16+

Татар “Тарзаны” (якташым, танылган көрәшче Булат Мусинга багышлана)

Әтиләре шәһәргә  йөреп эшләгән чак. Малларга печән алып кайтасы бар дип, улларын кичләтеп кенә урманга печәнгә җибәргән иде. Кайтыр юлда урманчы килеп чыккан. Әтинең правасын алырлар дип курыкканнар да машинаны куганнар гына. Менә шул машина белән авыл читендәге тирән чокырга очканчы куганнар... 

Татар “Тарзаны” (якташым, танылган көрәшче Булат Мусинга багышлана)

Әтиләре шәһәргә  йөреп эшләгән чак. Малларга печән алып кайтасы бар дип, улларын кичләтеп кенә урманга печәнгә җибәргән иде. Кайтыр юлда урманчы килеп чыккан. Әтинең правасын алырлар дип курыкканнар да машинаны куганнар гына. Менә шул машина белән авыл читендәге тирән чокырга очканчы куганнар... 

Төн тынычсыз узды. Уянган саен әллә нинди уйлар бимазалады, йокыга китсә – сәер төшләр кереп аптыратты. Күптән гүр иясе булган карт әтәй дә анда, гомердә дә күрмәгән адәмнәр дә. Алар күп, алар бар да нидер әйтә, нидер эшли. Каядыр ашыга, кемнәндер кача, кемнедер эзәрлекли. 
Гүләп торган баш белән иртәнге эшләрне эшләп алды Рәмзия: таңнан торып сыер савасы, ирен эшкә, кечкенә кызын мәктәпкә озатасы бар. Гадәткә кергән ул рәхәт мәшәкатьләр белән бераз онытылып торса да, ялгыз гына калгач, тагын төштәге күренешләрне, өзек-төзек сүзләрне исенә төшерергә, бер-берсенә ялгарга, ничектер юрарга маташты.
«Ир-егетнең эчендә иярләгән ат ятар», – диде карт әтәсе. Үз иркенә куй, үз иркендә йөрсен. Кем турында әйтте соң әле ул бу сүзләрне? Булат турында, дисәң, кем аның иркен чикләгән? Яше утызга якынлашып килүче көрәшче улының иркен ана кеше чикләрме? Көченнән килсә, ул үтәсе юлларны тагын да иркенәйтеп җибәрер иде әле. 
Ай, Аллаһ, Булат ераккарак берәр ярышка китсә, нинди галәмәттер инде, йокысы йокы булмый, төше – төш түгел. Менә тагын, улы Үзбәкстанга билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына очканнан бирле, йөрәккә урын җитми. Хәерлегә булсын! Үз иркенә куйсаң, йөрәге дә әллә кайчан Булаттан алда барып төшәр иде инде үзбәк якларына. Үз ирке... Бернигә дә бәйле булмасаң гына мөмкин хәлдер инде бу. Акчага да, бакчага да. Сабыр, сабыр... 
Рәмзия әбисеннән калган, тышлары саргаеп беткән догалыкны алды, ачмаган да көе, иреннәре үзеннән-үзе мең кат кабатланган доганы пышылдады: «Әгузе билләһи минәшшайтани раҗим...». Гел шулай, Булат көрәшкә чыгарга тиеш булса, догаларга сыена. Элегрәк бу догалык, тәрәзә яктысына елышып, яртылаш бөкрәеп утырган Газизә әбисенең җыерчыкланып беткән кулларында булыр иде. Әле дә хәтерендә: туксан сигез яшьлек әбекәй турунының (?) көрәштә җиңмәвен ишетә дә ихластан көенә башлый иде:
– И балалар, укыган да идем бит инде... И Раббым-Аллам, Булат балама багышлап укыган догаларымны кабул кылмадыңмыни? Раббым-раббым, белеп һәм белми кылган хата-ялгышларыбызны кичер, гөнаһларыбыз булса, ярлыка...
Ирешкән булгандыр ул догалар, ирешкәндер. Әбиләре бакыйлыкка күчкәч, Булат берара гел җиңелеп торды.
– Әбинең догалары җитмиме икән әллә? – дигән чаклары да булды хәтта. Йөрәк ярсуларын, тынгысызланган күңелнең шомын басар өчен терәкне Аллаһтан да, тирә-юненнән дә эзләгән хатын-кызга гына түгел, әзмәвер ир-егетләргә дә рухын ныгытыр өчен көчнең төрлесе кирәктер шул...
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан...

Рәмзия күңеленә килгән җырны әкрен генә көйли башлавын сизми дә калды. Аннары янә догаларын укып алды. Гадәттә, әнкәсенең җылы кочагына сыенып мес-мес килеп йоклап яткан нарасыйдай тынычланып кала иде күңеле. Бүген нигәдер эч поша шул. Үзбәкстандагы чемпионат төгәлләнгән булырга тиеш инде. Булат, гадәттә, ярышлар бетүгә, ватсапка ни дә булса язып куя иде. Бүген телефон мәрткә киткән. 
Менә бит! Уйлап куюы булды – хәбәр килеп ирешүен белдереп, телефон пипелдәп алды. Булат балакаем! 
«Рәмзия апа, Булаттан хәбәр юкмы сездә?» Йөрәге жу итеп китте. Сорау Булат өчен өзелеп торган кыздан иде. И бала, син дә минем хәлдәмени? Көтүдән дә авыррак нәрсә юк шул. Вакыт үчекләргә ярата ул шулай: күңел кылларыңны җәясенә киереп, шулкадәр тарта, алар һәр сүзгә зыңлап куйган кебек тоела. «Юк шул, үзебез дә көтәбез», – дип язып куйды Рәмзия. Эчтән генә «кызым» дип тә өстәде. Бирсен Ходай, «кызым» дип яратып дәшәрлек киленне нәкъ шул мөлаем кыз кыяфәтендә китереп, менә бер ел хыялланып йөри инде.
Нидер булган, димәк. Холкымны белә, юкка-барга борчымас Булат. Көрәш барган арада да «беренче әйләнешне үттем», «икенче көндәшне дә оттым, бар да тәртиптә» дип язарга вакыт таба бит ул. 
Рәмзия, кулыннан эш төшүен сизеп, альбомнар актарырга утырды. Күзләр иң элек кече улының фотосурәтләренә төшә дә, куллар үзеннән-үзе шуларга үрелә бит, ә! Хикмәт инде... 
Менә монысы башлангыч сыйныфларда укыган чагы. Райондагы лагерьга баргач төшергәннәр. Әтисе берничә көннән барып алып та кайткан иде үзен. Олырак малайлар кыерсытканнар иде. Рәмзия елмаеп куйды. Кем уйлаган, менә шул йомшак күңелле малай нык бәдәнле, әзмәвердәй егеткә – Сабантуй батырына әйләнер дип! Сабан туе батыры гына да түгел инде хәзер, аның белән дөнья чемпионатларында санлашалар! 
Тырыш шул аның улы. Максат куйса, көч түгүдән курыкмый. Ә бит ничә еллар «икенче» булып йөрде ул. Тырышып-тырышып та, никадәр көч түгеп тә, икенчелектән уза алмыйсың икән, алга атлаулары, һай, җиңел түгелдер. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, беренче тапкыр район Сабан туенда җиңүче булган иде. Менә шуннан соң башланды инде җиңүләр. 
Көрәшче шул улы! Мәйданнарда гына, келәмдә генә түгел, тормышта да көрәшче. Үзенең ялкаулыгы белән дә, куркулары, көчсезлеге белән дә күпме көрәшкәндер балакай. Рәмзия тагын фотодагы Булатка карап куйды. Дүртенче сыйныфтан үзенә план төзегән бала бит инде бу. «Ун мәртәбә чүгәләү, алты мәртәбә турникта тартылу, тугыз тапкыр идәннән этенү...». И-и-и, ул шакмаклы дәфтәргә келәйләп беркетеп куйган план! Атна саен арта бара: «Унбиш мәртәбә... егерме... егерме биш мәртәбә»! Ничек иде әле? Ә-ә-ә! «Атжимание»! Ул хаталы сүз һаман да күз алдында. Әлифбаның иң беренче хәрефе шикелле беренче буласы килү кирәк шул көрәшчегә. 
Бер тапкыр мәктәптән өй эшен күп итеп биреп кайтарганнар: сочинение дә язасы бар, әллә никадәр укыйсы да, алдагы көнгә математикадан да биремне өеп биргәннәр. Көндәлегенә карап утырды-утырды да:
– Бу эшләрнең бетәсе юк икән бүген, башны җилләтим әле, – диде һәм ... турникта тартылырга чыгып китте. Урамда салкын, җил. Юк бит, планда язылганны үтәмичә кермәде. 
– Салкын тидерәсең, улым, кер, – диеп карады әнисе.
– Ярар, малай, иртәгә турникны өйдә ясарбыз, калдырып тор, – диеп ишектән генә башын тыгып кычкырды әтисе дә. 
– Юк, – дип мышкылдады малай. – Иртәгә ул иртәгә була.
Менә шулай үҗәтләнә-үҗәтләнә үсте инде. Рәмзия ике улы бергәләп төшкән фотоны кулына алды. Бәгырь җимешләре... Тыныч кына аккан тормышның астын өскә китерә язган вакыттан соң төшкәннәр иде монысына. Ай ул көн! И-и-и, шуннан соңгы үкенүләр... Үсмер чаклары. Әтиләре шәһәргә  йөреп эшләгән чак. Малларга печән алып кайтасы бар дип, улларын кичләтеп кенә урманга печәнгә җибәргән иде. Кайтыр юлда урманчы килеп чыккан. Әтинең правасын алырлар дип курыкканнар да машинаны куганнар гына. Менә шул машина белән авыл читендәге тирән чокырга очканчы куганнар... 
Ата – беләк, ана – йөрәк, дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Сыер савып йөргән вакыты иде. Авыл башыннан килгән бик каты дөбердәгән тавышны ишетүгә, йөрәге әллә кая төшеп киткән иде. Колак төбендә генә дөмбер кактылармыни?!
Ул арада күршесе атылып керде:
– Анда авария булган, ахры. Синекеләр түгелме икән? Машинагыз күренми.
Авыл башына таба әллә үзе йөгерде, әллә шашардай булып ашкынган йөрәге. Аксап-туксап кайтып килүче балаларын күргәч кенә, җиңел сулап куйды. Исәннәр!
Булат төне буе мунча ишегалдында елап чыкты. 
– Рульдә мин идем бит... Әти ни дия инде хәзер? 
Рәмзия төне буе аны тынычландырып, саклап чыкты. 
– Гаеп миндә, – диеп карады, – төнгә каршы җибәрүче мин. Ярый үзегез исән калгансыз әле. Ярый, үзегез исән.
Юк, ишетергә дә теләмәде:
– Рульдә мин идем бит... Машинаны бетердек.
Булатка сиздерергә тырышмыйча гына эчтән үкседе ул вакытта. 
Ярый, Ходай саклады: икесенең дә бәрелгән-сугылган, тырналган җирләре шактый булса да, зур кайгы килмәде. Машинаны металлоломга тапшырдылар, йөрерлеге калмаган иде инде. Ничек фәрештәләр канатын җәеп тормаган дип әйтәсең инде монда! Ул чокырга өстән караганда да башлар әйләнеп китә. 
Рәмзия бизәкле яулыгын рәтләп алды. Булат бүләге! Кулына телефонын алып: «Ничек син, улым?» – дип язып куйды. Хәбәр барып ирешмәде. Сәер иде бу. 
Аватаркадан көче ташып торган көрәшче Булат карап тора. «Татар Тарзаны!». Бер ярыштан соң шулай атаганнар иде үзен. Көчле, матур, нык бәдәнле. Күз генә тимәсен. 
«Улым, мин борчылам бит...»
«Борчылма, әни, ярыш ярыш инде ул, форс-мажорлар да булгалап тора».
«Шулайдыр да. Көне-сәгате белән синнән хәбәр килүгә өйрәнеп беткәнмен бугай...»
«И әни! «Шул минутта һәм шул җирдә!» дисеңме?     Бу – минем девиз бит, хәтерлисеңме?»
«Хәтерләмәскә! Үзебез шуңа өйрәттек лә. Бүген яшә, бүген кирәкле бул, бүген җиңәргә тырыш, дидек.»
«О-о-о! Әтинең әле тагын бер сүзе бар. «Авырту ул вакытлыча, триумф – мәңгелек!» 
«Беләм, улым, беләм. Көрәшчедән көрәшче туадыр шул инде. Тешеңне кысып, авыртуларга түзә-түзә, җиңәргә омтылуыңны беләм».
«Башкача булмый, әни. Көч түгәргә әзер булсаң гына максатыңа ирешерсең.»
«Вакыйф абыең шулай диме әллә? Тренерыңны әйтәм.»
«Юк, монысы Мөхәммәд Али сүзләре. Ә Вакыйф абый ул чынлап та шәп кеше! Тыйнак бул, көндәшеңне сизә бел, түземле бул, ди ул.»
«Безнең көрәштә явызлык юк шул. Аның үз фәлсәфәсе. Күтәреп алып чөйгәндә дә үзең аша чөясең, хөрмәт билгесе бу.»
«Кара әле, әни, син безнең тренерны да уздырасың...»
«Уздырырсың да, улың көрәшче булса...»
Рәмзия улының фотосына карап, үзалдына сөйләшеп утыруын аңлады да елмаеп куйды. Улың көрәшче булса... Ярар, улың көрәшче булса, болай сытылып утырырга ярамас, тор әйдә, эшләрең бар. 
Стенадагы көзгедә үзенең бераз гына моңсу каратут йөзен, борчылганда да яшәү дәрте белән янып торган коңгырт күзләрен күреп, көлемсерәп куйды. Көрәшче әнисе бул да, әллә ниләр юрап утыр, имеш. Юк-барга көенүнең мәгънәсез шөгыль икәнен бел дә, үзең улларыңны нинди генә хәлдә дә тыныч калырга өйрәт тә, үзеңне кулга ала алма, имеш! 
Ул инде шактый тынычланган иде. 
Бик сирәк була торган хәл: кесә телефоны өстәлдә таралып яткан фотолар янында калды. Болай да тәртиптә булган бакчадан, юк эшне бар итеп, җилләнеп кергәндә, бәхетнең иң югары баскычларына менгерерлек хәбәр көтә иде анда: «Әнием, котла улыңны. Җиңдем бит!»
Дөнья яктырып китте. Хәер, ул һаман да шул дөнья бит инде. Шул кояш, шул ук болытлар, шул ук бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр, шул ук кешеләр. Яхшылары бар, яманнары. Мәшәкатьләрнең дә җаныңны ял иттерә торганнары бар, бар буп-бушлары, поты бер тиенлекләре. Шул көндәлек эшләрне дә мәгънәле итә торган мизгелләр бар. Ул мизгелләр сине бәхетле итә! Ул бәхетле мизгелнең исеме бүген Булат иде. Булатның чираттагы җиңүе. Рәмзия үзенең уйларына елмаеп куйды. Менә бит, бер мизгел синең бер көнлек борчуыңны сыпырды да алды. 
Бәхет өчен күп кирәкми,
Гел янәшә барсын юллар...
Күңел инде җырлый иде! Гел шулай. Әллә каян таныш җырлар искә төшә, туры килгән шигъри юллары табыла бит әле. Безгә кадәр дә безнең кебек үк шатланганнар, безнең кебек үк борчылганнар шул...
...Ә Булат, Наманган шәһәрендәге ярышлар тәмамлануга, әле җиңүнең татлы хисен бөтен җаны-тәне белән аңлап-тоеп та бетермәгән көе, сүнгән телефонын кесәсенә генә шудырды да самолетка утырганчы җитешергә дип, кибеткә ашыккан иде. Һәр барган җирдән әниемә яулык алып кайтачакмын, дигән сүзе бар иде аның. Җиңсә дә, җиңелсә дә. Бала чак планындагы шикелле, үтәми калырга ярамаган пункт иде бу.

Лилия Фәттахова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading