16+

“Бу кайгыны икегә бүлеп күтәрергә тиеш идек”

14 февраля 2025, 16:31
2435
0
2
Уку өчен 6 минут

Рәхилә килеп кергәндә, өч кешелек палата буш иде.

“Бу кайгыны икегә бүлеп күтәрергә тиеш идек”

Рәхилә килеп кергәндә, өч кешелек палата буш иде.

Караватларның икесе матур итеп җыештырылып куелган, хәтта моңарчы Рәхилә бер генә больницада да күрмәгән иде әле матрас өстенә нәкъ өйдәгечә иттереп зәңгәр затлы җәймәләр ябылган караватларны.

Ике караватта зәңгәр җәймәләр, димәк, әле бу караватларның хуҗасы юк, теләгәнеңне сайлап алып урнаша аласың дигән сүз.
Рәхилә шкаф кырыендагы караватка урнашырга уйлады, сумкасын, туфлиен шкафка урнаштырганнан соң, караватка ябылган җәймәне төреп куйды.

Менә шушы җәймәне төреп куйганда да, күңеленә сагыш булып кичә соңгы тапкыр үз өендә үз караватын, үз урын-җирен җыеп калдырганы исенә төште.
Тик МКДЦ дагы кебек зәңгәр түгел, яшел җәймә белән ябып калдырды ул урын-җирен. Тик монда сагышка бирелеп утырырга гына артык вакыт юк, монда дөнья хастаханә тормышы белән яши, хастаханә тормышы белән кайный.

Караватларның өченчесенең инде зәңгәр җәймәсе җыеп-төреп карават башына элеп куелган, шул җәймәгә иптәш булып зур сөлге дә урын алган.
Димәк, үзе әле урынында булмаса да, бу караватның инде иясе бар.

Кем булыр микән Рәхиләнең булачак күршесе, бик җайсыз, көйсез кеше булмаса гына ярар иде инде.
Бу дөньяның кырык төрле бәндәсе бар, кемдер бик сабыр, кемдер чебен тимәс чер итәр, синең яныңда нәкъ синең шикелле, кайвакыт синнән дә авыррак хәлдәге кеше ята дип уйламаучылар да бар.

Тик Рәхиләгә уйга чумып утырырга да, күршесен көтеп алырга да вакыт бирмәделәр, ул урнашып бетүгә, дәвалаучы табиб кереп үз кабинетына чакырып алды. Табиб яныннан кайтып хәл дә алырга өлгермәде, каталкага утыртып, исәпсез-сансыз-чутсыз УЗИлар үтәргә алып киттеләр.
Рәхилә арып-талып палатасына кайтып кергәндә, юк, әле кайтып кергәндә түгел, палата ишек төбенә килеп җиткәнче үк, үксеп-шашып-такмаклап елаган тавыштан бер мәлгә тукталып калды.

Йөрәген учларына кысты дисәң инде... кешенең йөрәге нәкъ үзенең йодрыгы зурлыгында диләр бит, ә Рәхиләнең йөрәге нормаль йөрәккә караганда өч тапкырга арткан булса да, куллары бит өч тапкырга үсмәде. Юк, Рәхиләнең бүгенге йөрәге палатадан ишетелгән үзәк өзгеч тавыш никадәр генә йөрәккә тәэсир итсә дә, учка гына кысып тынычландырыр хәлдә түгел, учка сыймый ул, авыртмый да, чөнки адәм баласы авыртуны мускуллар аша тоя икән. Ә Рәхиләнең инде йөрәк мускуллары үлгән, ул аны каян белер иде инде, операциягә әзерләүче кардиохирург аңлатып бирмәсә.

...Ә палатадагы булачак күршесе өзгәләнепме өзгәләнә, операциядән куркамы, үлүдәнме, икесеннәндәдер инде. Рәхиләнең үзенең елыйсы килми, нәрсә диеп елыйсың инде монда килеп эләккәч елап кына бернәрсәне үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый.
Шулай дип уйлап Рәхилә палата ишеген ачып керде, күршесе белән исәнләште. Ә аның гаме Рәхиләдә дә, хәтта янында утырган яшь хатында да түгел. Ул һаман ничәмә-ничә тапкыр һаман бер җөмләне кабатлый: “Я умру, я не выживу, похороните меня рядом с сыночком, рядом с сыном".
Һай бичара хатын, хәсрәтләрең җирләр-күкләр күтәрмәслек икән шул синең, газиз балаңны җуйгансың икән бит син.
Рәхилә шулай уйлап үз караватына килеп утырды.

Бераздан күршесе дә, тынычланып, сөлгесе белән бит-күзен сөртеп, Рәхилә белән исәнләште.
Рәхиләдән дә байтак кына олырак, шактый гына авыр гәүдәле рус хатыны.
Янындагы яшь хатын килене булып чыкты.

Рәхиләнең татар икәнен белгәч, татарлар турында матур фикерләр әйттеләр.
Бу яшь хатынның үги әтисе татар булган икән, "Ул мине үз кызы кебек кадерләп үстерде, авылга дәвэникэгэ дә кунакка кайтып йөри идек, (хәзер үзебезнең татарларда да дәү әниләр дэвэникага, әбиләр эбикэгә әйләнде бит инде), минем бик татарча да өйрәнәсем килгән иде, тик нигәдер дэвэникэ рөхсәт бирмәде" дип балачак истәлекләрен дә яңартып алды.

Рәхиләнең күршесе дә кызының ире татар булуын, кодагые Зәйтүнәнең дә, кияве Эдуардның бик акыллы, сабыр, тырыш, ярдәмчел булуларын, кодагыеның гаҗәп тәмле татар ашлары белән сыйлавын сөйләп алды.

Иии, татарым, синең турыда башка милләтләрнең шулай хөрмәт белән сөйләве, әни әйтмешли, йөрәккә сары май булып ята инде.
Шул арада кичке аш вакыты да килеп җитте.
Рәхиләнең дөньясы әкренләп больница режимына көйләнеп бара инде.

Дарулар, кан басымы үлчәүләр, иртәгә биреләсе анализлар, бөтенесен аңлатып бирүче яшь-чибәр-сылу, фәрештәгә тиң шәфкать туташлары.
Монда беркем хәтта тавыш күтәреп сөйләшми дә, һәммәсе ипле-салмак.
Инде кич белән әкрен генә күршеләре белән әңгәмә корып алды Рәхилә.

Әйе, күршесе газиз баласын, унсигез яшьлек улын югалткан булган икән, моннан унтугыз ел элек.
Тик ана йөрәгендәге кайгыны еллар җуеп төшерә дә, юып төшерә дә алмый, ул һаман яна, төтене генә дөньяга чыкмый. Ана кеше шул кайгы белән яши, гомер юлын үтә, ә менә югалтуның иң авыр сәгать-минутларында уйламыйча кем тарафыннандыр әйтелгән бер сүз ул гомер буе шул янган йөрәккә ялкын өстәп тора. Бигрәк тә ул якыннарың тарафыннан әйтелсә, яки бу кайгыны синең белән бертигез күләмдә күтәрергә тиешле кеше тарафыннан кылынса.
Суы китә, ләме кала диләр бит әле, менә нәкъ шушы инде ул.
Сулары китә аның, тик менә ләмнәре йөрәк төбенә җыела.

Менә инде гомеренең сигезенче дистәсен башлаган бу рус хатынының сигез дистә яшен тутырып килүче, парлап гомерләренең алтын туйларына аяк баскан, тик менә бүгенге көндә баш акылы да киткән ире турында бер дә матур итеп сөйләмәве Рәхиләне аптырашта калдырды.
Алар бүген икесе дә, Рәхилә дә, менә бу күрше караваттагы хатын да җирдәге сират күпере каршында басып торалар. Аларның җирдәге юллары бәлки берничә көннән өзелер, шуңа күрә инде алар хәтер калу, үпкә-үкенечләрнең барысын-барысын палатаның, юк, палатаның гына түгел, хастаханәнең, хастаханәнәнең генә дә түгел, якты дөньяның теге ягында калдырып, шәфкать туташлары тәгәрәтеп алып барган каталкага менеп ятачаклар. Әле хәзергә каталкага гына, менә аннан юллары кайсы якка булыр, анысын бер Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм. Шуңа күрә, бүген алар якты дөньяның биргәненә-алганына, булганына-булмаганына мең бәхил.

Тик Рәхилә бераз ялгыша бугай, якты дөньяга ул мең бәхил булса да, күрше караваттагы хатынның соңгы сулышларын алганда да кичермәс-бәхилләмәс кешесе бар икән... һәм ул аның ире.

Килене "Ярар инде, әни, гомере буе әти син дип, гаилә дип яшәгән кеше, беркемгә бер зыян эшләмәгән, бүген инде үзе кеше ярдәменә мохтаҗ, бүген син үзең аны тәрбияләп яшисең. Гомер буе безгә – оныкларга үрнәк булып яшәдегез, кешегә бер ялгышы өчен гомер буе нәфрәт саклап яшәп буламыни. Уйлап карасаң, ялгыш та түгел бит әле ул, баш зиһене барында ул синнән күпмеләр гафу үтенде, кичер инде син аны" дип әйтеп караса да, күрше караваттагы хатын Рәхиләгә иренә күп елларга сузылган, күңел түрендә таш булып яткан авыр истәлек-хатирәсен бәян итте.

"Бик кадерле, бик газиз төпчегемне югалттык, табиблар гаебе белән якты дөнья йөзләреннән китте унсигез яшьлек балам. Ана йөрәге өчен еллар үтү белән генә кайгы болыты таралмый, кайгының авырлыгы җиңеләйми.

Мин унтугыз ел элек ул көннәрдә үземнең нинди халәттә булганымны хәзер дә хәтерли алмыйм. Минем иң зур теләгем шушы минутта улым янәшәсенә барып яту иде. Тәрәзәләрдән төшеп кенә бу дөнья йөзләреннән югалыйм микән әллә дип, тәрәзә каршына барам да кире чигенәм, юк, бу үлемнән курку түгел, тәрәзәдән төшеп үлмичә калсам, иремә, әле яңа тормыш корып дөнья көтә башлаган ике балама имгәк булырмын дигән уй гына мине иң соңгы адымнан туктатып калды ул көннәрдә. Һәм менә шул вакытта ирем дә чирләп хастаханәгә эләкте. Мин кайнар шулпа пешереп ирем янына бардым, ялгыз өйдә шашуың да бар, ичмасам аның белән бергә сөйләшеп, елашырбыз, икебезгә бер хәсрәт бит.

Иремнең палата ишеген ачып кергәнче үк палатадан коридорга кадәр чыккан шаркылдап көлгән ирләр тавышына аптырадым. Йа Раббым, бу дөньяда әле шулай көлә белүчеләрең дә бармыни?

Палата ишеген шундый уйлар белән ачып кердем, бер палата ир-атлар дөньяларын онытып шаркылдап көләләр һәм иң катысы... минем ирем көлә.
Тәрәзә каршына баскан, мине күрми, миңа арты белән баскан һәм рәхәтләнеп... эчләрен тота-тота шаркылдап көлә. Ә син, киленкәем, гафу ит дисең, без бит бу кайгыны икебез бергә, икегә бүлеп күтәрергә тиеш идек.
Ул көлү авазы унсигез ел минем колагымда яңгырый".

Әй дөнья... йөрәк төбенә утырган ләмнәрнең ташка әйләнгәннәре дә бар икән шул, гафулар итеп булмаслыклары да...

Рәйсә Галимуллина.
Кукмара, Мәмәшир.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading