Шәһри Казан

Беренче композит материаллар Борынгы Мисырда ук җитештерелгән

Бүген авиация, автомобиль төзелеше сәнәгатендә елдан-ел зуррак урын алучы композит материалларның төрле характердагы матдәләрнең катнашуы нәтиҗәсендә яңа материал буларак ясалганын һәм югары ныклыгы, катылыгы, җиңеллеге белән аерылып торуын беләбез. Композитлар структуралары буенча берничә төргә: җепселле (нигезгә углерод җепселе алына) композитларга, нанокомпозитларга, кечкенә кисәкчәләр белән ныгытылган материалларга бүленә. Композитлар заман технологияләре...

Реклама

Бүген авиация, автомобиль төзелеше сәнәгатендә елдан-ел зуррак урын алучы композит материалларның төрле характердагы матдәләрнең катнашуы нәтиҗәсендә яңа материал буларак ясалганын һәм югары ныклыгы, катылыгы, җиңеллеге белән аерылып торуын беләбез. Композитлар структуралары буенча берничә төргә: җепселле (нигезгә углерод җепселе алына) композитларга, нанокомпозитларга, кечкенә кисәкчәләр белән ныгытылган материалларга бүленә.
Композитлар заман технологияләре көчле үсештә булган безнең гасырда уйлап табылган ноу-хау гына түгел. Кечкенә генә җепсел өстәлмәләренең тиз сынучан материалларның ныклыгын һәм үзлелеген арттыруын борынгы заманнарда ук яхшы аңлаганнар. Борынгы Мисырда яңа сугылган кирпечнең чатнама кояшта киптергәндә уалуын киметү өчен салам куша торган булганнар. Борынгы Мисырда саламлы кирпечкә караганда да ныклырак композит кулланылган әле. Биредә мумияләр кабырчыкларын сумала сеңдерелгән папирус кисәкләреннән ясый торган булганнар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: