16+

Тапталып үлә яздым

Кичке сәгать алтыларда эштән кайтып барышым. Урам утлары янса да, караңгы. Җәяүлеләр дә, машиналар да ашыга. Чистай һәм Бондаренко урамнары киселешендә урам аша чыгам. Бондаренко урамы тарафына светофор егерме секунд кына яна монда. Чистай урамы юлының уртасына җитүем булды - яшел ут сүнде. «ГАЗель» шоферы мине үткәрер өчен кузгалмыйча тора,...

Тапталып үлә яздым

Кичке сәгать алтыларда эштән кайтып барышым. Урам утлары янса да, караңгы. Җәяүлеләр дә, машиналар да ашыга. Чистай һәм Бондаренко урамнары киселешендә урам аша чыгам. Бондаренко урамы тарафына светофор егерме секунд кына яна монда. Чистай урамы юлының уртасына җитүем булды - яшел ут сүнде. «ГАЗель» шоферы мине үткәрер өчен кузгалмыйча тора,...

Кичке сәгать алтыларда эштән кайтып барышым. Урам утлары янса да, караңгы. Җәяүлеләр дә, машиналар да ашыга. Чистай һәм Бондаренко урамнары киселешендә урам аша чыгам. Бондаренко урамы тарафына светофор егерме секунд кына яна монда. Чистай урамы юлының уртасына җитүем булды - яшел ут сүнде. «ГАЗель» шоферы мине үткәрер өчен кузгалмыйча тора, шунлыктан юлның теге ягына йөгерә үк башладым. Ләкин икенче полосадагы җиңел автомобиль кузгалып китеп, мине бәрдерергә ике сантиметр гына кала туктап өлгерә алды. Руль артындагы егетнең күзләре, куркудан, йодрык зурлыгында ачылган иде мәгәр. Хәзер кичке сәгатьләрдә светофорның яшел уты янган очракта да юл аша чыгарга ашыкмыйм - яшел утның кабаттан кабынуын көтәм.

Казанда узган ел 806 кешене машина бәрдергән, шулардан 51 кеше үлде.

- Җәяүле «зебра» читенә килеп басуга, транспорт хәрәкәте туктарга тиеш. Бу - закон таләбе. Җәяүлеләргә исә, Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.5 нче пунктында машиналарның туктаганлыгына, иминлеккә куркыныч янамаганлыгына тәмам инангач кына, юл аша чыга башларга киңәш ителә. «Зебра», дигәч тә, ул «броня» түгел. Яшьләр колакчыннардан музыка тыңлап, башлыкларына томаланып, юл аша чыгалар. Мондый гамьсезлек кайчак машина астында калу белән тәмамлана, - диде Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков матбугат конференциясендә.

Казанда узган ел теркәлгән 1968 авариядә барлыгы 65 кешенең гомере өзелгән (җәяүлеләр - 51), ә 2260 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

- Торак пунктта рөхсәт ителгән иң югары тизлек - сәгатенә 60 чакрым. Билгеләнгән теге яки бу чиктән тизлекне тагын сәгатенә 20 чакрымга кадәр күтәрсәң дә, штраф салынмый. Закондагы шушы «йомшаклык» юл хәрәкәте кагыйдәләрен санламауга этәрде. Шәһәр урамыннан күпләр хәзер сәгатенә 80 чакрым белән чаба. Җәяүле юлга кинәт килеп чыкса, мондый тизлектә машинаны һич тә туктатып калып булмый, - дип борчыла Игорь Новиков.

Җәяүлеләр катнашындагы 200 авария төнге сәгатьләрдә теркәлгән. Автоинспекторлар балаларга гына түгел, ә һәр кешегә киемнәренә яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгалар беркетергә киңәш итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә, 2015 елның 1 июленнән башлап, яңа таләпләр гамәлгә куелды. Әгәр җәяүле төнлә яки күз күреме начар вакытта торак пунктыннан читтәге юлда яктылык кайтаручы тасмаларсыз хәрәкәтләнсә, аңа 500 сум штраф салына.

Юл-транспорт һәлакәтләренә эләгүчеләрнең күпчелеген 8-13 яшьлек балалар һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading