16+

Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя)

– И-и, сөйләшергә оста инде үзең, – диде Камилә куанып. – Хезмәтне буш калдырмыйлар бит инде аны. Чәй куеп җибәрим әле, шәһәр күчтәнәчләре белән сыйланырсың. Кичә сеңлем Гөлнара каникулга кунакка кайткан иде. Әйткән идем бит, университетта юридик факультетта укый дип. Киләсе җәйгә тәмамлый инде, Аллаһ боерса.

Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя)

– И-и, сөйләшергә оста инде үзең, – диде Камилә куанып. – Хезмәтне буш калдырмыйлар бит инде аны. Чәй куеп җибәрим әле, шәһәр күчтәнәчләре белән сыйланырсың. Кичә сеңлем Гөлнара каникулга кунакка кайткан иде. Әйткән идем бит, университетта юридик факультетта укый дип. Киләсе җәйгә тәмамлый инде, Аллаһ боерса.

Дәвамы. Башы: Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя), Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя)

 – О, үзебезнең адвокат булачак алайса, – дип шаяртып калды Госман, кече бүлмәгә кереп киткән Камилә артыннан.
 Кемне сөйләшсәң, шул каршыңа килер, дигән гыйбарәне раслагандай, китапханә ишегендә Гөлнара пәйда булды. Ул апасы Камиләгә ике тамчы судай охшаган иде, шунлыктан, ишек тарафына, эшеннән бүленмичә генә, күз сирпеп алган Госман аңарда башка кешене абайламады да.
 – Урамга тәрәзә аша гына сикердеңме әллә син? Чыкканыңны сизми дә калганмын, – дип, китап киштәләре арасыннан аваз салды егет.
 Сәлам бирергә дип авызын ачкан кыз мондый сәер каршылаудан аптырап калды. Аннан игътибарын туплап үзе сүз катты:
 – Гафу итегез! Мин сезне аңламадым. Әйтмәссезме, Камилә апа кайда икән?
 – Ну, артист, ну... – дия-дия киштәләр арасыннан килеп чыккан Госман бу юлы инде үзе телен йотты.

Башлыгын салып, кара чәчләрен матур ак тун якасына таратып җибәргән, салкын һавада битләре алсуланган, озын керфекләренә бәс кунган Гөлнара әкияти Кар кызын хәтерләтә иде. Күз карашлары очрашкач, икесенең дә күңелләре тибрәнеп куйды, әйтерсең алар арасында күптәннән, бик күптәннән нидер булган һәм менә йөз, ә бәлки, мең елдан соң кабат очрашканнар да, бер-берсен танымыйлар иде. Камиләгә карата мәхәббәте инде какшамас рәвештә ныгыганлыктан,

Госман күңелендә кузгалган бу халәткә әлеге мизгелләрдә артык әһәмият бирмәде, моны матур кызларны күрүдән бер алгысыну, нәфес коткысы гына, дип уйлады.
 – О, Гөлнара туташ килгән икән бит. Әйдә-әйдә, рәхим ит! – диде Госман.
 Ул кунак кызны апасы күрсәткән рәсем буенча танып алган иде инде.
 – Әллә сез күрәзәчеме? – дип шаяртты Гөлнара.
 – Юк, күрәзәче түгел шул. Мин – Госман.
 – Ә-ә, сез Госман абый мени, – дип җитдиләнә төште Гөлнара. – Камилә апамның...
 – Әйе-әйе, нәкъ үзе буламын. Әйдә, Камиләне сөендерик әле, ул кече бүлмәдә чәй әзерләп йөри иде.

 Апа белән сеңел көлешә-пышылдаша серләшкән арада Госман китап киштәләрен ныгытып бетерде. Шуны гына көткәндәй, кызлар аны табынга дәште.
 – Инде икенче юлы чәйләп кенә калмыйча, юрист дипломын шампан шәрабы белән юарга язсын, – диде Госман, шәһәр-авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә сыйланып утырганда.
 – Рәхмәт! Аллаһ боерса билгеләп үтәрбез. Мин сезнең икегез өчен дә бик шатмын, – диде Гөлнара.
 ...Авыл халкы кышны хәвеф-хәтәрсез генә үткәреп март аенга аяк басты. Салкын көннәрдә күбрәк өйдә утырган өлкәннәр, бала-чага урамга, кояшка тартылды.
 – Э-хе-хей, кешеләр бармы монда? – дип, гүя урман эчендә аваз салгандай, китапханәгә Зөлхәбирә карчык килеп керде.
 – И-и, Зөлхәбирә апа икән, ләбаса, – дип каршы алды аны Камилә. – Байтактан күренмәдең, исән-сау гына яшисеңме?
 – Салкын булды бит, кызым, Камилә. Салкында чыгып йөрмәдем, бөркәндем дә яттым юрганыма аю кебек. Хе-хе...
 – Авырмагач бик әйбәт булган инде. Язлар да җитте, әнә. Тагын да тернәкләнеп китәрсең дим.
 Зөлхәбирә карчык урындыкка утырган җиреннән генә, тәрәзәдән урамга күз ташлый-ташлый, мамык шәлен муенына тарткалап куйды.

Дәвамы бар

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading