2024 елның 29 гыйнварында Ленино-Кокушкино авылында Рәмис Закиров, Ранис Имамиев һәм Руслан Сәйфетдинов истәлегенә мемориаль такталар куелган.
Инде менә алар янына Надир Хадиевның исеме дә өстәлер.
Питрәчнең лачыннары, геройлары. Бер үк вакытта бер үк районнан, бер үк хәрби комиссариаттан киткән егетләр болар. Алар хәтта бер үк – Татарстанның легендар ротасында хезмәт иткән. Бүген шуларның икесе турында язып үтәбез.
Мәхәббәт тарихлары шаяртудан башлана
Надирының үлем хәбәре Зәлидәгә 12 май көнне килеп ирешә. Бу хәбәрнең дөреслегенә ышанырга теләмичә, әле генә шомлы хәбәр ирештергән телефонын кулына бер ала, бер куя. «Ышана алмыйм. Дөрес түгел».
Зәлидә белән Надирның мәхәббәт тарихы шаяртудан башлана. Кыз ягулык салу станцияләренең берсендә оператор булып эшли. Ә Надир аның эш урынына йомыш белән керә дә озаклап карап тора. Шунда күзе кызның исем-фамилиясе язылган бейджикка төшә. Социаль челтәр аша Зәлидәнең сәхифәсен эзләп табып хат яза. Ни гаҗәп, кыз да җавап бирә.
– Август аенда аның белән йөри башладык, сентябрьдә мобилизация башлангач, аңа повестка килде. 29 яшь иде аңа. Питрәчтән Казанга ЭКСПОга Надир янына йөрдем. Иң авыры аны махсус хәрби операция зонасына озату булды. Аларны Луганск ягына җибәрделәр. Октябрьдә яраланды. Госпитальләрдә дәваланып, декабрьдә өйгә дә кайтып килде. Аяк-кулы снаряд ярчыкларыннан каты яраланган булган. Хәтта дәвалаучы табиблар да ярчыкларны алу буенча операция ясарга курыккан. Чөнки нервларга тию ихтималы зур, дигәннәр. 2022 елның 31 декабрендә төнге сәгать уникедә миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Зур букет бүләк итте. 14 гыйнвар көнне ЗАГСка төшеп гариза бирдек. ЗАГС хезмәткәрләре, аның хәрби икәнлеген белеп, сез чиратсыз гына да языла аласыз, диделәр. Кыскасы, шул ук көнне без язылышып та кайттык, – ди Зәлидә.
Тәнендәге әллә ничә тимер кисәге белән яши Надир. Ярчык урыннары һава торышы үзгәргән саен сызлый. Кайчак сызлануларга түзәрлек булмый. Тора-бара аларга да күнегә ир.
2023 елның февралендә яшьләр туй үткәрәләр, ә бераздан соң Надирны янә махсус хәрби операция зонасына озаталар.
– Быелның 16 гыйнварында кызыбыз туды. Әтисенә нык охшаган ул. Бала тапканда Надир янымда иде. Кызыбызга исемне дә үзе сайлады. Айдинә исемле йолдызыбыз үсеп килә. Надирның әнисе Питрәчтә яши, аралашып торабыз. Надирның беренче никахыннан 8 яшьлек улы бар. Аңа ирем гел шалтыратып тора иде. Махсус хәрби операция барышында Надир дүрт тапкыр штурмга кергән. Беренче тапкыр кергәндә бер ай элемтәдә булмады. Аның исәнлеген яшел зонада калган дусларыннан белешеп тордым. Балык тотарга ярата иде. «Кызыбыз үсә төшкәч, аңа алсу төстәге кармак алып бирәм дә, бергәләшеп балык тотарга йөриячәкбез», дип хыялланды. Ул махсус хәрби операция җирлегендә дә, тыныч җирдә инде әлбәттә, сулык күрсә, балык тотып, шуны үзе чистартып, иптәшләре белән бергә кыздырып ашый торган булганнар. Бу хакта миңа иптәшләре дә сөйләде, – ди яшь хатын.
Надир һәрчак көр күңелле, шат булган. Алга таба планнар корып яшәгән.
– Роталары белән Кременная ягында иде алар. 9 майда соңгы тапкыр шалтыратты. Ул мотоукчы иде. Дүртәү алгы сызыкка кереп барганда, «Баба яга» төшергән снаряд, алар янында шартлап, егетләр җир астында күмелеп калган. Икесе җирне казып чыга алган, ә берсе өстәрәк булган. Бик каты яраланган Надир чыга алмаган. Яу кырыннан Надирның җәсәден иптәшләре алып чыккан, – дип сабыр гына сөйләвен дәвам итә Зәлидә. – Ирем һәлак булгач, төшемә керде. «Матурым, мин юындым, шундый рәхәт булып китте», – диде. Үзе елмая. Соңрак тагын төшемә керде. «Минем өчен борчылма, бар да әйбәт, кызыбыз ничек анда?» – дип сорашты. Зиратка көн аралаш барам, күңелем әле дә ышанмый, кайтыр кебек. Борчылуларымны балам да сизә, көйсезләнә башлый. Әтисе дә исән чагында: «Кызым – нәкъ үзем, холкы гына синеке», – ди иде. Әнисез үстем мин. 2010 елда әнием үлеп китте. Миңа ул вакытта 11 яшь иде. Балам әти-әни тигезлегендә үссен дип хыялланган идем. Без биш бала, апаларым миңа әнием кебек булды. Менә хәзер дә, балам кечкенә булганга, апам гаиләсендә яшим. Ялгызыңа авыр булыр, дип, мине үзләренә сыендырдылар. Мин аларга рәхмәтле. Арчадан Илнур абый ирем хезмәт иткән полк егетләренә һәрдаим ярдәм илтә. Бер баруында иремнең шәхси әйберләрен алып кайтырга сүз бирде.
Сергей Кудряшов белән Надир ЭКСПОда күрешкәннәр.
– Надирны мәктәптә укыган елларыннан ук беләм. Ул миннән бер яшькә олырак, бер мәктәптә укыдык. Бер вакыттарак армиягә киттек, аннан соң да аралашып тордык. ЭКСПОда күрешкәч тә, эчкә җылы керде. Бер үк ротага, бер үк бүлекчәгә эләктек. Икебез дә минометчы идек. Надир картадан карап кая атарга кирәклеген күрсәтеп торучы, хәрбиләр телендә корректировщик була инде. Мин атучы, ягъни стрелок идем, башка егет патроннар куеп торды. Шул егетләр белән күпме сулар кичтек, күпме ут астыннан бергә чыктык. Бергә, бер йодрык сыман булдык. Мин авыруым аркасында бер ел элек демобилизациягә эләктем, соңрак дустым Надирның үлеме турында әйттеләр. Надирны соңгы юлга озатырга бардым. Инде хәзер истәлеккә бергә төшкән фотолар гына калды.
Надир Хадиев яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен берничә орден, медальгә ия. Алар хәзер тормыш иптәше һәм кызы өчен иң кадерле истәлек.
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)

Комментарийлар