16+

Тылсымлы таныклык

Хастаханәгә метеор шикелле атылып кердем дә, кем янына, нәрсә өчен килгәнемне әйтергә дә өлгерми калдым, чишенү бүлмәсендә утыручы хатын:

Тылсымлы таныклык

Хастаханәгә метеор шикелле атылып кердем дә, кем янына, нәрсә өчен килгәнемне әйтергә дә өлгерми калдым, чишенү бүлмәсендә утыручы хатын:

- Рөхсәт итмим, әлегә халатлар юк, - диде, дорфа гына. Аннан соң буй-сынымны карашы белән «сканер аша» чыгарды да:
- Аягыңа бахилы кияргә кирәк иде, - дип, тупас кына өстәп куйды.
- Миндә бахилы юк, кайдан алырга була соң? - дип сорадым. Ә теге хатын исә, усал карашы белән сытардай булып:
- Дүрт ягың кыйбла, чат саен даруханә, барасың да җаның теләгән хәтле аласың. Тизрәк бул, ярты сәгатьтән кабул итү вакыты тәмамлана, - диде дә кабат урындыгына сеңде.
Эштә көнозын чабып, шул хәтле арыган идем, кайда монда даруханә эзләп йөрергә! Өстәвенә урамда да май ае түгел, үзе салкын, үзе тайгак. Шул минутта бахилы дигәннәрен, валлаһи диеп әйтәм, 5 сумга түгел, 50 сумга да сатып алырга риза идем.
Бирегә җылы сүз эзләп килүем түгел лә. Бер генә дә елмая белми торган ханымга әллә ни исем китмәде, йөрәгемә дә якын алмадым. Андыйлар хәзер атлаган саен. Сиксән дистәсен тутырып килүче Хафиз бабайның, ичмасам, күңеле һәрвакыт көр, йөзе ачык. Ул минем гаиләмә дус-карендәш тә, туган-тумача да түгел. Аның белән элек бер йортта күршеләр булып бик матур, тату яшәгән идек. Инде ничә еллар башка йортка күчеп киткән булуыбызга карамастан, әллә кайдан танып алып, сәлам бирә, хәл-әхвәл сораша. Шуңа, аның хастаханәдә икәнен ишетү белән, тизрәк килеп тә җиттем.
Шул тиклем килеп, кире борылып китмәм бит инде, дип, сумкамда алай-болай бахилы табып булмасмы дип, актарына башлаган идем, күзем кызыл тышлы таныклыкка төште. Әһә, мин әйтәм, гади телне аңламыйсыз икән, башкача сөйләшеп карыйк. Башымны горур күтәреп, вак-вак кына атлап, янып торган кызыл таныклыгымны кулыма алдым да кабат теге түти янына киттем.
- Карагыз әле, апа җаным! Менә бер генә дә уйнап йөри торган чак түгел. Эш белән килдем мин, бик җитди эш белән. Беләсездер, хәзер олы яшьтәгеләргә кадер-хөрмәт арта, бигрәк тә тыл батырларына дәүләт, хакимият тарафыннан зур игътибар күрсәтелә, сугыш ветераннарына фатирлар да бирелә... - дип, пулеметтан аткан кебек тезеп киттем. - Сезнең хастаханәдә дә шәһәребезнең бик ихтирамлы кешесе ята. Унберенче палатадагы Хафиз Хакимулла улы Җиһаншинның хәлен белергә килгән идем. Аны күреп булыр­мы икән? Кермичә китә алмыйм, җирле администрациядә шул хакта сөйләргә кирәк. Ышанмасагыз, менә шушы таныклыгымны карагыз. Анда шәһәребезнең башлыгы имзасы да бар, - дидем, кып-кызыл төстәге таныклыгымны теге апаның борын төбенә үк төртеп.
Күземне ачып йомарга өлгермәдем, шул арада җилкәмдә ак халат пәйда булды, бахилы дигәннәре дә тиз арада табылды, әллә үзләре йөгереп чыкты инде?! Биш сум сузган идем:
- Юк-юк, сез нәрсә? Кирәкми, бездә бар да бушлай! Әйдә узыгыз! - дип, үзе бөтерелә, үзе бертуктаусыз елмая. Анысы да монысы, бая гына атлыйммы-юкмы икән дип йөргән апакаем янымда гармунсыз бии! Күр, үзенә елмаю килешә икән! - Рәхим итегез, әйдәгез, үзем озатып куям, йә адашырсыз тагын, - дип, култыклап алып, мине өченче катта урнашкан унберенче палатага кадәр озатты.
Администрациядә эшләүче күршемнең таныклыгы миңа да ярап куйды әле. Ярый әле, беркөнне миңа кергәч, онытып калдырган...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading