16+

Казанга 79 илдән килергә җыеналар

Эшлекле конференциядән соң делегацияләр әле театрга да барырга исәпли.

Казанга 79 илдән килергә җыеналар

Эшлекле конференциядән соң делегацияләр әле театрга да барырга исәпли.

Татарстан башкаласында 14-19 майларда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVнче халыкара икътисад форумы була.

Федераль дәрәҗә файдасы

Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина сөйләгәнчә, форумны оештыруда Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллинның, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге зур.

– Казандагы икътисад форумы 2023 елдан башлап федераль дәрәҗә алды. Элек 6-7 мең кеше булса, хәзер катнашучылар саны 10 меңнән артып китте. Быелгы форумга 79 илдән 10 977 кеше килергә җыенуын белдерде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны оештыруга һәрвакыт булышлык күрсәтә. Рөстәм Нургалиевич ислам илләренә эшлекле сәфәрләр ясап тора, аларны хезмәттәшлеккә чакыра. Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин форумда катнашачак,-диде Талия Минуллина.

Күпсанлы делегация Мисыр, Малайзия, Индонезия, Сагуд Гарәбстаны, Ливия, Сенегал, Үзбәкстан, Төрекмәнстан дәүләтләреннән көтелә. Россиянең 80 төбәгеннән катнашачаклар.

– Кырым республикасыннан да делегация килә. Алар туристлык юнәлешендәге хезмәттәшлек тәкъдим итәчәк,-дип җавап бирде Талия Минуллина “Шәһри Казан” хәбәрчесе соравына.

Хезмәттәшлек сәлам бирүдән башлана

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырганча, форумда үзара хезмәттәшлек, инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре күтәреләчәк. Икътисад министрлыгы эшкуарлар өчен ислам кануннары нигезендә финанслау турында электрон сәүдә мәйданчыгы, шулай ук ислам мәгълүмат порталын тәкъдим итәчәк.

– Ислам финанс хезмәттәшлегенә аерым игътибар биреләчәк. Ислам банкингы активлаша бара, аннан физик һәм юридик затлар да файдалана. Торак шартларын яхшыртырга җыенучылар “ислам ипотекасы” нигезләрендә 135 миллион сум кредит алды инде,-диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион  Карпов          әйткәнчә, “Казан Экспо”да 15-17 майларда икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек күргәзмәсе эшләячәк.

Форум кысаларында чит илләр һәм Россия төбәкләре делегацияләре өчен Татарстандагы 6 шәһәрдәге заводларга танышу экскурсияләре оештырылачак.

Бисмиллалы ризыкны алырга кара

“Казан” агросәнәгать паркында 14-19 майларда “Казан Хәләл Маркет” ярминкәсе эшләячәк.

– Узган елны да халык күп килгән иде, быел да активлыкка чакырабыз. Ислам илләре милли ашамлыкларын тәкъдим итә, мөселман киемнәре, шулай ук кул эшләнмәләре-сувенирлар да сатыла. Бу шимбә көннәрендә үткәрелә торган ярминкә түгел, шунлыктан ташламалар каралмаган. Һәр ил товарларын үзләре куйган бәяләрдән сата,-диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров.

Татарстанда 100 предприятие хәләл продукция җитештерә, шулардан 20 предприятие үзенең продукциясен инде чит илләргә дә җибәрә.

“Казан Экспо”да форум вакытында, ягъни, 15-19 майларда ислам илләре яшь поварларының осталык бәйгесе үткәрелә. Бездәге бәйге татар халкының оста пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана.

Җырлап алсак та ярый

Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин таныштырганча, Казан халыкара икътисад форумында катнашучыларга Җәлил, Качалов, Камал, Тинчурин театрларында - спектакльләр, Казан Кремлендә, музейларда күргәзмәләр тәкъдим ителә. Болгар яки Зөя музейларына экскурсияләр оештырыла. Казанда “Татнефть Арена”да 15 майда ислам илләре командаларының хоккей матчы була. “Корстон”да 18 майда ислам модасын карарга мөмкин.  Болгарда 19 майда Бөек Болгарда ислам динен кабул итү көненә багышлап, билбау көрәше үткәрелә. 

Фото: архивтан 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading