16+

Акчаң булса, җир ал

Бүгенге вазгыятьтә - икътисади киңәшләр

Акчаң булса, җир ал

Бүгенге вазгыятьтә - икътисади киңәшләр

Россиянең милли валютасы - рубль - доллар һәм еврога карата чиктән тыш көчсезләнде. Бу хәл кемнәрнедер сөендерә, кемнәрнедер куркуга калдыра. Бу хәлнең ахыры нәрсә белән тәмамланыр, чыгу юллары бармы, алга таба нәрсәгә өметләнергә? Шушы сораулар белән без Татар инновацион икътисад идарәсе академиясе җәмгыяте генераль директоры, икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Илдар Аблаевка мөрәҗәгать иттек.

- Илдар Мансурович, илдә бүген нинди икътисади вазгыять хөкем сөрә? Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина, рубльне «ирекле йөзүгә» җибәрдек, дигән сүзләр әйтте. Бу нәрсә дигән сүз?
- Россиядәге икътисади ситуация бик катлаулы. Безнең илебез әле Украина вакыйгаларына кадәр үк стагфляция халәтендә иде. Бу - җитештерү күләме түбәнәя, икътисади үсеш исә аска тәгәри, нуль дәрәҗәсенә төшә дигән сүз. Әле моңа инфляция дә өстәлде. Мәсәлән, азык-төлек, электр энергиясенә бәя артты, шулай ук башка нәрсәләргә дә бәя күтәрелде. Җитештерү күләме түбәнәеп, инфляция үсү - бик куркыныч нәрсә. Менә без бүгенге көндә шундый ситуациягә эләктек. Бу ситуация дөньяда нефтьнең кирәгеннән артык күп булуы белән тагын да катлауланды. Ягъни дөнья базарында ниндидер товарны тәкъдим итүчеләр күбәеп китә икән, бәяләр аска тәгәри башлый. Бу мисалны безнең җирлеккә күчерсәк, мондыйрак күренеш килеп чыга. Әйтик, бәрәңге сатарга базарга берничә генә кеше чыгып басмый, ә унбишләп кеше берьюлы күп күләмдә бәрәңге алып чыгып сата башлый икән, бәянең төшми хәле юк. Бу - базар законнары. Инде 23 ел капитализм төзибез һәм базар икътисады шартларында эшлибез. Теләсә нинди базарда теләсә нинди продукцияне күп итеп китереп өяләр икән, бәяләр үзеннән-үзе төшә. Бу Путинга да, Миңнехановка да бәйле түгел. Бу - объектив сәбәпләр һәм базар законнарын әле беркемнең дә юкка чыгарганы юк. Менә хәзер дөнья базарына сатуга чыгарылган нефть кирәгеннән артып китте. Ни өчен?

Беренчедән, элек америкалылар импортчы ролендә иде, ягъни нефтьне сатып алалар иде. Хәзер алар яңа технологияләр ярдәмендә сланц нефте табу белән шөгыльләнә башладылар. Аның белән элек беркем дә шөгыльләнмәде. Нәтиҗәдә, америкалылар импортчыдан экспортчыга әверелде. Алар үзләре нефть сата башлады, элек исә бик күп күләмдә нефть сатып алалар иде. Икенчедән, Ливия янәдән нефть базарына әйләнеп кайтты һәм нефть сату белән шөгыльләнә башлады. Ирак та нефть базарына кире кайтты. Иран да нефть сатуга кереште. Ул элек беркайчан да нефть сату белән шөгыльләнмәде, чөнки аларга санкция чикләүләре куелган иде. Европа, Россиягә үч итәр өчен, Иранга нефть белән сату итәргә рөхсәт бирде. Шул рәвешле, дөнья базарына иксез-чиксез күләмдә нефть агылды һәм, әлбәттә, шуның нәтиҗәсе буларак, бәяләр төште. Нефть бәясе төшү белән, рубль дә төшә башлады. Россия бюджеты нефть һәм газ сатуга бәйле. Укытучылар, табиблар, полиция хезмәткәрләренең, чиновникларның һәм, гомумән, барлык бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы, бюджет хезмәткәрләренә түли торган акчаның 65 проценты нефть һәм газ саткан акчадан гыйбарәт. Шуңа күрә нефть бәясе төшү белән, безнең бюджет 30 процентка кими. Үзәк банк, рубльдән керемне күбрәк алу максатында, рубльне бәйдән ычкындырабыз, дигән карар кабул итә. Нефтьне долларга саткан вакытта нефть бәясе төшә, ләкин рубль кереме үсә. Безнең өчен рубль арзаная, ә доллар кыйммәтләнә. Шуңа күрә Үзәк банк, саткан нефть һәм газның һәрбер тоннасыннан күбрәк безнең акча (рубль) керсен өчен, долларны күтәрә. Элек бер доллар 34 сум булса, хәзер 46-47 сум. Ягъни без нефть һәм газның һәрбер тоннасыннан күбрәк акча алабыз, һәм шуның нәтиҗәсендә безнең бюджет үзгәрми, шул килеш кала дигән сүз. Бу ситуациянең плюс яклары шул - без бюджетны югалтмадык, бюджетның тулылану дәрәҗәсе шул ук калды. Бәлки әле күбрәктер дә, чөнки нефть компанияләре - Татнефть, Сургутнефтегаз, Лукойл, киресенчә, зур күләмдә рубль кереме ала башлады. Рубльне төшерү Россия бюджетын саклап калу максатында махсус китереп чыгарылган чара.

- Ничек уйлыйсыз, Россиядә бу вазгыять озак дәвам итәчәкме?
- Бик озак. Әйткәнемчә, Россиядә ситуация катлаулы.

- Кулында акчасы булган кешегә аларны нинди валютага алыштырырга киңәш итәр идегез?
- Долларга алыштырырга киңәш итәм, чөнки доллар - бүгенге көндә иң ышанычлы акча берәмлеге. Еврога ышаныч юк, ул авыр хәлдә, евроның да озакламый төшүе ихтимал, чөнки Европа - кризис халәтендә. Ә Америка Кушма Штатларында икътисад үсеше күзәтелә. Доллар ныгый бара һәм озакка - биш-алты елга кадәр дип фаразлыйм.

- Ә кара көнгә дип әз-мәз булса да акча җыеп куйган гади халыкка нишләргә? Аны кайда сакларга?
- Гади кешенең, күп булса, 50 мең сумлап акчасы булыр. Аны хәзер долларга алыштырудан файда юк. Күргәнегезчә, доллар күтәрелә. Аны сентябрь аенда, доллар бәясе төшкән вакытта алыштырырга кирәк иде. Булган акчаны күчемсез милеккә тыгарга кирәк дип уйлыйм. Акчаң бар икән, җир алып куярга кирәк. Җир бәясе беркайчан да төшмәячәк, еллар узган саен күтәреләчәк кенә.

- Бүгенге көндә зур күләмдәге кредитлар алуга ничек карыйсыз?
- Мондый юлга барырга ярамый, бүгенге тотрыклы булмаган вазгыятьтә бу бик куркыныч адым. Кредитларда яшәп өйрәнгән америкалылар да, кредит алмау мөмкинлегем булса, алмас идем, кешенекен аласың, ә үзеңнекен түләргә кирәк, дип әйтергә ярата. Бүген сез бер миллион сум кредит алдыгыз ди. Аның процентлары кимемәячәк. Чөнки Үзәк банк үзен бик тупас һәм әдәпсез рәвештә тота, процент ставкаларын күтәрә. Мин икътисадчы буларак, банк, киресенчә, ставкаларны төшерергә тиеш, дип саныйм. Чөнки бу ситуациядә икътисад үсми, безгә модернизацияләр кертергә, авыл хуҗалыгын күтәрергә, аның нәтиҗәлелеген, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк. Аның өчен озын, арзан акча кирәк. Ә Үзәк банк кыска һәм кыйммәт акча тәкъдим итә.

Рубльнең арзанаюының бер уңай ягы бар - импорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Ягъни безгә хәзер ит, алма, бәрәңге сатып алу файдалы түгел, аны күп итеп үзебезгә җитештереп сату отышлы. Менә шундый нәтиҗә чыгару сорала. Чөнки авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерүчәнлекне арттыру мөмкинлеге туа. Тана итен дә, дуңгыз итен дә, тавык итен дә, балыкны да үзебез җитештерү табышлыга әйләнә. Авыл хуҗалыгы өчен алтын чор башлана дияргә дә була. Бары тик аларга шартлар тудырырга гына кирәк. Шул ук кредитларны зур ставка белән түгел, алар өчен файдалы шартларда бирсәләр, яхшы булыр иде.

Төшенкелеккә бирелергә кирәкми, икътисад өлкәсендәге бер генә кризис та тупик түгел. Һәрвакыт үсешкә мөмкинлекләр бар. Кризис сүзенең кытайча иероглифы ике мәгънәне аңлата. «Куркыныч» һәм «яңа мөмкинлекләр». Безнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә каравыл кычкырып паникага бирелергә кирәкми, табыш алу өчен җитештерүчәнлекне арттырырга омтылырга кирәк.

- 1998 елгы, 2009 елгы һәм хәзерге кризисның аермалылыгы нидә?
- 1998 елда Россия сәнәгате авыр хәлдә иде. Мәсәлән, азык-төлек сәнәгатен генә алыйк. Ул нульдән күтәрелде. Ул вакытта бездә хәзер киштәләрдә тулып ята торган үзебездә җитештерелгән казылыклар юк иде, импортный, резина кебек колбаса ашаган чаклар иде. 2009 елдагысы - Американың ипотека кризисы белән бәйле килеп чыккан кризис. Ул безнеке түгел, ул тыштан кергән, чит кризис иде. Хәзер исә безнең үзебезнең эчке кризис. Монда америкалыларны гаепләргә кирәкми, аларның бернинди дә гаебе юк. Без бу ситуациягә үзебез эләктек. Россиягә моннан чыгарга кирәк. Мәсәлән, гарәп капиталы аркылы. Алар безгә кредит бирергә әзер. Шул исәптән Татарстанга да. Шуңа күрә харап булдык, без үләбез дип кычкырырга, хафага төшәргә сәбәп юк. Мөмкинлекләр бар үсеш өчен, ялкауланмаска гына кирәк. Яңа җиһазлар, яңа технологияләр җәлеп итәргә, башкаларның ничек эшләгәнен карарга, алардан үрнәк алу мөһим. Кытайлар, финнар, голландиялеләр әнә ничек эшли, аларның шартлары безгә караганда күпкә начаррак, ләкин нинди югары уңыш алалар. Менә шундыйлардан үрнәк алырга кирәк.

- Ипотекага фатир алучыларның күбесе булган бар акчаларын кредитны капларга тотып бетерергә ашыга. Дөрес эшлиләрме?
- Дөрес эшлиләр. Ипотека ул - күчемсез милек. Күчемсез милеккә керткән акча беркайчан да югалмый, кыйммәтен югалтмый.

- Дефолт булу куркынычы янамыймы?
- Халык курыкмасын, андый куркыныч юк. Чөнки илебезнең тышкы бурычы бик кечкенә, ә менә корпоратив бурыч зур. Гадәттә, эчке бурыч сәбәпле, дефолт барлыкка килми. Шуңа күрә куркырга урын юк.

- Халыкка киңәшләрегез: нәрсәдән куркырга, нәрсәгә әзер булырга?
- Беренчедән, бурычка акча, кредитлар алмаска, чөнки бу - бик куркыныч адым. Ипотека башка, әйткәнемчә, йорт-җир, күчемсез милек. 46-47 сумлык валюта курсы коридоры тотрыклы булыр, доллар бүтән артмас дип өметләник. Үзәк банк валюта интервенциясен 50 сумнан да арттырмаска сүз бирде. Яңа елга кадәр 50 сумнан да артмас дигән өмет бар. Ләкин санкцияләр ситуацияне катлауландыра. Америкалылар, Европа безне кысалар. Шуңа күрә халык финанс мәсьәләсендә алдын-артын уйлап эш йөртсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading