Юл аша чыктым да урамның уң ягыннан - тротуардан барам. Шәһәрнең кайбер урамнарында халык ерып йөрмәле түгел, ә монда - берән-сәрән генә. Көне дә килешкән тагын - апрель кояшы иртәдән үк ягымлы карый; юллар чиста, йортлар пөхтә.
Миңа кирәкле бинаның колонналары тротуарга ук чыгып тора. Шуңа күрә алар артында мин берни күрмим диярлек. Чөнки колонналар калын, биек һәм алар гадәти түгәрәк түгел, ә шакмаклы. Хәер, мин игътибарымны әллә ни читкә сибәргә тырышмыйм да, аңлашылса кирәк, бөтен уем, өметем шул колонналы бинада. Миңа кирәк кеше анда эшли.
Ул йортта элегрәк булгаласам да, бу иптәш анда кереп утыргач, йомышым төшкәне юк иде әле. «Андамы ул, юкмы? Шалтыратмадым да. Кабул итүендә шигем юк, билгеле. Эшендә генә була күрсен». Әлбәттә, тугызга ук барсаң да ярыйсы икән, ләкин таң тишегеннән чекерәеп килеп утыру ничектер уңайсыз тоелды.
Үтә дә биек, авыр имән ишекләрне көчкә ачып, эчкә үттем. Уңда милиционер утыра. Ләкин мин аңа карамаска тырышам. Югары күтәрелә торган баскыч янында, уң як диварда, кемнең кабинеты кайсы катта икәнен язып элгәннәр. Әһә, олы урындагылар икенче катта икән. Мин туктап тормыйм, салмак кына, башны мөмкин кадәр текә тотарга тырышып, бизәкле тимер баскычтан югарыга таба атлыйм. «Туктатырмы милиционер, юкмы? Туктатса, нишләргә? Хәер, кемгә керәсемне әйтермен». Юк, туктатмады. Сулга таба борылгач, эчкә җылы керде. Хәтта батыраеп, аны тиргәп аласы иттем. «Ә нигә монда утыра ул чалбар төбе туздырып? Нәрсә, әллә кулаклар заманымы? Чапан астына кыска көпшәле мылтык яшереп керүче сакаллы агайлар юктыр бит? Урамда тәртип саклыйсы урында...»
Баскычта, ике этаж арасында туктап, бөтен диварны биләп торган көзге каршында чәчемә тарак тидереп алдым. Кыяфәт ярыйсы кебек. Эшләпәне кидем, аяк астына төшкән дипломатны янә кулга тоттым.
Өске катта уңда һәм каршыда ике ишек. Икесенә дә «Приемная» дип язылган. Кызык, гадәттә оешмаларда берәр генә кабул итү бүлмәсе була. Әлбәттә, миңа кирәкле кеше ул серле бүлмәләрнең берсендә утырмыйдыр әле. Шулай да, белмәссең тагы. Тәвәккәлләп каршыдагы ярымачык ишеккә башны тыктым.
- Әйтә алмассызмы, Чабатов кайда утыра?
Ишеккә таба якынлашып килүче таза гына бер хатын минем каршыда диярлек туктады.
- Сулга борылгач, күрерсез.
- Рәхмәт.
Ярар, бу да булды. Чүт кенә, ул да булды, кыз кирәк, дип ычкындырмадым. «Онытылма, егет!»
Атлыйм. Борылам. Әһә, менә! Ә юк, монысы түгел икән. Тәк, тәк диярсең дә, барып та җитәрсең. «Шулай да чамалабрак, агайне, бу бинаның коридорында да синең фатирыңның йокы бүлмәсендәгедән затлырак кып-кызыл келәм икән. Читләтебрәк атла. Менә шулай. Шулай». Төбенә хәтле каерып ачып куелган бер ишек янына җиткәч, үрелеп ишек артына карадым. Менә бит - нәкъ үзе, рәхмәт төшкере. Фамилиясе язылган. «Приемная» дигән мөһер сугылмаса да, монда да алгы бүлмәдә секретарь утыра икән.
- Исәнмесез. Альфред Бикбаевич үзендәме?
- Ә сез кайдан? Ни йомыш? - дип сорады секретарь хатын.
- Миңа аны күрергә кирәк иде.
- Ә сез алдан сөйләшкән идегезме? Сәгать ничәгә?
- Юк, мин сөйләшмәдем.
- Ул киңәшмәдә, бер егерме минуттан булыр.
Мин, каккан казык кебек, бүлмә уртасында сураеп басып торуны килештермичә, урындыкка утырдым, дипломатны аяк астына куйдым. Секретарь үз эшенә чумган: кергәннәрнең кәгазен алып кала, шалтыратканнарга җавап бирә, шул арада машинкасын өзлексез тыкылдата.
Мин сәгатькә карап алдым да, ишек катындагы элгеч янына барып, эшләпә белән пальтоны салып куйдым, ә дипломатны үзем белән аласы иттем. Нигәдер аңа ияләнелгән, өстәвенә дипломат белән саллырак та сыман. Кулны кая куярга белмичә, үрә катып басып та тормыйсың, һәрхәлдә, бер кул буш түгел.
Бүлмәгә тагын бер адәм керде. Секретарь аңа да шул ук сорауларны яудырды. Бу адәм тугыз да утызга дип сөйләшкән икән. Нишләсен, көтә. Ул, өс киемен салып, папкасын кулына тотып, минем белән янәшәдәге ике буш урындыкның читтәгесенә чөңкәйде.
Кабул итү бүлмәсе шактый зур, биек. Китап шкафы һәм шифоньердан тыш киенү-чишенү өчен дә стенага беркетелеп аерым шкаф эшләнгән; ул кабинетка керә торган ишек белән янәшә. Идәндә затлы палас. Секретарьның эш өстәле икәү: түрдәгесендә - зур машинка һәм яшел пыялалы өстәл лампасы, ә икенчесендә - кәгазьләр. Стенада җыйнак кына бра.
Кабинетта электрикмы, элемтәчеме эшли икән. Кулына «карга борыны» тоткан берәү чыгып, секретарь белән сөйләште һәм алар бергәләп кабинетка кереп киттеләр. Секретарь озак юанмады, тегесе - калды.
Җыештыручы булса кирәк, төсе уңган зәңгәр халатлы, чөеп бәйләгән ак яулыклы бер апа кереп, секретарь белән чыш-пыш килде дә шундук чыгып та китте.
Аның артыннан ук озын буйлы, калын кара мыеклы егет керде. Ак костюм, ак туфли кигән, салмак хәрәкәтле, үз-үзеннән канәгать чырайлы бу кеше озак еллар монда берәр бүлектәдер, мөгаен, ләкин батырып эшләүче икәне сизелми. Җил ягына борын куеп җайлашып яшәүче консультантмы, референтмы? Һәрхәлдә, шушы бинада көн үтсенгә йөрүчедер. Ул әледән-әле галстугын төзәтә. Галстук аның симез муенын кыса. Әзрәк бушатса булмый микәнни? Янга таралган чем-кара шома чәченә кул тидереп алганда, көзгегә күз салырга да онытмый.
- «Хуҗа» чыкмадымы әле?
- Юк.
- Ә син кичә тегене әйтмәгән идеңме?
- Кичә кәефе начар иде. Бүген исенә төшерермен.
- Тырыш инде. Мин син сораганны эшләдем...
Егет чыгып киткәч, йөзе яктырган секретарьны җентекләбрәк күзәтәм. Өстендә аркылыга буй-буй күлмәк (аның тулы гәүдәсен тагын да калынрак итеп күрсәтә), сары чәчләре кыска, яше уртача - кырыклар тирәседер. Буе да уртача, әмма биек үкчәле туфли аны шактый озын күрсәтә - бая кабинетка кереп чыкканда игътибар иткән идем.
Күзле бүкән кебек, тасраеп, эшсез утыру бик читен икән. Миңа якын өстәлдә газеталар да бар-барын, ләкин сорарга гарьләндерә, рөхсәтсез үренергә читенсенәм. Менә шулай тез чәнчеп, сирәк-мирәк миңа яны белән торган шифоньерга эленгән түгәрәк көзгегә карап, ярты сәгать утырам инде. Аптыраганнан иелеп, оекбашларымны тартып куям. Башка җирдә хилафлык күренми шикелле. Чәч тә ярыйсы гына. Бая чишенгәндә элгеч янындагы көзгегә карап тараган идем. Дипломат идәндә, сул кул белән эләктереп алырга җайлы итеп куелган. Хәерле булсын, ун да тулып килә. Икенче урындык аркасына уң кул терсәге белән таянып, җәелебрәк утырырга тырышам. Ләкин барыбер бу биек түшәмле, авыр имән ишекле бинада үзеңне кечерәеп, югалып калгандай сизәсең. Бу сиңа өендәге кебек, диваныңа кырын ятып, хатының кичке чәйгә дәшкәнне көтү түгел.
Киңәшмә бетте, ахрысы, коридордагы йомшак келәмгә ялтыравык ботинкалары белән тавышсыз гына басып, берничә ир-ат узып китте.
Ниһаять, Ул керде. Кул биреп башта минем белән, аннары ике иптәш белән исәнләште. Аларның соңгысы әлерәк кенә кергән иде. Чабатов секретарьдан нидер сораштырганда, бүлмәдә тагын ике кеше пәйда булды. Аларга сүз катты бу. Миңа исә - ләм-мим. Мин инде алдан ук уйлап та куйган идем бит. Әйтик, әгәр, нинди җилләр ташлады, дип сораса, ике генә минутка кереп чыкмакчы идем, диярмен. Ул, нишләп алай бик тиз, дисә, эш кешесенең кадерле вакытын аласым килми, йомыш та вак-төяк кенә, диярмен дип уйлаган идем.
«Карга борыны» тоткан егет кабинеттан чыкты, секретарьга нидер әйтеп китеп барды. Кабинет хуҗасы белән берәү кереп киткән иде, икенчесе өстәлде, шактый озак торып чыктылар. Миннән соң килгән дә көтә. Ә кабинетка янә өченче берәү кереп китте. Чыктылар. Әйе, Үзе дә чыкты. Без икәү әле. Тугыз да утызга килгән дә көтә бит. Беребезне дә чакырмыйча минем янга килеп басты бу. Юри кычкырып сорады:
- Хәлләр ничек?
Мин тордым. Буйлар тигез диярлек. Элек ул озынрак шикелле иде. Хәер, калынаюдан тәбәнәгрәк күренәдер.
- Әйбәт, - дидем мин, мондый комедиянең нигә кирәген аңышмыйчарак.
Минем терсәктән тотып, аркадан какты бу.
- Молодец! - Пауза ясады. - Моннан соң керерсең.
Минем янәшәдәгегә баш изәп әйтте ул бу сүзләрне. Чырае якын ук булганга, элек ут уйнап торган күзләренең ничектер тоныклана төшүен шәйләдем, кием-салымы да энәдән-җептән түгел шикелле. Дөрес, барысы да үз урынында: ак күлмәк, галстук, затлы костюм, ялтыравык туфли. Ләкин ничектер таушалган кыяфәт.
Кереп киттеләр. Мин монда төгәл бер сәгать утырам инде. Дөрес, мин ничек тә үз-үземне юатырга, әйтер идем, юмаларга тырышам. «Алар эш кешеләре, хәл итәсе мәсьәләләре дә мөһим. Бәлки, шул минутларда миллионлы шәһәрнең язмышы, һич булмаса, ярты халыкның язмышы хәл ителәдер», - дип тә уйланам. Ләкин күңел дигәнең... Әллә бөтенесенә кул селтәп китеп барыргамы? Секретарьга, дәрәҗәне төшермәс өчен, Өлкә Комитетына чакырулы идем, гафу үтенерсез, дияргә була. Яки, үземә кеше килергә тиеш иде, дисәм дә ярый. Ләкин... ул ничек аңлый бит? Ышанам, ул минем китүне дөрес аңлар. Һәм кабат килү... файдасыз булыр.
Аның сөйләшүендәге мыскыллы-түбәнсетүле тон мине шаккатырды. Мин бит аны егерме еллап беләм. Без - райондашлар. Урта мәктәптә бергә укыдык. Аннары ул сәүдә институтын бетерде, ә мин - педагогия. Хет, ни йомыш, дип сорасын иде. Сүзләрем дә әзер бит. Элек ул болай түгел иде. Инде ничә кабинет алыштырды, моңарчы мин аңа бары бер мәртәбә йомышым төшеп кердем. Шул минутта ук, гәрчә каядыр ашыкса да, кабул итте һәм мин кабинеттан чыкканчы, телефоннан шалтыратып, гозеремне хәл итте. Анысына рәхмәттән битәр сүзем юк. Хәер, элек аның урыны түбәнрәк иде. Аның каравы кешелеклелеге югарырак булды микәнни? Югыйсә кыяфәт әллә ни үзгәрмәгән: зур баш, коңгырт бөдрә чәч, түгәрәк тук йөз, мин белгән затлы аксыл костюм (ул әзрәк кысанлана төшкән). Дөрес, хәрәкәтләрендә салмаклылык сизелә, элеккеге ут чәчеп торган егет юк.
Кабул итү бүлмәсенә түшенә район советы депутаты значогы таккан бер адәм керде. Монда эшләүче яки бу кабинетка еш керүче, күрәсең. Кемгәдер шалтырата.
- Әле генә «хуҗа»да булдык, иманны киде. Павильоннарны эшләргә, бу шимбәгә өлгертергә кирәк, ди. Мин синең белән, Фәлән Фәләнеч, юньләп сөйләшәм, аңлатам. Ә безне монда алай песиемләп тормыйлар, утлы табага бастыралар. Юк, уналтысына түгел, ә тугызына кирәк. Буяучыларның барысын шунда куй. Шимбә көн Югары Совет сессиясе. Бөтен нәрсә ялтырап торсын! Төнлә эшлә. Мин синең урында чагында бер төн эчендә...
Ахыры бар.
Комментарийлар