16+

Табылдык дәфтәр (Хикәянең дәвамы)

Яр буеннан Нәзир белән “Ул” килә! Алар күреп алганчы – “ялт!” – куак төбенә чумдым. Тузанга баткан иске күлмәгем, яланаякларым белән шулар каршына килеп басыйммы?

Табылдык дәфтәр (Хикәянең дәвамы)

Яр буеннан Нәзир белән “Ул” килә! Алар күреп алганчы – “ялт!” – куак төбенә чумдым. Тузанга баткан иске күлмәгем, яланаякларым белән шулар каршына килеп басыйммы?

Хикәянең дәвамы. Башы сылтама буенча: Табылдык дәфтәр (Хикәя)

Ә алар китәргә уйламый да. Тиз-тиз генә чишенделәр дә, суга чумдылар. Кояшта янган аркалары гына ялтырап ала. Тотындылар чупырдарга! Рәхәтләнәләр йөзеп. Ә мин – куак төбендә утырам шуларны күзләп. Үзләренә сиздерми генә яннарыннан үтеп китеп булса икән! Утырам йомырка өстендәге тавык кебек, посып кына.
– Бззззз-з-з-з-з-з!

“Әнекәем! Бал корты! Нәкъ минем баш очында безелди. Үләм! Тагын! Әллә бөтен оялары белән сарды инде? Ай! Чага бит! Кычкырсам, тегеләр ишетә. Түз, йөрәгем, түз! Борын, муен, иреннәр ут яна!
– Әни-и-и-и!!!

Куаклыктан атылып чыктым да, өйдәге әни дә ишетерлек итеп разбой салдым:
– Үлә-ә-ә-әм!!!
...Берсе – чәч арамнан теге явызларның укларын чүпләде, икенчесе – кабартма кебек шешеп чыккан ирен-борыннарымны салкын чишмә суы белән чылатты. Ә мин үксим генә! Хурлык! Адәм хурлыгы! Әле ярый, янымда көзгем юк. Кыяфәтемне күрсәм, тәки йөрәгем ярылып үләр идем.
“Ул” шунда җеп кенә булып калган кысык күзләремә карап елмайды, чәчемне сыйпап, мине тынычландырырга тырышты:
– Ике-өч көн дә үтмәс, элеккедән дә чибәррәк булырсың!

Аңламассың бу егетләрне! Чәчәк кебек вакытымда күрмәде, ә шундый мәхшәрдә игътибар итте.
Кабартма иреннәрем белән аңа елмайдым...
Июль, 1972 ел”

* * *
...- Ба-бы-ы-к-а- а-ем!
- Әү, кызым! Син кайда соң?
- Помоги мне! Я здесь!
- Мин паруски низнай бит, кызым!
- Мин... чердакта...ну... чормада.... Төшә алмыйм...
- И-и-и... Минем нәни песием... чормага менгән икән...
- Миңа алай әйтмә, бабыкай... Мин зур инде – тугыз яшь тула...
“Бабыкай” дигәнебез алтмыш яшьләр тирәсендәге ир-егет чорма ишегенә сөялгән баскычтан җитез генә өскә үрмәләде.

- Әллә каргаларга иптәшкә мендеңме?
- Монда карга юк... Теге... Ничек әле... Голубьлар гына...
- Мин паруски низнай бит, кызым...
- Онытканмын бит... Ә-ә-ә... беләм, беләм! ”Күгәрчен”, бабыкай!
Өй кыегындагы күгәрченнәр гөлдердәшеп калды, “бабыкай” бөдрә чәчле кызны кочып, җиргә төште.
- Нәрсә эзләдең анда, кызым?
Кызчык саргаеп беткән калын гына бер дәфтәр сузды.
- Менә, кара... Матур чәчәкләр ясалган... Шундый кызык! Мин аны укыдым... Анда бер кызны бал кортлары... ну... укусить иткән...
- Чаккан диген...

“Бабыкай “дәфтәрне алды.
- Ә-ә-ә... Әбиеңнең көндәлеге икән...
Ир-егетнең кояшта янган йөзенә сагышлы елмаю эленде. Ул кызчыкның алма битеннән үбеп алды.
- Син әбиеңә охшагансың!
-Ә-ә-би-и-е-е-ммм!!!
Кыз бөтен ишек алдын тутырып кычкырып җибәрде.
Ул арада “әбекәе” дә күренде.
- Мин сиңа охшаганмын! Бабыкай әйтте...

“Әбекәй”нең күңеле булды: кеткелдәп көлеп җибәрде. Ул арада ачулана да башлады:
- Кайда югалдыгыз сез? Соңга калабыз бит! Әллә оныттыгыз да?
- Нәрсәне, әбекәй?
- Соң, Нәзир белән Сәриянең оныклары туган дип әйттем лә! Бәбәй чәенә чакырдылар бит...
Кәрәзле балны – “бабыкай”, чәкчәкне “әбекәй” тотты, нәни кызчык бәбигә дигән бүләк курчакны күтәрде.

Бөтен ишек алды шатлык кочагында иде.
Табылдык дәфтәрнең саргайган битләрендә шаян җил уйнаклап калды...

Гүзәл Әдһәм

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading