Алар бер-берсе өчен яратылган. Моның шулай икәнен якыннары хәзер яхшы белә.
Дамира Мәскәүдәге яхшы эшен калдырып, фатирын сатып, Казанга күченә. Үзеннән 12 яшькә олы, беренче группа инвалид Рәниф белән никахлаша. Яшь хатынның бу гамәленнән аны яхшы белүчеләр аптырап кала. Аларның кавышуына ике якның да иң якын кешеләре каршы була. Дамираның карары нык – мин Рәнифне бәхетле итәргә тиеш. Кайтуга, 2012 елның августында никах укытып, Рәнифне үз фатирына күчерә.
Матур әдәбият яратучыларга шагыйрь Рәниф Шәрипов исеме яхшы таныш. Узган юллары, яралы язмышын яратып яшәве аның иҗатында да чагыла. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, язмышына рәхмәтле. Ул күргәннәрен көрсенеп түгел, көлеп искә ала. Сынауларга рәхмәтле булучылар аз. Аллаһы Тәгалә менә шул рәхмәтле булып яшәве аркасында аңа алтмыш яше тулып киткәннән соң хөрмәт итеп, олылап яшәүче ханымны бүләк итә.
Балачак
Рәниф абый Кукмара районының Аман-Ошторма авылында 1950 елда дөньяга килә. “Без гаиләдә ике бала идек, – дип үткәннәрне искә ала ул бүген. – Апамның әтисе сугышта вафат булган. Әни мине үзенә терәк булыр өчен тапкан. Ул көн-төн колхоз эшендә булса да, бай яшәмәдек. Авылга фельдшер булып килгән апа бездә фатирда торды. Ул мине укырга, язарга өйрәтте. Мәктәпкә кергәндә укый-яза белә идем. Беренче шигырем алты яшемдә язылды. Мәктәптә дә яхшы укыдым. Белемгә булган омтылышымны күреп, булмаган акчасын бар итеп, әнием минем өчен газета-журналлар яздырды. Безнең авылдагы китапханәдә китаплар аз иде, күрше авылга китап алыр өчен җәяү йөрдем. Авыр тормыш арбасын ялгызы тартучы әниемнең сәламәтлеге бик иртә какшады, урыннан тормый авырый башлагач, ашарга үзем пешердем. 11 яшемдә әнисез калдым”, – ди Рәниф абый Шәрипов.
Ятим калган Рәнифне карар өчен әнисенең апасы улы белән алар йортына күчә. Тик нигәдер Рәнифнең авылдан китәсе килә. “Кыерсытмадылар, кимсетмәделәр, ниндидер көч мине авылдан китү теләге белән яшәтте. Балалар йортына яки Суворов училищесына җибәрегез, дип ялындым. Язмышым шулай боергандыр, ул чактагы халәтемә мин бүгенгәчә җавап таба алмыйм”, – дип искә ала ул бүген. Кышның салкын декабренең бер көнендә трактор чанасына утыртып, ятимлек ачысында үскән Тукайның туган ягына – Арча районына алып китәләр. Субаш Аты авылына килеп кергәндә салкын аның җелегенә үткән була. Балалар йортына килеп кергәндә ябык гәүдәле бер малай, дүрт ел эчендә чаңгы буенча мәктәп чемпионына әверелә. Укуы да яхшы була. “Балалар йортына килгәч тамагым туйды, бик яхшы ашаталар иде, тик кием генә начар булды”, – дип искә ала ул бүген. Урта белем алгач, озак уйлап тормый, бер сабакташы белән Казан химия-технология институтына укырга керә. 1968 елның маенда армиягә алына.
Алда көтелгән сынау
Рәниф Төньяк хәрби флотына, иң авыр хезмәтләрнең берсенә эләгә. Корабта сигнал бирүче матрос булып хезмәт итә. Тырыш, үҗәт егетне күреп, кораб командиры аны сигнал бирүчеләрнең командиры итә. 4 сәгать саен бозлы сулы, ачы җилле кораб өстендә басып хәрби хезмәт үтисе. Өстәвенә уку күнекмәләре... Баренцев диңгезе туңмый, аңа җылы Гольфстрим килә. Кыш озын. Үзәккә үтәрлек салкын су дулкыны алар өстенә “сикерә”. Баштан-аяк лычма су булып ачы салкыннарда туңудан калтырап басып торулар. Сменаны алмашкач та киемнәреңне киптерерлек урын юк. Шул кием белән барып ятасың. Дүрт сәгатьтән соң шул юеш кием белән тагын ачы җилгә чыгып басарга.
Өстәвенә Рәниф иң оста сигнал бирүче. Оста булгач, бер корабта йөкләмәне үтәп кайтуга, шунда ук икенче кораб белән кабат диңгезгә чыгарып җибәрү гадәти бер хәлгә әверелә. Нәтиҗәдә, төньякның салкын, кырыс, ачы давыллы җиле яшь организмны какшата. Аксаклап йөри башлый. Санчастька китә. Башта авыруына ышанмыйлар. Икенче көнне буыннары шешеп, урыннан тора алмагач, госпитальгә носилка белән алып китәләр. Хирургия бүлегенә салалар, соңыннан салкын тию нәтиҗәсендә буыннарда ялкынсынуы ачыклана. Түзеп булмаслык сызланулар... Госпиталь җитәкчелеге егетне мөмкин кадәр озаграк тотып, тиешле дәваларны бирергә тырыша. Чөнки беләләр, кайтарып җибәрсәләр, аны беркем дәвалый, хәлен яхшырта алмый. Биш ай госпитальдә ятканнан соң, ике хәрби аны Люция апасы янына кайтарып куя.
Кемгә барып ярдәм сорарга белмәгән газаплы көннәр. Көннән-көн хәле начарлана, кыймылдый алмый, аяклары хәрәкәтләнми, сызлауларга түзә алмый. Бу газаплы мизгелләрне бер үзе дә, Аллаһ кына белә.
Юк, Рәнифнең бу хәлләргә риза булып ятасы, гомер буе апасы тәрбиясендә тере мәет кебек түшәмгә карап ятасы килми. Ул чорда хәзерге кебек интернет дигән дөнья пәрәвезе юк. Апасы алып кайткан медицинага кагылышлы журналлар укый. Буыннарны операция ярдәмендә ясалмага алмаштырып буласын белеп ала. Казан фәнни-тикшерү институтының травматология һәм ортопедия бүлегенә бара. Тикшерә башлагач, Аллаһы Тәгаләнең хикмәтле бер көче белән эчке органнарына зыян килмәве, әмма бөерендә таш барлыкка килүе ачыклана. Куркып калалар. Шулай да үз карарында нык торучы егеткә операция ясап карарга кирәк дигән фикергә киләләр. Ике аягының да буыннарын берьюлы алмаштыралар. “Наркоздан айнуга аякларыма карадым, икесенә дә ясаганнар күреп шулкадәр сөендем”, – дип искә ала ул. 12 көннән соң хәле кисәк авырая...
Яшәү белән үлем арасы... Хәле шәптән түгел. Сызлануны басар өчен көчле уколлар ясыйлар, тикшерәләр. Бөтенесе яхшы, гаеп таба алмыйлар. Ниндидер бер көч аңа тагын яшәү рухы бирә. Декабрь аенда хастаханәгә кереп яткан егет, апрель аенда гипс белән апасына кайта. Берникадәр вакыттан соң, Рифкат дусты калай кисә торган кайчы белән гипсын салдыра. Бер ай узгач, култык таяклары белән басып тора башлый. Тормышы башкача юнәлеш ала. Егетнең басып тора алуына Рәнифнең үзеннән дә артык табиблар шатлана, алар кулы белән могҗизага тиң эш башкарыла. Армиядә авыру алып кайткан егет язмышы табибларның уникаль эше буларак төрле конференцияләрдә яңгырый. Бу хәл – 1982 елда була.
Дәүләттән “Запорожец” машинасы бирәләр. Рәниф рульгә утырып, язучы буларак төрле очрашуларга йөри башлый.
Иҗат дәрьясы
Балачакта каләм тибрәткән Рәнифне көчле иҗат ялкыны били. 1970 еллар ахырында Рәниф Шәрипов турында Сибгат Хәким, Илдар Юзеев белеп ала. “Син чын шагыйрь, талантың бар, язмышың бар, язуыңны туктатма, яз, син язарга тиеш”, – ди шул вакытта Сибгат Хәким. Газеталарда иҗаты басыла. Шушы ике олпат шәхеснең хәер-догасы белән 1983 елда шигырьләреннән һәм поэмаларыннан тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә. Бүген ул тугыз китап, 25 поэма, ике пьеса авторы. Язмалары, иҗаты күп санлы газета-журналларда басыла.
1992 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Иҗат җимешләре – Ш.Маннур, С.Сөләймәнова, Һ.Такташ, Г.Исхакый исемендәге премияләргә лаек була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме бар. Кукмара районының почетлы гражданины. Укырга кирәк сиңа дисәләр дә, югары белемгә омтылмый, үзлегеннән белем туплый. Инглиз, поляк телләрен өйрәнә, шул телләрдә язылган матур әдәбият белән таныша. Рус телендә әсәрләре басыла. Ул аралашырга ярата. Аның янына бик күп иҗат әһелләре кунакка килә, үзен якын иткән һәркем белән аралаша. Элегрәк үзе дә аларга барса, хәзер күбесенчә алар килгәнне көтә.
Язмышлар – бер, юллар – башка
Күпме генә иҗат ялкыны белән яшәргә тырышмасын, армиядән алган авыруы гомере буе аны газаплап яши. “Флотта булган егетләрнең күбесе сәламәтлекләрен югалтып кайтып китте”, – ди Рәниф абый. 1970 елда аңа беренче группа инвалидлык таныклыгы бирәләр. Ул бит Совет армиясе инвалиды статусына ия булырга тиеш кеше. Ә приказда акка кара белән язылган: армиядә хезмәт иткәндә егылып авыр тән җәрәхәте, имгәнүләр алган очракта гына хәрби ветераны булып саналасың.
Пенсия дә ике тапкыр күбрәк түләнә, ташламалары да Бөек Ватан сугышы ветераныкы кебек тиңләштерелгән. Армия вакытында хезмәт итү шартлары сәламәтлегеңне какшата икән, син хәрби ветеран булып саналмыйсың. Рәниф абый бу уңайдан төрле җирләргә хатлар да язган. “Кайларга гына язмадым, бөтен җирдән бер җавап алдым”, – ди ул. Ул бернинди имгәнү алмаган, бары сәламәтлеген генә югалткан. Юкса, армиядә хезмәт иткән вакытта сәламәтлегенә зыян килгән дигән табиблар язуы булса да. Армиядә сәламәтлеген югалтса да, беркемгә үпкәсе юк, шөкер итеп яши.
Дамирә
Язмышына буйсынып тыныч кына яшәп ятканда интернет челтәреннән хат килеп төшә. “Таптым, таптым!” Шаян сүзле Рәниф абый да аптырап тормый: “Нәрсәне югалткан идегез, нәрсә таптыгыз?” – ди. “Сезне таптым, мин сезне югалткан идем”, – дип җавап бирә ханым. Интернет аша ике арада хатлар йөри башлый.
Дамирәсе аңа 1983 елда беренче тапкыр хат язган була (Рәниф абый архивында әлеге хат бүгенгәчә саклана). Иреннән бер бала белән аерылып кайткан ханым, “Татарстан яшьләре” газетасыннан Рәниф Шәрипов турында язма күреп ала. Йөрәге яралы ханымның үзе кебек ялгыз бу ирне бик тә бәхетле итәсе килеп, газетага аның турында күбрәк язуларын сорап хат яза. Редакция хезмәткәрләре Рәниф Шәриповның адресын җибәрә. Дамирә хат яза. “Нигә сиңа инвалид кеше, син яшь, үз бәхетеңне тап,” – дигән җавап ала. Дамирә аннан мондый җавап көтмәгән була. Кызын әнисе янында калдырып, Мәскәү каласына китә. Эшкә урнаша, берничә җирдә эшли, фатир ала.
Акчасы булса да, бер җиргә дә ял итәргә бармыйча, ял вакытларында тизрәк авылына кайта. Кызы мәктәп тәмамлагач үз янына Мәскәүгә алдыра. Тик кызының сөйгән яры авылда калган була шул. Мәскәү тормышына ияләшә алмый, кире авылга кайтып китә, тормышка чыга. Нәкъ шул вакытта интернеттан Рәнифне табып, аның белән аралаша башлый. Ялгыз күңелгә бер өмет өстәлә. Туган якка кайткач, Рәниф белән күрешәләр. Президент аппаратындагы эшен, дусларын калдырып, Казанга күченергә, Рәнифнең ныклы терәге булырга карар кыла.
Бу хәлләрне белеп алган бөтен кеше аптырашта кала. Инвалид кешене тәрбияләргә карар кылган Дамирәне беркем аңламый.
– Язмыш йөртә безне, – ди Дамира апа. – Казанга кайтуым да юкка булмаган, бердәнбер балам авырып китте, мин аның янәшәсендә кирәк булдым. Мәскәүдә булсам баламның иң авыр вакытында янында була алмаган булыр идем, – дип яшьле күзләрен сөртә ана. – Бердәнбер баламны югалтуны бик авыр кичердем. Әле дә бу хәлләр белән ризалаша алмыйм, бик нык картайдым. Аның истәлеге булып өч оныгым калды, аларда кызым чаткылары. “Дәү әни” дип минем өчен үлеп торалар. Аллаһы Тәгаләм ашкындырып кайтарды. Мин монда Рәниф абыегызга, балаларыма кирәк булганым өчен эчәр суым тартып китерде.
Чыннан да, Дамира апа – Рәниф абыйның сулар һавасы, картаймыш көнендә ныклы терәге, Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге. Ул аны олылап, хөрмәт итеп яши. Сез, абыйсы, җанкай, матурым, дип эндәшә. Дамирә апа Рәниф абыйның ярты җаны, аның күләгәсе. Ул аның күзләреннән хәлен аңлый.
Алар 13 ел бергә. “Тормыш бик тиз уза, кадерен белеп яшәргә кирәк”, – ди Дамирә ханым. Бер тәүлеккә Апас районына әни янына кайтып, аның хәлен белеп, юып, җыештырып, бераз аңа булышып, оныкларын сөеп килә Дамирә апа. Өлкән оныгы Казанда укыганда дәү әнисендә торган. Ике оныгымны укырга килүен көтәм, ди Дамирә. Ул якыннарын бәхетле итү өчен яши. Мәскәүдә калмавына, үз туган телендә сөйләшеп гомер итүенә сөенә. Юкса, лаеклы ялга чыгарына берничә ел гына калган була. Мәскәү пропискасы белән лаеклы ялга чыкса, пенсияне дә күбрәк алырга мөмкинлеге була. Юк, кайта, Рәнифкә мин кирәк дип кайта. Әмма бу адымына бер тамчы да үкенми.
Рәниф абый Дамира апа фатирында яши башлагач, өстәлгә таянам дип, егылып, оча сөяген сындыра. Мондый травма белән кеше озак яши алмый. Табиблар әҗәлнең янәшәдә генә булуын әйтеп өйләренә кайтарып җибәрә. “Ике ел күз яше түктем, абыйсы сызланудан коры сөяккә калды. Мәчеткә барып сәдакалар салам, башларымны мәчет ишекләренә куеп елый-елый Аллаһка ялварам. Ул вакытта пенсиядә түгел, якындагы кибеткә урнашкан идем. Рәнифне карарга кирәк. Урын өстендә ята. Ярдәмем кирәк вакытта мине чакыра. Биш минут кына түз, җаным, дим. Өйгә чабам. Директорым болай эшли алмыйсың, дигәч, эштән киттем. Подъезд юарга кердем”, – дип сөйли Дамирә апа.
Балачак дусты Фидаил оныгы белән килеп, икесе ике яктан тотып, ике елдан соң аягына бастырып карыйлар. Аягында басып тора ала!!! Дамирасы аның аягын кочаклап елый. Аллаһы Тәгаләм рәхмәт сиңа, ялваруларымны ишеттең, ди. Рәниф абый кабаттан коляскага утырырга, таяк белән йөрергә өйрәнә.
Инде сынаулар бетте дип уйлаганда Питрәч районында авариягә эләгеп, ике аягын сындыра. Тагын хастаханә юллары... Юк, бу күргәннәрен Рәниф абый көлә-көлә сөйли. “Минем организм даруларга ияләнгән, хәтта көчле уколлар да басмый. Үз организмымны белгәнгә, гипсны озак тотмадым, әлеге дә баягы дустым Рифкатьне чакырып, калай кисә торган кайчы белән гипсны кистердем”, – ди.
– Син Рәнифне карыйсың, диләр. Мин аның тормышы белән яшим, карамыйм. Кешене ихтирам итә, олылый белергә кирәк. Үзен-үзе йөртә, миңа киңәшләрен бирә. Хәтта даруларны да аннан сорап эчәм. Мин аның балачак дуслары – Альфред абый Шәмсетдиновка, Рәиф абый Биккиниевка, Фидаил абый Аксановка бик рәхмәтле. Алар гомер буе Рәнифне ташламаган, хәзер дә үзләре дә өлкән булсалар да, ярдәм кирәк булса килеп җитәләр. Бу фатирга кайтып яши башлагач, ир кулы кирәк булды. Нинди эш бар, оялма, әйт, без Рәниф хакына киләбез, диләр. Андый кешеләр бик сирәк, үзләренә дә, хатыннарына да мең рәхмәт, – ди Дамирә апа.
Аллаһ ни язган шул булыр
Күптән түгел вакытлы матбугат, интернет челтәре Рәниф Шәриповны Тукай бүләгенә кандидат итеп куюлары турында шаулады. Ул үзе бу хәлләрне бик тыныч кабул иткән. Әгәр лауреат булмасагыз күңелегезгә авыр булмасмы, дим. “Юк, сеңлем, лаеклы кандидатлар рәтендә булу үзе зур дәрәҗә, исем яңгырауга бер сәбәп. Дөресен әйтәм, бу хакта уйламыйбыз, борчылмыйбыз”, – ди Рәниф абый. Аны моңа кадәр дә ике тапкыр кандидат итеп тәкъдим иткән булганнар.
– Кадерлем, бер дә борчылмагыз, Тукай премиясе фани дөньялык өчен, теге дөньяга киткәч нинди премияләрең бар дип сорамыйлар, без синең белән догалар укыйк, дим. Бергәләп догалар өйрәндек. Аллаһы Тәгалә ни язган, шулай булачак. Соңгы вакытта намазлар укый башлады. Дөрес, яткан килеш. Аллаһ үзе кабул итсен, ул бөтен шартын туры китереп намазлар укый алмаса да, догаларын укып ята, – ди Дамира апа.
Ике ел инде Рәниф абыйның урам күргәне юк. Дамирасы әйдә, утыртып алып чыгам, бераз һава сулап кер, дисә дә чыкмый. Соңгы елларда ул озак утыра алмый. Табигать уянганда Дамирә аңа чәчәкләр өзеп алып керә, менә күр, иснә, шомырт, сирин, тузганак чәчәк атты, ди. Аның да табигать хозурында буласы килгән чаклары бардыр, әмма сиздерми, көрсенми, тормышны, Дамирәсен ярата. Үз язмышыннан шаярып тормыштан тәм таба. Күргән авырлыкларын да уен-көлке белән сөйли белә. Рәниф абый кебек язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләр сынауларга сына. Ә ул сынмаган, сыгылмаган, язмыш ничекләр генә сынаса да, торып баса алган, үз иҗатын, үз юлын булдырган.
– Миңа сынаулар ихтыяр көчемне сынау өчен кирәк булган. Авырлыкларны уза алуым аркасында минем холкым чыныкты, дөньяны ярата белү сәләте барлыкка килде. Бу минем генә юлым, – ди Рәниф абый.
Бу мәхәббәт тарихы, аларның тормышны яратып, кешеләрдән бары яхшы сыйфатлар күрүче гаилә турында “Татар ядкарьләре” проекты җитәкчесе Фәнзилә ханым Җәүһәрова сөйләгән иде. “Аларны күреп аптырап кайтачаксың. Дамирә апа кебек олы җанлы, Рәниф абый кебек язмышына рәхмәтле кеше бүтән юктыр. Алар бер-берсе өчен яратылган, алар икесе бер бөтен”, – дигән иде. Нәкъ шулай булып чыкты. Сокланып кайттым.
.jpeg)


Комментарийлар
1
3
0
Исәнмесез Дамирә ханым! Сезгә һәйкәл куярлык, язмышларыгызны елый - елый укыдым.Миндә Дамирә булам(адаш). 42 ел кызыбызны карыйм, (ДЦП диагнозы ).Коляскада утыра, укыды, (өйгә килеп укыттылар, зур рәхмәт укытучыларга), дәваланырга йөрибез, реаб. центрга,алга китеш бар, Аллага шөкер.Миңа биктә таныш ни күргәннәребез, ни кичергәннәребез.Рәнифкәдә саулык, сабырлык ,иҗатында уңышлар телим. Аллаһыбыз ярдәменнән ташламасын!Без күргәнне бүтәннәр күрмәсен.Без Әлки районы , Югары Әлморза авылында яшибез.Аралашасыгыз килсә , мин риза.
0
0