16+

Безгә дә сланец революциясе килә

Дөньяда нефть тармагының киләчәге сланец революциясенә бәйле булуы турында гел ишетеп торабыз. Америка өчен ул инде чынбарлык булса, Россия өчен әлегә ул киләчәк эше. Шулай да илнең кайбер нефть компанияләре үзебезнең ятмалардан сланец нефтен үзләштерү омтылышлары ясады. «Татнефть» тә шулар арасында.

Безгә дә сланец революциясе килә

Дөньяда нефть тармагының киләчәге сланец революциясенә бәйле булуы турында гел ишетеп торабыз. Америка өчен ул инде чынбарлык булса, Россия өчен әлегә ул киләчәк эше. Шулай да илнең кайбер нефть компанияләре үзебезнең ятмалардан сланец нефтен үзләштерү омтылышлары ясады. «Татнефть» тә шулар арасында.

Сланец нефте девон ятмаларыннан фонтан булып чыга торган «җир мае» түгел инде. Сланецлар, дип, гадәттә составында углеводород (нефть, газ) булган көрән яки кара төстәге тыгыз тау токымнары атала.
Җиңел үзләштерелешле нефть һәм газ ятмаларына зур ихтыяҗ туу Американы узган гасырның 40 нчы елларында ук сланецларны горизонталь бораулау ысулларын эзләп табуга этәрә. Ләкин ул вакытта мондый вышкаларны эшләтү чыгымнары традицион вертикаль вышкаларга караганда күпкә югарырак була. Шуңа күрә, океан аръягында андый ятмаларны киң масштабларда үзләштерүгә, яңа материаллар табылгач, 1990 еллар ахырында гына керешәләр. Сланец токымнарыннан нефть сумалалары алу технологиясе бик катлаулы. Моның өчен, катламнарга югары басым астында, насос белән су, ком һәм беркадәр химик реактивлар кертелеп, аларны башта аералар. Токымнарга сеңгән нефть сумалалары,ярыклар аша, шул чагында гына скважинага чыгу юлын таба. 2008 елда сланец токымнарын горизонталь бораулау технологияләре ярдәмендә АКШның төрле ятмаларында башта табигый газ чыгару күләмнәре сизелерлек арта. Бу уңыштан соң, Америка нефтьне дә шул юл белән табуны активлаштыра. Бүген ул әлеге өлкәдә дөнья лидеры.
Россия баштарак мондый юлдан китүне бик хупламаган булса, табигый запасларның кими баруы безне дә сланец нефте революциясен танырга мәҗбүр итте. Иң гади исәпләүләр буенча гына да, сланец нефте Россиягә бүгенге нефть чыгару күләмен берничә дистә еллар дәвамында саклап калырга ярдәм итәргә тиеш. Төрле чыганакларга караганда, Россия территориясендә 75 млрд баррель тирәсе сланец нефте запаслары тупланган. Аның иң зур ятмасы - Көнбатыш Себердәге «Баженовская свита». Россиянең кайбер нефть компанияләре бүген, катламнарны аеру технологияләрен кулланып, сынау рәвешендә бу эшне инде алып бара. Татарстанның эре нефть холдингы булган «Татнефть»нең дә шушы исемлеккә керүе мәгълүм булды. Ул бу мөмкинлекне өйрәнүгә 2012 елдан керешкән иде.
Компаниянең 27 мартта узган Директорлар советы утырышында сланец нефтен табу буенча 2014-2015 елларга программа һәм республикадагы шундый ятмаларда сланец нефте полигонын төзү структурасы расланды. Матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, «Татнефть» компанияләр төркеменең сланец катламнарындагы ресурслары 192 млн тонна белән бәяләнә. Баулы ятмасындагы беренче скважинада аны инновацияле ысул белән чыгарып караганнар инде. Компаниянең авыр ятмаларда нефть чыгару тәҗрибәсе инде җитәрлек. Республиканың эре нефть холдингы битумлы нефтьне 2006 елдан бирле чыгара башлады. Республика һәм компания җитәкчелеге фикеренчә, битумлы нефть белән бергә сланец нефтен табуны үзләштерү «Татнефть»кә «кара алтын» чыгару дәрәҗәсен 2030 елга кадәр төшерми сакларга ярдәм итәчәк (елына 32 млн тоннага якын). Билгеле инде, моңа сланец нефтен сәнәгый масштабларда табуга керешкәндә генә ирешеп булачак. Россия әлегә мондый ятмаларны зур масштабларда үзләштерү буенча дөнья илләре тәҗрибәсен һәм технологияләрне өйрәнүен дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading