Туганнар һәм дуслар, дөньяда кеше акылы җитмәслек могҗизалар бар бит ул.
Кайберәүләр дәвамлы йокыларыннан уяналар да, борынгы һинд яки борынгы мисыр телендә сөйләшә башлыйлар. Туганнары һәм күршеләре шаклар катып карап тора инде бу гаҗәп вә сәер хәлгә. Татарстандагы авылда да бер кызчыкның дөньяга тугач, теле рус телендә ачылды. Биш яшенә кадәр гел русча сөйләште. Татарча дәшәләр, ә сабый күзләрен челт-мелт китереп русча җавап кайтара. Аның да әти-әнисе һәм туганнары шаклар катып карап торган шушы гаҗәп вә сәер хәлгә. Кызчыкның әнисе ялгызы гына Волгоград якларына шәл сатарга да йөрмәде, Казанда кибеттә чиратта да тормады, югыйсә. Шикләнерлек сәбәп юк. “Могҗиза!” – дип тел шартлатырга гына кала.
Ни хикмәт, мин дә йоклаганда төш күрдем дә, үземне урта гасырдагы рыцарь-сугышчы итеп тоя башладым. Өй диварына агачтан ясалган кылычлар, җәяләр һәм уклар кертеп элдем. Хатын башта минем бу галәмәтләремнән бик курыкты. Кылычлардан түгел инде, “акылы ычкынды, ахырысы”, дип борчылды. Ир белән хатын – бер җен, ди руслар. Минем “җенләнүемә” тора-бара хатыным да ияләште. Казларны елгага куганда, яр буеннан тал чыбыклары алып кайта. Караватка утырып, икәүләшеп уклар ясыйбыз.
Карават, дигәннән, урта гасырда Европа халкы төнне икегә бүлеп йоклаган. Әйтик, кичке 7 сәгатьләрдән төнге 11 сәгатькә кадәр беренче өлешне черем иткәннәр. Төнге 11 сәгатьтә торып төрле хуҗалык эшләрен башкарганнар, монахлар китаплар күчереп язган, яшь парлар караватны шыгыр-шыгыр китереп, нәсел дәвамчыларына оеткы салган. Кешеләр бер-берсенә кунакка да барып килгән, хәтта. Төн уртасында шулай кайнашып алгач, иртәнге 2 сәгатьтә кабат йокларга ятканнар һәм иртәнге 5-6 сәгатьләрдә торганнар. Төнне икегә бүлеп йоклап үткәрүне медицинадагы олуг белгеч Әбүгалисина да хуплаган.
Хатыным белән мин дә төнне икегә бүлеп йоклыйбыз. Күптән түгел төнге 12 сәгатьтә туганнарыбызның ишеген шакыдык. Ләкин, кунакка ник килгәнебезгә үкендек. Олы яшьтәге абыебыз белән апабыз безне ишектә күрүгә аңнарын югалтып егылдылар. Битләренә сулар сибеп, көч-хәл хушларына китердек. “Берәр авыр хәбәр җиткерәсездер, дип курыктык”, – диде туганнарыбыз. Башка төн уртасында йөрмәвебезне үтенделәр.
Урта гасырда яшьләрнең караватны шыгыр-шыгыр китергәнлекләре күңелгә аеруча хуш килде. Афарин, кешелек җәмгыяте өчен тырышканнар. Шәһәрдәге күп катлы йортларда һәр нәрсә ишетелеп тора. Кайсы фатирда ремонт ясауларын, кайсы фатирда төчкерүләрен, кайсы фатирда эт өрүен диванда утырган килеш тә ап-ачык беләсең. Кызганыч, карават шыгырдавы сирәк ишетелә. Безнең йортта күбесенчә пенсионерлар яши шул. Һәр җөмләне игътибар белән укыган кешедә “Болар авылда яшиме, әллә шәһәрдә яшиме?” – дигән сорау туарга мөмкин. Шөкер, авылда да һәм шәһәрдә дә яшибез. Үзегез беләсез, пенсионерларның күбесе караватны инде хыялда гына шыгырдата. Әле караватны шыгырдатырлык дәрт-дәрманы булган өлкән абзыйларга күзләр генә тимәсен, Ходай сәламәтлекләреннән аермасын.
Карават шыгырдавы сирәк ишетелә, дидем. Пычкы чүбеннән ясалган җиһазлар чыдамлы түгел бит. Ике шыгырдасаң, аяк очындагы “тактасы” каерылып төшә. Караватлары шыгырдамасын-ватылмасын өчен идәндә яталардыр, мөгаен. СССР чорында караватлар тимердән иде, шунлыктан балалар да күп туды.
“Демография” программасы җанланып китсен, дисәк, дәүләтнең яшь парларга фатир алуда яхшылабрак булышуы, тимердән яки агачтан ясалган нык карават бүләк итүе мәслихәт. Чөнки, ике шыгырдатуда ишелеп төшә торган карават белән “Демография” программасын җанлы рәвештә гамәлгә ашырып булмый. “Демография” программасы ул шыгыр-шыгыр гына түгел, ә дөбер-дөбер итеп торырга тиеш. Кытайдагы, Һиндстандагы һәм Азиядәге башка илләрдәге шикелле. Аларда арба тулы бала. Ире тартып барган арбаны арттан эткәләгән-төрткәләгән яки тотынып атлаган хатыны һичшиксез көмәнле-авырлы булыр. Казанда “Азия илләрендә демография арбасы тәгәрмәче тишеген майлау ысулларын Россиядә куллану” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрергә кирәк, дип уйланып йөрим әле мин.
Чү, өйдә нәрсәдер дөбердәде. Хатыным келәмгә абынып егыла күрмәсен. Җәя белән укларымны элеп куйган бау өзелгән икән. Унлап җәягә, ярты машина уклы савытларга нинди бау түзсен. Егетләр, кемгә ук белән җәя кирәк? Алып китегез миннән. Кызлар күңеленә атыгыз мәхәббәт укларын. Тормышны ямьләндереп, киләчәкне өметләндереп шыгырдасын караватлар.
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар