16+

«Юлда тәртип бозучылар өчен 5000 сум штраф аз»

Cоңгы еллар белән чагыштырганда быел юл-транспорт һәлакәтләре кискен арткан, дип яза "Татар-информ".

«Юлда тәртип бозучылар өчен 5000 сум штраф аз»

Cоңгы еллар белән чагыштырганда быел юл-транспорт һәлакәтләре кискен арткан, дип яза "Татар-информ".

Республиканың һәр өченче районында аварияләр санының үсеше күзәтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты белән Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәштелгән утырышында республиканың Эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте. Утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Юл һәлакәтләренең күпчелеге исерек шоферлар арасында килеп чыга. Рөстәм Миңнеханов тәртип бозучыларны халык белергә тиеш дип саный. Киңәшмә барышында ул "Яңа Гасыр" һәм "Эфир" телеканаллары җитәкчелегенә исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрне киң җәмәгатьчелеккә фаш итү тәкъдимен җиткерде.

Бүген хөкүмәт автомобиль йөртүдә тәртип бозучыларга карата җәза әзерли. Бу - 5 мең сум күләмендә штраф.
- Бай кешегә 5 мең нәрсә ул? Гомумән, шоферларның күбесе тәртипле һәм законга таянып эш итә. Ә юл йөрү кагыйдәсен уңышка ирешкән бизнесменнар, кайнарлыгы бөркелеп торган яшьләр боза инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мәсәлән, Бөекбританиядә юл кагыйдәсен бозган өчен 250 евро күләмендә штраф һәм өч айга автомобиль йөртү таныклыгыннан колак кагу яный. Австралиядә дә җәзалар катгый, юл кагыйдәсен санга сукмаган шоферга 5 мең тирәсе штраф, шуңа өстәп, 5-6 елга юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган. Шундый катгый җәзалар кертмичә, юлдагы тәртипсезлекләрне бетерү мөмкин түгел.
Шунда ук Президент республика Дәүләт Советына Россия хөкүмәтенә юл кагыйдәләрен бозучы дуамал шоферларга җәзаны катгыйрак итү тәкъдимен эшләргә кушты.

- Кабул итәләрме аны, юкмы - монысы башка мәсьәлә, агрессив машина йөртүчеләр белән көрәшү өчен башка рецепт юк. Алар - җинаятьче. Исерек йөртүче кебек үк, мондый шоферлар да куркыныч, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Эчке эшләр министры Артем Хохорин сүзләренчә, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да арткан. Күп очракта юл һәлакәте юл кичүләренең начар яктыртылуы аркасында да була. Бер мәктәп янында, шуның аркасында, ике җәяүлене бәрдерү очрагы булган, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading