– Гөлия, гафу ит мине. Мин сиңа әйтергә тиеш. Каргышың төшкәндер. Яшәвем яшәү түгел. Шушы берничә елда дөньядан туйдым. Син гафу итсәң, әллә... – дип сүз башлаган ирне бүлеп, Гөлия: ”Юк, – диде. – Балагыз бар. Язмышыңны үзең сайладың. Хәзер түз инде. Каргамадым да, алай уйлап ялгышма. Улыңны әбисе кулында еш күрәм. Гел үзең. Аның өчен дип яшә”, – диде. Соңыннан Ашыт ташыганда, Хәмитнең үле гәүдәсе судан табылгач, күпме күз яше түкте ул шул сүзләре өчен. Үзенең ясалма горурлыгы өчен күпме газапланды. Ләкин яшь ирнең хурлыкта яшәргә түземе дә, сабырлыгы да җитмәде. Ул китеп барды. Альбина, еш кына бәйрәм итеп йөри торгач, эчүгә сабышты. Хәмитнең әнисе бу хәлләрне күтәрә алмады: үлеп китте. Әтисен абыйлары шәһәргә алып киттеләр. Колхоз фатирын притонга әйләндергән хатынның күзе гел Хәмитнеке төсле булган малае бу вакыйгада иң кызганычы булды. Гөлия аны жәлләп, еш кына мунча кертеп, ашатып чыгара, кеше күрмәгәндә баланың башын күкрәгенә кысып елый иде. Шундый вакытларның берсендә бала Гөлиянең яшьләрен сөртте дә:
– Елама, апа. Мин сине бер җиргә алып барырмын. Анда бик матур. Әти мине тагын алып барырмын дигән иде дә, су анасы алды бит үзен. Менә мин зур үскәч, акча эшлим дә, китәрбез синең белән, яме?” – дип, Гөлия апасының нигә елаганын да аңламыйча юата башлады. Хәмит баланы узган ел башкалага алып барган, шунда циркларга, төрле аттракционнарга, паркларга йөрткән булган икән. Бу җәйдә дә алып барырга вәгъдә биргән булган. “Эх, Хәмит. Түзәр әмәлләрең булмагач, ник балага вәгъдә бирдең?” – дип уфтанды Гөлия һәм кинәт үзенең башына килгән фикергә куанып куйды.
...Гөлия, лотереяга откан акчаларын алып, Хәмитнең улы белән икенче көнне үк башкалага юл алды. Язмышын үзгәртә алмавына үкенсә дә, балага әтисе биргән вәгъдәне сөйгәне өчен үти алуына Гөлия үзен бәхетле сизә иде.
Комментарийлар