16+

Тизлекне арттырып, үлемгә якынайма: сине өйдә көтәләр!

Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычында дүртенче Глобаль атна пропаганда чарасы үткәрелде. Быел игътибар юлларда тизлек таләпләрен саклауга юнәлтелде.

Тизлекне арттырып, үлемгә якынайма: сине өйдә көтәләр!

Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычында дүртенче Глобаль атна пропаганда чарасы үткәрелде. Быел игътибар юлларда тизлек таләпләрен саклауга юнәлтелде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, сәгатенә 50 километр тизлектә килүче автомобиль кешене бәрдерсә, бу һәлакәттә җәяүленең үлү ихтималы 20 проценттан азрак. Әгәр инде тизлек сәгатенә 80 километр булса, бәрдерелгән җәяүленең үлү ихтималы 60 процентны тәшкил итә.

Казанда быелның дүрт аенда тизлек таләпләрен сакламау сәбәбендә, 140 юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Ахыры аянычлы- өч кешенең гомере өзелде, 164 кеше төрле авырлыкта имгәнде.

- Киров районында быел биш баланы машина бәрдерде. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Ләкин, юл-транспорт авариясенә эләккән бала психологик травмадан бик озак арына. Бала тотлыга торган булып та, урамнан курка торган булып та калырга мөмкин. Шунлыктан, без райондагы мәктәпләр һәм балалар бакчалары укытучы-тәрбиячеләр белән берлектә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныклап өйрәтергә тырышабыз. "Юл хәрәкәте яшь инспекторлары" түгәрәкләренә йөрүче актив малайлар һәм кызлар инде үзләре чын пропагандистларга әвереләләр, - ди башкаланың Киров районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе автоинспекторы Илназ Шакирҗанов.



Киров районындагы 135нче мәктәпнең укытучы Динара Забегаева җитәкчелегендәге яшь инспекторлар гаҗәеп бөтерчекләр икән. Дүртенче сыйныфта гына булсалар да, мәктәптәге чараларда да катнашалар, урамда җәяүлеләрне дә юл хәрәкәтендә игътибарлы булырга өндәргә җитешәләр. Тизлек таләпләрен сакларга чакырган плакатлар тотып, үзенчәлекле акция дә үткәрделәр әле. Автоинспектор Илназ Шакирҗанов искәрткәнчә, Декабристлар урамындагы 125 а йортка урнашкан 1нче шәһәр балалар хастаханәсе бүлекчәсе янында юл бик хәвефле.



- Хастаханә янында автомобильләр куеп тору урыны кечкенә. Кешеләр машиналарын юл читендә калдыра. Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең кайберләре Ленская урамы юлыннан килгәндә тизлек таләпләрен сакламый. Балаларын күтәреп яки җитәкләп хастаханәгә керүче-чыгучы кешеләрнең машина сатында калулары ихтимал, - ди Илназ Шакирҗанов.



Плакатларның берсенә "Сезне өйдә көтәләр!" дип язылган иде. Транспорт чараларын идарә итүчеләр дә, җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтик, үзара игътибарлы булыйк. Барыбызны да өйгә исән-сау кайтканны көтәләр бит.











Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading