Республика клиник хастаханәсенең җитлекмичә туган балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләп бик күп балаларга яшәү сулышы биргән Миләүшә Гайфуллинаның җитлекмичә туган баласына безнең ярдәм кирәк.
Миләүшә картаймыш көнемдә үземә терәк булыр дип бала табарга уйлый. Тик язмыш дигәннәре башка борылыш ала. Яшәргә тырышучы кечкенә Алинәнең башка яшьтәшләре кебек йөрисе, уенчыклар белән уйныйсы килә. Тик әлегә үзгә язмыш белән тууын сабый аңламый, ул әнисенең көн-төн янында булуын гына белә.
Язмыш сынавы
Кама Тамагы районы белән Лаеш районын Идел елгасы гына аерып тора. Кул сузымында булган бу ике район арасы Идел елгасы аша 16 чакрым. 1984 елның 29 декабре. Лаеш районы “Нармонка” совхозында яшәүче Гадил белән Илсөяр Гайфуллиннар туган яклары Кама Тамагы районы Олы Кариле авылына Яңа ел бәйрәменә кайтырга була. 30 декабрендә кайтырга тиеш була алар. Илсөяр ирен ашыктыра, кайтабыз, сюрприз булсын, ди. Үз тракторларына утырып, беркемгә әйтмичә, кичке тугызда юлга кузгалалар. Үзәк өзгеч 30 градуслы салкын көннәр. Боз өстеннән алар алдыннан гына авыр йөк төягән машина узган була. Шул машина боз өстен чатнатып калдырган булган ахрысы, Гадил белән Илсөяр утырган трактор су астына китә. Гадил хатынын үзе белән бергә кабинадан тартып чыгармакчы була, тик аяк астындагы сумкалар хатынга комачау итә. “Сикер, Гадил, мин сикерә алмыйм, балалар кала, сикер”, - ди. Соңгы сүзе шул була. Гадил сикерә, могҗиза белән боз күтәреп өскә чыгара, исән кала. “Илсөяр, Илсөяр”, дип трактор төшеп киткән җирдә кычкырып эзләп тә карый, Илсөяре генә калыкмый. Иделне кичәргә ике чакрым ара гына калган була, юеш киеме белән яр буена китә. Тик ниндидер бер көч аны кире бора, Илсөяр чыга алмый ятадыр, булышырга кирәктер, дип уйлый. Боз өсте элпәкләнә башлаган, Илсөяр дә юк, эзләп тә карый, таба алмый, елый-елый тагын юлга кузгала. 30 градуслы салкында юеш өс белән барып тәмам туңа, аңын югалта. Гомер бетмәүгә бер сәбәп, бәхетенә нинди киң Идел бозы өстеннән аны ике балыкчы табып ала, алар Кама Тамагы район үзәк хастаханәсендә эшләүче табиблар була. Чанага салып хастаханәгә алып кайталар, беренче ярдәм күрсәтелә, Гадил ышанычлы кулларга эләгеп исән кала.
Илсөяр сизенгәндәй, бу сәфәргә чыгып киткәндә бөтен кеше белән бәхилләшә, Казанда гомер итүче әнисенә ике кызын илтеп куя. “Әни, мин төш күрдем, бура эчендә утырам икән. Өстемә ап-ак җәймә төште”, - дип сөйли. Балаларын әнисенә калдырып чыгып китә. Кире керә дә, ике баласын шашып-шашып үбеп, кочаклап бер сүз дә әйтмичә чыгып йөгерә. Ананың кызларын соңгы үбүе, күрүе була. Бу вакытта Гөлнарага – 5, Миләүшәгә 4 яшь.
Илсөярне водолазлар тугыз көн эзли. Ахыр чиктә халык ысулы белән балыкчыларга эзләтәләр. Чыгарга дип өскә күтәрелгән була Илсөяр. Куллары йөзгән килеш катып кала, боз астыннан тишекне генә таба алмый. “Хет кабере бар, – дип яшьле күзләрен сөртә сеңлесе Гөлсинә Дәүлиева. – Әни бер ай эчендә ике баласын югалтты, 29 ноябрьдә абый үлгән иде”.
Бу хәлләрдән соң Гадилне өйләнергә кыстыйлар. Беркемне дә тыңламый. Бер елдан соң гына күнә. “Кызларның бәхетенә Фәния әни булып килде, ул үзе дә үги әни белән үскән, килгән әнисе дә мәрхәмәтле булган, Фәния дә балаларны үз балаларыдай карап үстерде, бик йомшак күңелле булды. Җизни Фәнияне алырга киткәч, балаларга әниегез кайта, дигәннәр. Төш вакытында Фәния бусагадан атлап керә, ике кыз аның кочагына ташлана. “Әни, әнием, бүтән китмисеңме”, дип ике бала аңа сарыла, Фәнияне кысып кочаклыйлар. “Юк, кызым, башка китмим, яныгызда гына булам, сезнең белән бергә торам”, - дип Фәния шул вакытта ике кызны кочагына ала. Шуннан бирле кочагыннан чыгармый. Фәниягә без мең рәхмәтле, ул безгә Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге булды, апабызның ике баласын үстерде, уртак балалары булмады. Кызлар үгилекнең, ятимлекнең ни икәнен белми үсте, - ди Гөлсинә ханым. - Кызлар үсеп җитте, акыллы, чибәрләр булдылар, тик насыйп ярларын таба алмадылар. Үзем әйттем, бала алып кайтыгыз, картаймыш көнегездә сезгә терәк булсын, дәү әниегезгә безнең ничек ярдәм иткәнебезне күреп тордыгыз, дидем”.
Әни буласы килә
Миләүшә апасының сүзен тыңлап бала алып кайтырга була. Яше дә бар, 40 яше тулып килә. Донор хезмәтеннән файдаланып ЭКО ярдәмендә бала алып кайту өчен тиешле документларын рәсмиләштерә, анализлар тапшыра. Беренче адым уңышсыз була, икенче тапкыр талпынып карый. Шөкер, хыялына юл ачыла. УЗИдан карап, аның өч бала көтүен әйтәләр. Тик шушы вакытта ук Миләүшәне башка табибка җибәрергә тиеш булалар, ни сәбәптәндер бу эш эшләнми. 16-17 атнада кабат УЗИ уздырганда ике малай үсешендә бер-берсенә комачау итүләре ачыклана. Бу юлы теге чакта барырга тиеш булганга җибәрәләр. Хәлнең нидә икәнлеген аңлап алган тәҗрибәле табиб, тиз арада табиблардан торган комиссия төзетә, бер яралгыдан үсүче ике малайның үсешен туктатырга, кызны калдырырга, дигән фикергә киләләр. Йокысыз елаулы төннәр... Тик бу борчылуларның башы гына була. Ниләр кичергәнен бер Аллаһы Тәгалә белән Миләүшә үзе генә белә. Табиблардан табибларга йөрү башлана. Гәрчә аңа тәҗрибәле табиб кушуы буенча ятып торырга гына кушылган, йөрергә ярамаган булса да... 25 атнада 776 грамм авырлыкта кызы дөньяга килә. Ике ай үле туганнары белән бер карында яткан кызның хәле шәптән булмый. Туу белән аны реанимациягә салалар. Сулый алмагач, аппаратка тоташтыралар. Баштагы мәлдә ананың да хәле мөшкел була. Өстәвенә баласының сәламәтлегенә бәйле проблемаларны җиткереп торалар. “Башка аналар тупырдап торган бала сөеп ятты. Алар күз алдымда бала иркәләде, мин көтеп алган бердәнбер балам исән калырмы, дип елап көннәремне уздырдым. Болай да күңелгә авыр, бала тудыру йортында андый аналарны нигә бер палатага салалар икән”, – ди Миләүшә.
Алда көтелгән сынаулар
Алты көннән аны бала тудыру бүлегеннән чыгаралар, баласын реанимациядә калдыралар. 52 көннән соң кызны Миләүшә эшли торган җитлекмичә туган балалар бүлегенә күчерәләр. Вакытыннан алда бала табучы аналар яхшы белә, җитлекмичә туган балалар ана карынында формалашып бетмәгәнлектән, сәламәтлекләренә бәйле проблемалар шактый фаразлана. Бүлеккә күчкәч тагын баланы тикшерәләр. Табибның әйткән сүзләреннән дер калтырап торулар, тыела алмыйча елаулар... Ашыгыч рәвештә күзенә операция ясарга кирәген әйтәләр, шөкер, анысы уңышлы килеп чыга. Кыз бераз авырлык җыя башлый, Миләүшә үзе шәфкать туташы булгач, бер атна эчендә баласын шешәдәге сөтне имәргә өйрәтә. Алинәгә өч ай тулгач, аларны хастаханәдән чыгаралар. Ике атна гына өйдә булалар, коронавирус белән чирләп тагын хастаханәгә эләгәләр. Шөкер, уңайланып өйгә кайталар.
Өйгә кайтканнан соң да табиблардан табибларга йөрү дәвам итә. Чөнки вакытыннан алда туган баланың үсешен даими күзәтеп бару кирәк. Мондый балаларга гадәттә, массаж, ЛФК билгелиләр. Күзгә операция булгач, Алинәгә мондый процедуралар вакытлыча кичектерелә. Тик шулай да 5 ай булгач невролог киңәше белән тернәкләнү узып карыйлар. Баланың хәле начарлана, дәваларны соңрак ала башлыйлар.
Ишетүгә бәйле проблема булырга мөмкинлеген аларга хастаханәдә үк әйткән булалар. Тикшерә башлагач, Алинәнең колаклары ишетмәве ачыклана. Казан табибларын йөреп бетергәч, Мәскәүгә чыгып китәләр. Анда түләүле тикшеренү узалар. Мәскәү табиблары да ишетмәвен раслап кайтаралар. Бала организмы тиешенчә эшләп китсә, нерв системасы яхшы үсеш алса, ишетүе үзеннән үзе барлыкка килергә дә мөмкин, мондый очраклар бар, дип өмет чаткысы бирәләр. Алинә ишетмәгәч, колак аппараты алырга мәҗбүр булганнар. Анысы да 100 меңнән артыкка чыккан. Бүген кызга яхшы сурдолог табибы кирәк...
Алинә бик үзенчәлекле бала. Аңа бөтен төр дәвалар да, дарулар да килешеп бетми. Бер үк төрле дару җитештерүчесенә карап кына шифа бирергә мөмкин. Кызда эпилепсия башлангач та аның хәлен җиңеләйтергә теләп төрле дарулар биреп карыйлар. Кайда, нинди яхшы дарулар ишетәләр, җир тишекләреннән булса да юк акчаларын бар итеп төрле илләрдән дарулар кайтарталар. Балада акрын гына үзгәрешләр барлыкка килүен күреп алар да сөенә.
Өмет бар, ярдәм кирәк
Табиблар Алинәдә өмет барлыгын әйтә. Бераз гына тырышлык булса, алга китеш булачагына ышандыралар. Кыз инде кулларына уенчыклар ала башлаган, елмаю чаткылары барлыкка килгән. Ләкин Алинәне аякка бастырыр өчен финанс яктан үзләренең генә көчләреннән килми.
Миләүшә апасы белән бергә Казан читеннән фатир алган булган. Лаеш районы бистәләренә терәлеп торучы бу торак комплексы Казан шәһәре булып саналса да, шәһәр эчендәге кебек автобуслар йөрми. Торак комплексына кечкенә генә автобус йөри, анда бала коляска белән керерлек түгел. Ә бала белән дәвалар алу өчен Казанга барырга кирәк. Ялгыз бала үстерүче ана такси чакырырга мәҗбүр. “Тернәкләндерү үзәгенә Казанның Мәскәү районына йөрибез. Бер якка бару өчен генә дә 800 сум түләргә кирәк, ә кайбер вакытларда бәя 1300 сумга кадәр җитә, – ди Миләүшә. – Мин эшли алмыйм, көн-төн бала белән булырга кирәк. Баланы аякка бастыру өчен акча эшлим, дип апа өйгә дә кайтып керә алмый. Әти белән әни ай саен пенсияләренең бер өлешен безгә биреп тора”.
- Фәния белән җизни шушы балалар дип яши. Җизни дә шактый бетереште, берничә ел элек егылып, бот сөяген сындырып таякка калды. Фәния яман чир белән көрәшә. Ул әле дә балаларга булышырга кирәк дип эшли. Ничек тә шушы Алинәбезне аякка бастырырга, үзен йөртә алырлык хәлгә китерергә иде бит. Моңа кадәр ничек кирәк шулай авырлыкларны бергәләп тартырга тырыштык, ярдәм кулы сузучылар да булды. Алинәдә алга китеш бар дигәч бездә дә өмет уты кабынды, ярдәм итүчеләр дә табылса иде, - ди Гөлсинә Дәүлиева.
Эпилепсиядән булган дарулар өчен генә дә бер айга 11 мең сум акча кирәк. Моның өстенә башка дарулар, тернәкләндерү чыгымнары, кыйммәтле җиһазлар, тиз арада балага туры килүче күзлек кирәк... Баласын ялгызы үстерүче ана өчен күтәрә алмаслык суммалар. Өстәвенә яши торган фатирлары ипотекада, 8 ел түлиселәре бар. Биш ел инде яңа кием күргән юк, ди Миләүшә. Юк, зарланып әйтми ул бу сүзләрне. Иң мөһиме баласы гына аякка бассын да, үзен йөртә алырлык бала булсын, Миләүшә яраткан эшенә чыга алсын.
Алинәгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Гайфуллина Миләүшә Гадил кызы исеменә теркәлгән карта номеры 2202 2020 9837 5631 (Сбербанк).

.jpeg)
.jpeg)
Комментарийлар