16+

Парковкалар проблемасын штрафлар салып кына хәл итеп булмый

Бу көннәрдә машина йөртүче танышларым арасында ыгы‑зыгы купты. Кайсы белән генә сөйләшмә, штраф түләттерүләрдән зарланалар. Машиналарын тротуар яки газонда калдырган өчен берсенә - ике мең, икенчесенә хәтта җиде мең ярым сум штраф килгән. Болар бер атна эчендә! Ул арада интернетта да штрафларны протокол төземичә генә яза башладылар дигән (соңыннан аңлашылганча,...

Парковкалар проблемасын штрафлар салып кына хәл итеп булмый

Бу көннәрдә машина йөртүче танышларым арасында ыгы‑зыгы купты. Кайсы белән генә сөйләшмә, штраф түләттерүләрдән зарланалар. Машиналарын тротуар яки газонда калдырган өчен берсенә - ике мең, икенчесенә хәтта җиде мең ярым сум штраф килгән. Болар бер атна эчендә! Ул арада интернетта да штрафларны протокол төземичә генә яза башладылар дигән (соңыннан аңлашылганча,...

Елына җиде меңләп шикаять кабул ителә
Машина йөртүчеләргә парковка кагыйдәләрен бозган өчен җәза бирүне гадиләштерү идеясе белән Казан шәһәр Думасы депутатлары чыккан икән. Әлеге мәсьәлә белән алар республиканың Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән. Танышларым исә, парламент әле аны расламаган, ә штрафлар килә башлады, дип сукрана. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без Казан башкарма комитеты административ-техник инспекция идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Рафаэль Шәрифуллинга шалтыраттык.

- Әлеге штрафлар яңа система буенча җибәрелмәгән, бу берничек тә мөмкин түгел. Ни өчен дигәндә, Дәүләт Советы әлегә бу тәкъдимне карамады. Ул кайчан каралыр - анысы билгесез. Машинаны газонда, балалар мәйданчыгында, парк-скверлар, ишегалларының яшел зоналарында калдырган өчен штрафларны элек тә язалар иде. Һәр дөрес куелмаган машина өчен инспектор протокол төзи иде. Башта машина йөртүченең кем икәнен ачыкларга, аннары протокол төзү турында аңа хәбәр итәргә, ул алындымы икән дип почта хезмәтеннән җавап көтәргә туры килде. Хәзер исә аларны протокол төземичә генә язалар. Кагыйдә бозу «Паркон» ярдәмендә автомат рәвештә теркәләчәк. Фотога төшерәләр дә, ул административ комиссиягә китә. Комиссия исә штраф салу турында карар чыгара. Яңа система автомобильнең газондамы, юлдамы калдырылганы турындагы бәхәсләрне дә чишәргә ярдәм итәчәк. Кайбер ишегалларында алар буталып беткән. Бордюрлар юк, газоннарда чирәм үсми. «Паркон»нар исә, GPS буенча, яшел зоналарның чикләрен билгеләячәк, - дип сөйләде безгә Рафаэль Шәрифуллин.

Ә танышларыма килгән штрафларны ул ЮХИДИ идарәсе яки административ-техник инспекция идарәсе аша килгән штрафлар белән аңлата.

- Административ-техник инспекция инспекторлары аларны протокол төзергә чакырган булырга тиеш. Монысы элеккеге система буенча эшләнә. «Халык контроле» дә бик актив эшли. Шәһәр халкын машиналарны газонда калдыру кебек мәсьәләләр бик борчый. Елына шундый җиде меңләп шикаять кабул ителә. Яшел зонага менеп кунаклаган машиналарны фотога төшерәләр дә «Халык контроле»нә җибәрәләр. Алар исә ЮХИДИга «озата». Штрафны алар салган булып чыга. Ә танышларыгызга штрафларның шулай күпләп һәм көтмәгәндә килүе ул очраклылык кына, - диде әңгәмәдәшем.

Күбрәк акча эшләү белән мавыгалар
Россия машина йөртүчеләр федерациясе төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин исә, парковкалар проблемасын штрафлар салып кы­на хәл итеп булмый, дигән фикердә тора.

- Шәһәр җирендә парковкалар бик кирәк. Әмма аларны бөтен җирдә дә ясап булмый. Казанның иске өлешендә, әйтик, бу берничек тә мөмкин түгел. Дөресе, мөмкин, әмма парковка хакына кемнәргәдер уңайсызлык тудырырга туры килә. Яшел зонаны йә булмаса балалар мәйданчыгын киметү бөтен кешегә дә ошап бетмәячәк. Парковка ясауны таләп итеп була, тик аны үтәп кенә булмый шул. Кирәксез урында машина калдыручылар белән көрәшү өчен бордюрларны биегрәк итеп эшләргә, коймалар куярга була. Нәтиҗәдә, ул газонга берничек тә керә алмаячак. Миңа күбрәк акча эшләү белән мавыгалар кебек тоела. Газон өстендә торган машинаны көн дә фотога төшерергә була. Штрафлар шактый җыела, акча да күп керә. Башта без үзебезгә нәрсә кирәклекне хәл итик: яшел зонаны сакларгамы, әллә штраф җыярга телибезме? - ди ул.

Рамил Хәйруллин проблеманы чишәр өчен «Халык гаражлары» дигән дәүләт программасын эшләргә кирәк дип саный:
- Берничә ел элек эш­ләп тә карадылар кебек аны. Кайдадыр ул мөмкин дә булгандыр. Казанда ул эшләп китмәде. Ишегалларында муниципалитетлар бер катлы гадәти кирпеч гаражлар төзи дә аны арендага бирә яки ваклап түләү шарты белән сата. Ул гаражларның бәясе социаль булырга тиеш. Иске ишегалларында да гаражлар өчен мәйданчык табарга була, минемчә.

- Ни өчен парковка түгел, ә гараж?

- Бу психологик момент. Кешенең нинди дә булса дүрт почмагы бар икән, ул аны үзенеке итеп кабул итә, аңа сак карый. Әйләнә-тирәсен җыештыра, себерә, тәртиптә тота. Анда ул нәрсә дә булса саклый да ала. Шаяртып әйткәндә, кемнән булса да качып та утыра ала. Ә парковка бит ул - бөтен кешенеке дә, гап‑гади асфальт кисәге. Штраф штраф белән, ә кешеләрдә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Машинасын кая куярга тели - шунда куйсын, парковкага да, гаражга да куя ала. Теләсә, газон өстенә дә менсен...

Казан мэры Илсур Метшин «Тема» тапшыруында:
- Бездә бит халык бер аягы белән парковкада, икенчесе белән подъездда булырга ияләнгән. Дөнья үзгәрде. Паркинг мәсьәләләрен хәл итәр өчен бизнесны җәлеп итәргә, күп яруслы парковкалар төзергә кирәк. Тиздән машина хуҗалары тимер атларын йортларыннан 10‑15 минут барырлык ераклыкта калдырачак. Үзеңнең дә, балаларыңның сәламәтлеге өчен дә файдалы. Алар ишегалдындагы газны иснәмәячәк, анда исә яшеллек, матурлык булачак. Быел Казан ишегалларында өстәмә өч мең урынлык парковкалар төзеләчәк.

Фотолар: inkazan.ru, prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading