16+

Табылдык дәфтәр (Хикәя)

“Ул” мине тагын күрмәде! Шулкадәр очынып биюемә сокланмаган берәү калды микән? Ә “ул” – күз дә салмады.  Көй башлану белән, сары чәчле сипкелле Сәрияне биергә чакырды да, аннан күзен дә алмый! Нәрсәсенә шулай төбәлгәндер: битендәге сипкелләрен санаса гына инде.

Табылдык дәфтәр (Хикәя)

“Ул” мине тагын күрмәде! Шулкадәр очынып биюемә сокланмаган берәү калды микән? Ә “ул” – күз дә салмады.  Көй башлану белән, сары чәчле сипкелле Сәрияне биергә чакырды да, аннан күзен дә алмый! Нәрсәсенә шулай төбәлгәндер: битендәге сипкелләрен санаса гына инде.

Ә мин бүген нинди матур идем! Зәңгәр борчаклы, киң итәкле яңа күлмәгем билемне тагын да нечкәрәк, буемны тагын да сылурак күрсәтә иде бит. Аягымда да һәр авыл кызы өстерәгән танкеткалар түгел, ә үкчәле түфли иде! Түфли, билгеле, апамныкы... Тик бүген аңа мин хуҗа! Клуб идәне тигезле-тигезсез булса да, мин ничек матур атлыйм да, аякларым нинди төз! Ә ул – игътибар да итмәде... Кара инде, күр инде мине! Менә бит мин! Авылның иң-иң чибәр, иң-иң- иң... сылу кызы!
Көй туктагач, Сәрияне урынына илтеп тә куйды. Культурный, чукынмыш! Нинди нәзәкәтле! Шәһәр егете шул! Минем белән биегән Нәзир исә андый нечкәлекләрне каян белсен дә, каян күрсен. Чү! Тукта! Ул да белә икән лә! Ничек өйрәнгән диген!

Мин инде Сәрия янәшәсендә басып торам. Ә Сәрия борынын күтәргән. Шатлыгыннан авызы колагына җиткән. Нинди чибәр шәһәр егете үзе аны биергә чакырган бит! Шул сөенеч кайнарлыгыннан әллә сипкелләре дә эреп югалган инде? Көнләшүемнән шартлар дәрәҗәгә җиттем. Ә үзем – елмаям. Елмаям! “Сиңа елмаю килешә. Дөньядагы иң чибәр кызга әйләнәсең!” – дигән иде Нәзир. Шуңа күрә – гел елмаям. Ә “Ул” мине күрми дә! Нишлим? Ничек итеп үземә каратыйм?
Эх! Шәһәр җирендәге кебек “дамский вальс” игълан итсәләрме! Мин үкчәле түфлиләрем белән “керт-керт” басып, аның каршына килер идем дә, оялчан карашымны аңа сирпеп, үзем биергә дәшер идем. Ул чакта мине күрми кара син! Иңбашларыма таралган чәчләремнең хуш исен дә сизәр иде микән? Апамның бик саклап кына тоткан кадерле шампунь исе лә! Сорамыйча гына юганымны белеп алса, аңа җавап бирәселәр алда әле... Тик мин ул турыда уйламыйм.

Елмаям, елмаям, елмаям...
Тагын музыка куйдылар. Нәзирнең миңа таба атлавын күрүем булды, “ялт!” Сәриянең кулыннан эләктереп тә алдым.
– Әйдә, бергә биибез!

Киттек вальс әйләнеп! Очабыз гына! Клуб идәнендәге ярыклар да онытылды. Ә Сәрия шундый яхшы әйләнә, балерина диярсең! Үзем биим, ә үзем “аны” да күздән ычкындырмыйм. Нәзир белән ни турындадыр серләшәләр. Чү! Безгә турылап киләләр. Уф! Үләм! Йөрәк дөп-дөп килә...

Килеп җиттеләр... Ниһаять, “Ул” керфекләрен миңа сирпеде... Көтмәгәндә аңа таба сузылган кулымны Нәзир чытырдатып кысып та алды, мине вальс көенә зырылдатып әйләндерә дә башлады... Фу! Әрсез Нәзиргә күтәрелеп карыйсым да килми. Аяклар үзеннән-үзе йөри, ә күңел сары чәчле Сәрия яшәшәсендәге “берәү”дә...

Клубны бикләделәр, ә без төрлебез-төрле якка таралыштык. Минем арттан һаман да шул Нәзир теркелди. Куып тотмасын дип, элдертәм генә! Ә башымда гел бер уй:
- “Ул” Сәрия артыннан китте микән? Әллә юкмы? Бәлки...
Карарга да өлгермәдем. Ну бу Нәзирне! Туйдырып бетерде инде! Самолеттай очам гына! Барыбер мине тота алмассың! Шул кирәк сиңа!

Төне буе йоклый алмый борсаланып чыктым. Гел “аны” уйлыйм. Әллә мәхәббәт шундый була микән? Белмим... Әллә... яратам инде? Гел күрәсе килеп тора бит үзен. Күзләремне йомам да хыялга биреләм... Тиле башкаемны күкрәгенә куеп, аңа сыенам... Аның каш-керфекләрен иркәлим... Иреннәре җылы, йомшактыр... Әллә төшем, әллә өнем инде – иреннәренә үреләм...
– Кызым, тор инде, тор!

Әни чәчемнән сыйпый икән. Тиз генә сикереп тордым. Ялкауланып ятсаң, кич клубка чыгармавы да бар.
– Бүген бәрәңге бакчасын китмәнләргә кирәк. Иртәгедән яңгырлар башлана ди. Үзеңә генә кала инде: мине районга чакырдылар.
Бәрәңге арасындагы эт эчәгесе, алабуталарның кирәген бирдем генә. Менә сезгә! Менә! Әрсезләнеп артымнан йөргән Нәзирнең дә, сары сипкелле Сәриянең дә тузанын очырдым. Теге, мине күрмәгән, игътибар итмәгән өчен, шәһәр егетенә дә эләкте...

Соңгы буразнаны китмәнләгәндә, әни аваз салды:
– Әстәгъфирулла! Әллә бетердең дә? Җен икәнсең, кызым! Юынып ал да, чаптырып кына чишмәгә төшеп мен. Чәй куярга тамчы да су калмаган...
Чишмә – безнең бакча башыннан бераз гына арырак, бәләкәй инешебез ярында челтерәп ята. Чиләк-көянтәләремне эләктереп, яланаяк кына суга йөгерәм. Җылы сукмак тузанында аяк эзләрем генә ялтырап кала.
– Чишмәдә юынырмын әле!
Улак буенда чиләгемне куюым булды...
“Үл-ә-ә-ә-әм! Кая гына качып котылыйм?”

Гүзәл Әдһәм 

Хикәянең дәвамы бар

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамынн кайда укырга

    Мөһим

    loading