Шәһри Казан

2012 ел өчен керемнәргә декларацияләр кабул итү дәвам итә

Гадәттә, гражданнарның керемнәренә эш урынында 13 процентлы салым салына. Бу очракта салым агенты вазифасын эш бирүче башкара. Ә менә кайбер төр керемнәр буенча гражданнарның үз­ләренә мөстәкыйль хисап бирергә кирәк. РФ Салым кодексы нигезендә, салым декларацияләрен шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, үз кабинетларын булдырган адвокатлар тапшырырга бурыч­лы. Узган елда йортын, фатирын, гараж яки...

Реклама

Гадәттә, гражданнарның керемнәренә эш урынында 13 процентлы салым салына. Бу очракта салым агенты вазифасын эш бирүче башкара. Ә менә кайбер төр керемнәр буенча гражданнарның үз­ләренә мөстәкыйль хисап бирергә кирәк. РФ Салым кодексы нигезендә, салым декларацияләрен шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, үз кабинетларын булдырган адвокатлар тапшырырга бурыч­лы. Узган елда йортын, фатирын, гараж яки машинасын, җир участогын, бакча йортын, шулай ук кыйммәтле кәгазьләрен саткан гражданнар да керемнәре турында декларация тапшырырга тиеш. Шулай ук гражданлык-хокукый характердагы килешүләр нигезендә башка физик затлардан керем алучылар салым инспекциясе алдында хисап тотарга бурычлы. Әлеге категориягә фатирларын, дачаларын, машиналарын арендага бирүчеләр, торак ремонтлау, йорт җыештыру, репетиторлык хезмәтләре күрсәтүчеләр керә. Россиядән читтә керем алган, салым салынмаган башка керемнәре булган гражданнарга да декларация тутыру зарур. Федераль салым хезмәте ТР идарәсенең Физик затларга салым салу бүлеге белгечләре аңлатуынча, салым декларациясен «Декларация 2012» программасы ярдәмендә тутырырга мөмкин. Ул идарә сайтының (www.r16.nalog.ru) «Салым түләүчегә ярдәм» бүлегендә урын алган. Декларацияләр агымдагы елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. Декларация тапшыру өчен, «Кабул итүгә онлайн-язылу» сервисы аша ике атна алдан язылып куярга мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: