура, ишегалдының аунап яткан тимер-томырны, такта кисәкләрен күреп бер дә гаҗәпләнмәде ул. Зиннур ага кайткан-киткән, өендә тормаган. Юкка гына Зимагур дип кушамат такмаганнардыр үзенә. Монда тәртипнең эзе дә юк иде.  Закир әле тегендә, әле монда аунап яткан тимерләрне бер җиргә барларга кереште. Аяк астындагы чүп-чарны күреп, тиз-тиз җыештырырга тотынды. Рәшидәнең өйне тизрәк тазартырга теләве Закирга күчте. Аның да бу хуҗалыктагы юк-бардан тизрәк арынасы килде. 

Ир абзар артына чыкты. Бакчаны чүп баскан. Урта ишектән керешли, ихатада начар гына булса да мунча барлыгын да чамалап алды. Ишекләре рәтсезләнгәне күренеп тора. Мич төбен рәтләсәң, морҗа башын сылап куйсаң ярыйсы гына мунча буласы икән үзе. Их, Зиннур агай. Хатын-кыз булмавы хуҗалыкны тарката шул. Яулык кирәк, ир кешегә тизрәк башлы-күзле булырга кирәк, дип әйтә иде әбисе. Закир уйларына чумып, әрле-бирле йөренгәнен сизмәгән дә. Рәшидә аның әле тегесенә, әле монысына тотынуын күреп, өйгә чакырып алды.

– Закир, бүген әтиең килми калмас. Акчаны барлаштырып, ризык юнәлтергә кирәк. Балаларны да ашатасы бар. Ярма-он юнәлтә алмасыңмы? Миндә бераз акча калды әле
– Ипи-тозлык кына запас үземдә дә бар, – дип Закир урамга чыгып китте.
Ир кайтканчы Рәшидә идәннәрне сап-сары итеп баскыч төбенә кадәр юып чыгарган иде. 
Балаларга тиз генә чумар болгатып ашатты да, ир янына ишегалдына чыкты. 
– Закир, ашап алыйк. Аннан урам якны да, ишегалдын да тәртипкә салыйк та, әтиләреңә барып килерсең.

Закир авызын ачып сүз әйтергә өлгермәде, урам капкасыннан олы абыйсының 10-12 яшьләр тирәсендәге улы Баязит килеп керде. 
– Закир абзый, Закир абзый, әби белән бабай кич белән чәйгә чакырдылар. Абыең да, апаң да, кызлар да тавык ашарга килсеннәр диделәр, – диде дә кабат йөгереп кайтып та китте. 
Закир аны-моны әйтергә өлгермәде. Рәшидә белән бер-берсенә карашып тик тордылар. Аннан тагын кычкырып көлеп җибәрделәр.

Ишегалдында яңгыраган бу шатлыклы тавышлар читтән карап торучыга да сәер тоелыр иде, әле монда үзләре дә аңлый алмас халәттә иделәр. Хатын торырга урын барлыгыннан куанса, Закир Рәшидәләрнең янәшә булуына сөенә иде булса кирәк. Һәрхәлдә, бу хакта уйлап торырга вакытлары калмады. Тиз-тиз генә икәүләшеп таралып яткан чүп-чарны җыештырырга керештеләр. Рәшидә үзе җыя, үзенең колагына әбисе сөйләгәннәре килә. “Дүрт кеше урынын гына тазарттым мин. Кешедән соң калганны җыештырулар йөрәккә төште. Андагы чүп, андагы шакшылык! Әллә ничә көл базын гына чистарттым,” – дип сөйләгән иде мәрхүмә әбекәе.

Бакча якка чыккач, Рәшидәнең  аяк астында җир убылгандай булды. Хатын тигәнәк, алабута баскан бакчаның күреп шаклар катты. Күз алдына сыңар чүп күренсә дә гаепләргә торган кайнанасы килеп басты.  
– Монда-монда, бер атналык эш бар әле, – диде ул кулларын сөртеп. Туктаусыз эшләп торган хатын беркадәр арып ишегалдындагы бүрәнәгә барып утырды. Закир да Рәшидә янәшәсенә чүмәште. Үзе дә сизмәстән, Рәшидәне үзенә тартып китергәнен сизми дә калды. Закир ничек кулын хатынның җилкәсенә салса, шулай ук тиз генә тартып та алды. Рәшидә исә тораташтай катып калды: ни торырга,  ни кузгалырга белмәде.
– Нишлибез? – диде Закир.

Рәшидә дәшмәде. 
– Берничә көнгә сабыр итсәң, мин эшкә кире китәрмен. Хәзер торырга йортың бар инде, – диде Закир.
 

Дәвамы бар.
Фото: https://unsplash.com/


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading