16+

Алдакчы риэлторлардан ничек сакланырга?

Риэлторлык контрасына шалтыраталар: - Алло, исәнмесез, миңа фатир саткан агентыгызны чакырыгыз әле. - Ул әлегә урынында юк. - Ничек инде юк, бер минут элек кенә тәрәзәдән күрдем бит үзен. - Ул да Сезне күрде шул...

Алдакчы риэлторлардан ничек сакланырга?

Риэлторлык контрасына шалтыраталар: - Алло, исәнмесез, миңа фатир саткан агентыгызны чакырыгыз әле. - Ул әлегә урынында юк. - Ничек инде юк, бер минут элек кенә тәрәзәдән күрдем бит үзен. - Ул да Сезне күрде шул...

Сүзне әлеге мәзәктән башлавым очраклы түгел. Бүген, халык кулдагы бар акчасын торак сатып алуга өстенлек биргән заманда, риэлтор дип аталган арадашчыларга сорау үсеп китте бит әле. Фатир яки йорт сатып алганда гына түгел, арендага торак кирәк булганда да еш кына шуларга мөрәҗәгать итәбез. Аларның һәрберсе беренче очрашуда клиентларга үзләрен иң яхшы яктан гына тәкъдим итә. Тик гамәлдә хезмәте өчен акчаны алдан алып куеп, кешене акчасыз да, тораксыз да калдырган мошенниклар турында еш ишетергә туры килә. Бик яхшы белгән танышың яки якын туганың гына бу өлкәдә эшләмәгәндә, ышанычлы риэлтор табу бик катлаулы эш. Югарыда телгә алынган мәзәктәге клиент хәлендә калмас өчен, риэлтор сайлаганда берничә киңәшне истә тоту кирәк. Аларны күчемсез милек өлкәсендә эшләгән «Квадратъ» басмасы әзерләгән. «ШК» укучыларына да әлеге киңәшләрне белеп тору зыян итмәс.
Таныклыгын сорагыз!
Күчемсез милек өлкәсендә эшләгән арадашчыларның барысын да намуссыз дип уйларга ярамый. Ләкин зур суммалар әйләнгәнгә күрә, бу өлкә дә акча эшләп калырга ниятләгән төрле шикле кешеләрне үзенә тарта. Шуңа да, иң беренче эш итеп, риэлторның җитәрлек белеме, тәҗрибәсе бармы икәнен ачыклагыз. Күчемсез милек базарында озак еллар эшләгән һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткән белгечләргә риэлторлар гильдиясе әгъзасы булулары турындагы таныклык бирелә. Клиент башта риэлторлардан шундый таныклык сорарга тиеш. Таныклык булуның төп өстенлеге шунда - риэлторның тәртибеннән яки хезмәтеннән канәгать калмаганда, гильдиягә шалтыратып, дәгъва белдереп булачак. Шулай да таныклык ышанычка бердәнбер гарантия түгел. Риэлтор башка пунктлар белән дә сыналырга тиеш.
Килешү пунктлары үтәлсен!
Арадашчы белән хезмәттәшлекне башлар алдыннан, аның йөкләмәләре ачык күрсәтелгән язма документ әзерләнергә, ул риэлтор тарафыннан имзаланырга тиеш. Хезмәттәшлек барышында анда язылган һәр пунктның үтәлешен тикшереп барыгыз.
Арзанлы хезмәткә кызыкмагыз
Эшкә тотынганчы, төрле риэлторлык контораларына шалтыратып, интернеттагы игъланнарны өйрәнеп, арадашчы хезмәтенең уртача бәяләрен ачыкларга кирәк. Әгәр сез мөрәҗәгать иткән агент шушы суммадан ике тапкырга арзанракка эшләргә ризалык биргән икән, бу сагайтырга тиеш. Яки ул бер оешмага да карамый, үзешчәнлек белән шөгыльләнүче, яки үзе эшли торган фирмага сиздерми генә «шабашка»да йөри. Шуңа да андый арадашчылар клиент белән язма килешү төзергә теләми.
Риэлтор хезмәтенә арзанрак хак сорау яшерен комиссия белән дә бәйле булырга мөмкин. Алар башта бер санны атый, соңыннан гына килешү буенча зуррак сумманы кертергә кирәк булганлыгы ачыклана.
Риэлтор - барлык мәшәкатьне үз өстенә алучы
Фатир сатып алуда клиентының арадашчысы булганга, риэлтор аның бу эштә барлык мәшәкатьләрен үз өстенә алырга, алыш-бирешнең ышанычлылыгы өчен җавап бирергә тиеш. Бер үк вакытта ике ут белән уйнаучы арадашчылардан сак булырга кирәк. Әгәр риэлторыгызның параллель рәвештә сезгә конкурент булган клиентның мәнфәгатен кайгыртуын сизәсез икән, аннан вакытында баш тарту хәерлерәк.
Клиент мәнфәгатьләре һәрвакыт беренче урында
Риэлтор тәкъдим иткән фатирларны сез үзегез өчен уңайлы вакытта килеп карый, аның һәр почмагы белән җентекләп таныша аласыз. Ул моңа киртә тудырырга тиеш түгел. Фатир сатып алуга кагылышлы документлар белән танышканда да шул ук таләпләр үтәлсен. Аларны башта квалификацияле юристка күрсәтергә, төгәлсез урыннарын ачыкларга киңәш ителә. Риэлтор, бу формаль әйбер генә инде, дисә дә, җентекләп танышып чыкмый торып, документка имза салырга ашыкмагыз! Имзалаганчы, документны тагын бер кат юристка күрсәтеп алырга кирәк.
Бу киңәшләр алдакчы риэлторлардан панацея түгел түгелен, шулай да аларны үтәгәндә, мошенниклар кармагына эләгү куркынычы күпкә кими.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading