16+

«Чәйнек»ләрнең тизлеге - 70тән артмаска тиеш, ә мотоцикл йөртүчеләгә 110 белән «куарга» ярый

Яшь автоһәвәскәрләргә автомобиль тизлеген сәгатенә 70 километрдан арттырырга, ватылган башка транспорт чарасын "буксир"га алырга ярамаячак.

«Чәйнек»ләрнең тизлеге - 70тән артмаска тиеш, ә мотоцикл йөртүчеләгә 110 белән «куарга» ярый

Яшь автоһәвәскәрләргә автомобиль тизлеген сәгатенә 70 километрдан арттырырга, ватылган башка транспорт чарасын "буксир"га алырга ярамаячак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә, Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, төзәтмәләр Хөкүмәт каравына тапшырылган. Канун проекты гамәлгә кертелсә, мотоциклчыларны сөенеч көтә: автотрассаларда мотоцикл тизлеген хәзерге 90 урынына сәгатенә 110 километр тизлеккә җиткерергә рөхсәт ителәчәк. Транспорт чарасын идарә итүдә ике ел стаж туплаганчы яшь автоһәвәскәргә автомобильдә" иң югары тизлек" - сәгатенә 70 километр белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк.

"Начинающий водитель", "Шипы", "Учебное транспортное средство", "Автопоезд", "Инвалид за рулем", "Глухой водитель" тамгаларын автомобильнең алгы яки арткы тәрәзәсенә беркетү мәҗбүри булачак. Әгәр тиешле тамга булмаса, транспорт чарасын йөртү тыелачак. (Тракторга, үзйөрешле машинага, мотоциклга мондый тамгалар беркетү каралмаган). Таләп үтәлмәсә, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 12.5 матдәсе нигезендә 500 сум штраф та салыначак. Хәзергә бу тамгаларның автомобильдә булуы ирекле: кем куйган, кем куймаган, штраф та юк. Транспорт чарасына дәүләт техник каравы узганда гына сораулары ихтимал.
Европа илләрендә бу рәвешле таләпләр инде гамәлдә. Италиядә, мәсәлән, яшь автоһәвәскәрләргә трассада автомобиль тизлеген сәгатенә 90 километрдан арттырырга рөхсәт бирелми. Франциядә яшь автоһәвәскәр билгеле бер километрларны туплаганчы янәшәсендә тәҗрибәле йөртүче һәрвакыт утырып йөрергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчеләре әйтүенчә, транспорт чарасын идарә итү стажы 3-5 елга кадәргеләр юл һәлакәтләренә ешрак эләгә.
Тәҗрибәсезлек үзен нык сиздерә, әлбәттә. ЮХИДИ идарәсенең пропаганда хезмәте җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов" күпчелек автоһәлакәтләрнең сәбәпчесе-тизлек таләпләрен сакламау" дип саный. Шушы уңайдан юл хәрәкәте иминлеге эксперты Рауль Тинчуринның да фикерләрен белештек.

- Бу төзәтмәләр канунга кертелгән очракта да, аларның үтәлешен тәэмин итү бик четерекле мәсьәлә булачак. Автобус трассада сәгатенә 70 километр тизлектә барырга тиеш. Пассажирлар утырткан автобус йөртүчеләрнең кайберләре сәгатенә йөз километр белән "оча". Җиңел автомобильдәге яшь-җилкенчәк автоһәвәскәрләрнең, түземлек саклап, сәгатенә 70 километр белән генә барулары шикле. Европа илләрендә инспекторлар кагыйдә бозучыларны автомобильдәге тамга буенча ачыклый. Бездә дә шулай булыр. Ләкин, юлларда һәркемгә бердәй кагылышлы билгеләр бар бит инде: 60 яки 90. Транспорт чаралары агымы шушы тизлеккә көйләнә. Әйтик, яшь автоһәвәскәр 90 урынына сәгатенә 70 километр, йә аннан да түбәнрәк тизлектә хәрәкәтләнә башлый. Күз алдына китерегез, юлда нинди тыгылыш һәм киеренке хәл килеп туачак. Проектлар юл хәрәкәте иминлеген ныгыту максатларында әзерләнә инде ул. Беренче чиратта үзебезгә башыбызны эшләтергә, кагыйдәләрне тәгаен үтәргә кирәк,- диде Рауль Тинчурин.

Рульне ике куллап чытырдатып тотып, башны тәрәзә пыяласы аша чыгардай итеп сузып, автомобильдә тәүге мәртәбә баруым егерме елдан соң да хәтердә. Арттан кычкырталар, яннан баш чигәләренә бармак боргалап күрсәтәләр. Минем каушаудан маңгай тирләгән, гәүдәдән пар бөрки. Шаярап кына да түгел, чын "чәйнек", дип әйтсәң дә була иде. Хәзер юлда шушы сыйфаттагы "чәйнек"ләрне очраткач, елмаеп куям, юл бирәм. Исән-сау йөрсеннәр, ияләшсеннәр. Вакыт тиз уза, тагын яңа "чәйнекләр" буыны үсеп җитәчәк. Язылган кануннар белән беррәттән язылмаганнары да бар: юл хәрәкәтендә үзара игътибарлы булыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading