16+

«Әни сүзе чыңлый колакта»

28 марта 2025, 13:52
1680
0
4
Уку өчен 4 минут

Газетабызның 20 декабрь санында “Сез безне белмисезме?” дигән язма басылып чыккан иде.

«Әни сүзе чыңлый колакта»

Газетабызның 20 декабрь санында “Сез безне белмисезме?” дигән язма басылып чыккан иде.

Анда сүз, Арча районы Красный Восток авылы (халык телендәге Егерме алты авылы) балаларының адашып төн уртасында Балтач районының Бөрбаш авылына килеп чыгулары турында язган идек.

1965 елда адашкан дүрт кызның бүген икесе генә исән. Алар үзләрен төн кундырып чыгарган гаиләгә рәхмәт әйтәселәре килеп, редакциягә мөрәҗәгать итте. Тик бу хакта күпме генә эзләп карасак та, Бөрбаш авылында белүче кеше булмады.

Күптән түгел шушы авылда яшәүче Зыятдин абый Шәйхетдинов шалтыратты. “Теге гаилә без булганбыз бит. Безнең әни кундырып чыгарган икән. Ул вакытта урамның башында яшәүче Наил Шәфигуллиннар нигезендә йорт булмаган. Беренче йорт Миңнемулла Гатауллиннарныкы, безнеке дүртенче булган, – дип сөйләде ул. – Газетада язма басылып чыккач кемнәр булыр икән, дип без дә баш ваттык инде. Бер сөйләшкәндә бу хакта олы апабыз Халидәгә дә әйттек. Алар безгә кергәннәр, димәсенме?! Без, калган балалар бу хакта бөтенләй белмибез, ишеткәнебез дә юк”.

Без дә Халидә апа белән элемтәгә кереп, бу хакта сораштык. “Әти белән әни, ике тәрәзәле йортка ферма урамына башка чыккан, – дип сөйләп китте Халидә апа Билалова. – Ул нигез хәзер Галимҗановларныкы. Аннан Югары оч урамына күченгәннәр. Шул күченгән вакытта Егерме алты авылының дүрт баласы безнең йортка килеп керә. Бу хакта миңа әни әйтте, аның әйткән сүзләре әле дә колагымда чыңлап тора. Без ул көнне бабайларда булдык микән, хәтерләмим”.

Редакциягә мөрәҗәгать итүче, ул вакытта алты яшьлек Гүзәлия Шәрифуллина (Фәхретдинова) исендә калганча, алар кергән йортның  капкасы булмый. Халидә апа капканы соңрак кабыктан эшләнүен әйтә.

– Безнең авыл юл өстендә урнашкан, – дип искә ала Халидә апа. – Шәмәрдән станциясе, урман якын авыл. Ул чорда авылда юлаучылар күп булган. Кешеләргә кереп йоклап чыгу гадәти хәл булып саналган. Адашып урманнан чыгучылар да шактый булгандыр. Рәшит абый Шәфигуллин, авыл көтүенә еш чыга иде. Сыер көтүе урманда йөрде. Адашкан кешеләргә бик күп юл күрсәттем инде, дип сөйләгәне исемдә. Егерме алты кызларының безгә кереп йоклап чыгуы да авыл өчен гадәти хәл булгандыр.

Халидә апаның әнисе Хәтимә апа гомере буе совхозда төрле эшләрдә эшләде. Аның сеңлесе Хәлимә апа бик яхшы хәтерле кеше иде. Өч ел элек вафат булды. Хәтимә апаның вафатына 20 ел. “Хәлимә апа исән чакта эзләгән булсалар, бәлкем күбрәк тә мәгълүмат биреп булыр иде, – ди Халидә апа. – Әни белән Хәлимә апа бу хакта сөйләшми калмаганнардыр. Мин үзем дә ул вакытта кечкенә бала идем. Гүзәлиядән бер яшькә генә олы бала булганмын. Ул чактагы күрше-тирәләр бөтенесе үлеп бетте, беркем калмады. Бүген безнең очның иң өлкән кешеләре булып саналган Фәим абый белән Сабир абый армиядә  булган. Дамир абыйлар соңрак кына безнең урамга күченде.”

Гаилә башлыгы Низаметдин абый гомере буе совхозда эшләде. Ул да вафат. Бу нәсел алтын куллы балта осталары. Низаметдин абыйның әтисе Шәйхетдин ага авылның Кулибины. Кулыннан килмәгән эше булмый. Аның остаханәсе дә җир астында була. Йортлары тау башында, бакчалары таулы. Аста Бөр елгасы, бакча башында чишмә. Таудан су ташу авыр булганлыктан (бу урамда кое булмый) су менгерү җайланмасы ясый. Астан берәү чиләк-көянтә белән куеп торган, тау башындагы кеше барабанны әйләндереп су менгергән. Мондый җайланма бары аларда гына булган. Халидә апа бабай ясаган ул барабан әле дә күз алдымда, дип сөйли. (Нигезләре Әхәт Фатыйховларга кереп калган.) Дүрт кыз килеп кергән нигездә Хәтимә апа белән Низаметдин абыйның Рамил исемле улы гаиләсе белән яшәде. Әтисе, бабасы кебек алтын куллы Рамил дә бүген юк, урыннары оҗмахта булсын.

– Безнең бабай бик булган кеше иде, бернәрсәсен әрәм итмәде. Хәтта сарык суйганда канын ләгәнгә агызып, тавыкларга пешереп ашата иде, – дип сөйли Халидә апа. – Әйбер әрәм итмәүчәнлек минем үземдә дә бар. Ашамагач, кимәгәч, ник аласыз бу әйберләрне, дим.

Мин үзем дә шушы авыл баласы. Шәйхетдиновлар белән гомер буе күрше булып яшәдек. 25 яшендә ике кечкенә бала белән тол калган әниебезгә аларның ярдәме күп тиде. Ир-ат эшенә Низаметдин абый булыша иде. Кызлары Хәмдия апа безне карарга килде. Гүзәлия апаларны төн кундырган, юындырган апаның безнең күршеләр икәнен белгәч, Хәтимә апаның игелек тулы йөрәгенә тагын бер кат сокландым. Мәрхәмәтле, аз сүзле, сабыр кеше иде шул Хәтимә апа. Дүрт сабыйны сыендырганын да авылда зурлап сөйләп йөрмәгәндер.

Иң кызыгы – Гүзәлия апа белән Халидә апа икесе дә Арча шәһәрендә гомер итә. Халидә апа гомере буе җәмәгать туклану оешмасында эшләгәч, Гүзәлия апа аны белгән, аралашканнары гына булмаган. Күрешеп сөйләште алар. Ничә еллар күңелендә йөрткән рәхмәтен дә әйтә алды.
 

Халидә Билалова
Гүзәлия Шәрифуллина

     Фотолар шәхси архивтан

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading