16+

"Үзе картаеп беткән, үзе һаман да матур Гамбәр дип сөйли..."

...Бабай белән әби еш төшкә керә. Шул ук җыйнак өй, самавыры шаулап торган шул ук өстәл. Бабай, яшь чагыңны сөйлә әле дип сорасаң, мөгаен, “матур Гамбәр” турында сүзен башлар иде. Без инде элеккегечә көлмәс идек. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен үз күзлегеңнән һәм тормыш тәҗрибәңнән чыгып бәяләү бөтенләй икенче нәрсә икән. Хәзер без бу хатирәләрне сокланып искә алабыз.

"Үзе картаеп беткән, үзе һаман да матур Гамбәр дип сөйли..."

...Бабай белән әби еш төшкә керә. Шул ук җыйнак өй, самавыры шаулап торган шул ук өстәл. Бабай, яшь чагыңны сөйлә әле дип сорасаң, мөгаен, “матур Гамбәр” турында сүзен башлар иде. Без инде элеккегечә көлмәс идек. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен үз күзлегеңнән һәм тормыш тәҗрибәңнән чыгып бәяләү бөтенләй икенче нәрсә икән. Хәзер без бу хатирәләрне сокланып искә алабыз.

– Бабай, яшь чагыңны сөйлә әле...

Бабайның күзләре очкынланып китте. Җыерчыклар сыргалаган шадра бите тартылып куйды. Аякларын берсе өстеннән икенчесенә күчерде дә бармакларын тез өстендә уйнатып, бераз уйланып алды.
– Без яшь чакта кырга печән чабарга йөри идек. Иртә таңнан торабыз, чалгы- сәнәкләребезне алып, ат арбасына төяләбез. Шыгырдаган арба “көенә” кайберләребез йокыга китә. Басуга җитүгә, җәһәт итеп арбадан сикереп төшәбез дә эшкә тотынабыз. Егетләр печән чаба, кыз-кыркын сәнәккә ябыша. Алар арасында әбиегез дә бар иде. Авылда аны матур Гамбәр диләр иде...

Карт бабаебыздан бу сүзләрне ишеткәч, без пырхылдап көлеп җибәрәбез...
– И-и-и, шуларга сөйләп торам бит әле... 

Бабай җәһәт кенә торып баса да өйалдына чыгып китә. Ә безгә кызык... 

Үзе картаеп беткән, үзе һаман да матур Гамбәр дип сөйли. Нинди матур булсын инде әби – чәче агарган, йөзе тулы җыерчык... Күрәсең, бабай өчен ул хәзер дә иң чибәре, сөйкемлесе.

Хәер, нишләп хәзер генә. Гомере буе шулай булды ул аның өчен. Балалыгыбыз белән бабай йөрәгендә нинди мәхәббәт яшәгәнен аңламаганбыз гына. Ә ул ярата да, кадерли дә белгән әбине. Гомере буе матур Гамбәр итеп саклыйсы килгәндер, мөгаен. Ә әбиебез, чыннан да, чибәр иде. Йомры гәүдәле, күзләре, сөрмә тарткандай, куе коңгырт төстә. Куллары да авыл хатын-кызларыныкыннан үзгә, зур һәм кытыршы түгел, үзләре кечкенә, үзләре йомшак. Өстендә һичкайчан гади ситсыдан тегелгән халат-мазар күрмәссең. Күлмәк, бары күлмәк. Аның да затлысы, матуры. Әбинең авылда үз тегүчесе бар иде. Шуңа да аның күлмәкләре һичкемнеке белән кабатланмас. Йон тукымадан тегелгән кара кызыл төсендәгесе аеруча истә калган. Күкрәк өлешендә ике планка, гади сәдәф күлмәк төсендәге материал белән тышланган, якасы түгәрәкләп эшләнгән, “складлы” итәкле күлмәген ул гадәттә бабай белән кунакка барганда кия. Шундый ук фасондагы ачык зәңгәр төстәгеләрен өйдә кию өчен тектерә. Һәр күлмәккә туры китереп төрле төстәге чын ташлардан эшләнгән көмеш брошьлар. Көмеш алкалары да йөзекләре белән бер комплектта. Калын беләзекләрен дә бары тәһарәт алганда һәм мунча юынганда гына сала. Башына да гади яулык бәйләгәнен хәтерләмим. Бакуда яшәүче уллары аңа махсус йон тукымадан эшләнгән һәм кара җирлеккә зур чәчәкләр төшерелгән яулыклар алып кайталар иде. Әбиебез әлеге дә баягы кара кызыл һәм ачык зәңгәр төсләргә өстенлек бирә иде. Яулыгын да һичкайчан бөкләп түгел, туздырып бәйләде. 

Әби белән бабайның кунакка җыенулары әле дә күз алдымда. Бабай өстендә соры төстәге буй-буйлы “пражский” (ни өчен алар аны шулай атагандыр?) пинжәк, башында – түбәтәй, аягында – кунакка йөрер өчен аерым сатып алынган кызыл эчле галош. Ерак әби кара кызыл күлмәген кия, алка-йөзекләрен, брошен кадый һәм чәченә чулпы тага. Күзенә сөрмә тартырга онытмый. Ирененә дә сизелер-сизелмәс алсу төс кертү өчен сөртә торган әйбере бар. Әмма ул аны бездән ерак җыя иде. Чигүле читекләре дә берничә. Кунакка барганда шундый ук кара кызыл төстәге ефәк җеп белән чигелгән читеген кия һәм аларны “үзбәк” галошына “чумыра”. Кулында – көмешсу төстәге каптырмалы кечкенә ридикюль. Көзге-кышкы чорда соры төстәге затлы пәлтәсен кия.

Әбиебез сәяхәт итәргә хирыс иде. Әле уллары янына Кавказга китә, әле Уралга кызы янына юл ала. Әле безгә Иске Әмзәгә килә. Яңа Әлмәттәге йорты, хуҗалыгы өчен җаны тыныч, чөнки анда бабай кала. Болай да бабай әбине терлек янына чыгармый, тавыкларга бәрәңге болгату кебек эшне үзе башкара иде. Ул гынамы соң? Сыерны да үзе сава, сөтен сөзеп, чоланга кертеп куя. Мич ягу, терлекләр эчерү өчен су ясау – бабай барысына да өлгерә иде. Бабайның идән астыннан бәрәңге чыгару хатын-кыз эше түгел дигәненә дә һәрчак гаҗәпләнә идек. Шулай булмый ни, безнең өйдә бу эшләрнең барысын да әни башкара бит...
Әбиегез ни эшләде, дисезме? Ул иртә таңнан өен җыештыра, матур күлмәген кия, туздырып яулыгын бәйли һәм... ашыкмый-кабаланмый иртәнге аш әзерли.
– Карт, ни пешерим?

Ризыкка талымсыз бабабызның җавабы гел бер: үзең ни яратасың, шуны. Мичтә пешкән камыр ризыгы өстәлдән һичкайчан өзелми. Мич узуга, әбиебез тимер чуенга дөге белән кабак куя. Өстәлдә электр самавыры (аларның күмер самаварыннан файдаланганнарын күргәнем булмады) чыжлый, янәшәдә ике чәйнек.
– Бусы – әбиегезгә, – дип бабай нечкә тоткалы, кара кызыл чәчәкләр төшерелгәнен самавыр тәлпәге өстенә менгереп утырта.
– Ә бусы – калганнарыбызга.

Ни өчен ике чәйнек? Без шук бала-чага әби белән бабай алгы бүлмәдә булганда моңа җавап та таптык. Баксаң, әби чәйнегендә һинд чәе, безнекендә грузинныкы икән. Әбинең бал савыты да аерым. Алсу төстә. Шулай ук нәфис итеп эшләнгән савытта – бал, безнең савытта карлыган кайнатмасы була иде. Әби бал гына ашаганлыктан, бабай җәен күрше Сәләнгештәге таныш урыс картыннан зур эмаль чиләк белән бал алып кайта һәм аны әби утыра торган өстәл читенә урнаштыра. Бал әбиегезгә генә дип кисәтеп тә куя.

Әбинең тәмле әйберләр яратканын белгәнгә, бабай еш кына кибеттә товар кайтканны көтеп ала иде. Свежий, кыссаң учка сыярлык “сайка” сортлы йомшак ипи, “эшләпә” конфет, мармелад – барысы да әби яраткан “тәмлүклар”.

Әби белән бабайның намаз укуларын да еш искә төшерәм. Бабай иртәне азаннан башлый иде. Төз гәүдәле, озын буйлы бабайның кулларын колак артына куеп аһәңле итеп азан әйтүе әле дә колагымда. Әби бу вакытта бар эшен ташлап мичкә сөялеп утырып дога кылыр иде. Бабай намазны тәмамлагач, әби шул ук бүлмәдә чаршау артына намаз укырга керә. Монысы да алар гаиләсенең алыштыргысыз ритуалы булып тора иде.

...Бабай белән әби еш төшкә керә. Шул ук җыйнак өй, самавыры шаулап торган шул ук өстәл. Бабай, яшь чагыңны сөйлә әле дип сорасаң, мөгаен, “матур Гамбәр” турында сүзен башлар иде. Без инде элеккегечә көлмәс идек. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен үз күзлегеңнән һәм тормыш тәҗрибәңнән чыгып бәяләү бөтенләй икенче нәрсә икән. Хәзер без бу хатирәләрне сокланып искә алабыз. Мондый ихлас ярату, кадерләүне ничек яулаган икән матур Гамбәр әбиебез дип уйланабыз. Серен дә аңлыйбыз шикелле. Заманында матур кыз мәхәббәтен яулап үзе дә дәрәҗәгә ирешкән ләбаса ул. Әле әбиебезнең каенана-каенатасын зурлап яшәвенә рәхмәте дә булгандыр шулай. Һәрхәлдә, әби белән бабабыз корган иманлы, мәхәббәтле гаилә тормышы балачагыбызның иң матур хатирәсе булып әле дә күңелне җылыта, якты сагышка салып мәрхүмнәребезне сагындыра, юксындыра...

Резеда Гиняева

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading