16+

Электрон акча янчыгын угрылардан ничек сакларга?

Һәр рәхәтнең үз михнәте була. Моны пластик карталардан файдаланучылар яхшы аңлый. Бер яктан караганда, хезмәт хакы күчерелгән яки кредит карталарын үзең белән йөртү дә җиңел, кайда булуыңа карамастан, исәп-хисап ясау өчен дә гаять уңайлы алар. Ләкин мәгълүмат электрон берәмлекләрдә сакланган бу карталар белән берәр нинди гадәттән тыш хәлгә юлыксаң, баш...

Электрон акча янчыгын угрылардан ничек сакларга?

Һәр рәхәтнең үз михнәте була. Моны пластик карталардан файдаланучылар яхшы аңлый. Бер яктан караганда, хезмәт хакы күчерелгән яки кредит карталарын үзең белән йөртү дә җиңел, кайда булуыңа карамастан, исәп-хисап ясау өчен дә гаять уңайлы алар. Ләкин мәгълүмат электрон берәмлекләрдә сакланган бу карталар белән берәр нинди гадәттән тыш хәлгә юлыксаң, баш...

Банкоматтан акча алганда пластик картаның эләгеп калуы, берәр нинди техник төзексезлек чыкканда, операциянең өзелүе кебек җайсызлыклар, кем әйтмешли, проблемаларның баласы гына әле. Иң зур кыенлыклар бу электрон акча янчыкларын югалтканда яки мошенниклар читтән торып андагы сумманы урлагач башлана. Хәзер моның ише күңелсез хәлләр турында даими ишетеп торабыз. Шундый күңелсезлекләр алдында калганда, ил гражданнарының законнар белән якланмавы да хәлне катлауландыра. Киләсе елдан боз беркадәр кузгалырга охшаган. Гыйнвар аенда «Илкүләм түләү системасы турында»гы законның яңартылган редакциясе гамәлгә керергә тиеш. Бүген ул РФ Дәүләт Думасында карала. Бу хактагы гамәлдәге федераль канун үзе 2011 елдан бирле эшләсә дә, аның банк белән клиентлар мөнәсәбәтен көйләүче нормасы һич үз көченә керә алмады. Шушыны күздә тотып, РФ Финанс министрлыгы, гамәлдәге канунга төзәтмәләр эшләп, Дәүләт Думасына керткән иде.
Пластик картадан читләр законсыз төстә акча урлаганда, банк клиентка бу сумманы компенсацияләргә тиеш. Чит илләрдә нәкъ менә шушы схема кулланыла. Ә безнең банкирлар бу норманың гамәлгә керүе белән бик килешергә теләми. Әгәр әлеге норма көченә керсә, намуссыз клиентларга үз мәнфәгатьләреннән чыгып эш йөртергә юл ачачак, дигән фикердә алар.
Һәркемгә мәгълүм, пластик карта биргәндә, банклар клиентларын аның пин-кодын хәтердә сакларга, үз яныңда йөртмәскә киңәш итә. Сумка йә акча янчыгын урлата калганда, якында сакланган бу мәгълүматның угрылар өчен җим булачагы көн кебек ачык. Тик хәзер технологияләр алга киткән саен, угрыларның да эшләү ысуллары камилләшә бара. Аларга карта янында тапкан пин-кодның хаҗәте юк. Банкоматларга төрле җайланмалар беркетеп, картаның магнит тасмасындагы мәгълүматларны истә калдыру (скимминг), онлайн-банклар аша, төрле махинацияләр юлы белән, клиентның пароль, логиннарын алу (фишинг) ысуллары бик популяр хәзер.
Бүгенгәчә угрылар кармагына эләккән клиентларга акча кайтару банкларның үз ихтыярында кала: тели икән, урланган сумманы клиентка компенсацияли, теләми икән - юк. Күбесе икенче җиңел юлны сайлый. Законның яңа редакциясе киләсе ел башыннан үз көченә кергәч, банклар акчаны мәҗбүри кайтарырга тиеш булачак.
Бер яктан, яңа канун клиентларның хокукларын арттыра кебек. Моңа кадәр пластик картаны югалтканда, яки аннан акча алуны сизгәндә, клиент бу хакта банкка нибары бер тәүлек эчендә генә хәбәр итә ала иде. Законның яңа редакциясендә ул 10 көнгә кадәр озайтыла. Икенчедән, яңа редакциядә клиентка счетыннан урланган акчаны кайтару вакыты тәгаенләнә (30 көннән 60 көнгә кадәр). Гамәлдәге законда бу хакта бер сүз дә юк.
Шулай да банкларга клиентка акчасын кайтарудан баш тарту өчен мөмкинлек калдырыла. Әгәр алар клиентның картаны куллану тәртибен бозуын раслый алса, билгеле. Бу җәһәттән, экспертлар фикере икегә бүленә.
Беренче як, ниһаять, банклар белән клиентлар мөнәсәбәтендә компромисс табылды, дип исәпли. Икенчеләрендә картаны куллану тәртибен бозу төшенчәсенә ачыклык кертелмәү шик уята. Гражданнарга үзләренең хокуклары бозылуны исбатлау алга таба да кыенга туры киләчәк, дип саный алар.
Илкүләм түләү советы вице-президенты Тимур Аитов фикеренчә, нинди генә законнар кабул ителсә дә, картадагы мәгълүматның иминлеген саклау буенча гражданнарның җаваплылыгы кимеми. «Алар заман технологияләрен күзәтеп барырга һәм уяулыкларын югалтмаска тиеш. Әгәр клиентка кемдер шалтыратып яки хәбәр җибәреп банк реквизитларын сорый икән, бу аны сагайтырга тиеш. Банк хезмәткәрләре төрле финанс продуктлары тәкъдим итә, код рәвешендәге сүзне сорый ала, ләкин алар бервакытта да, клиентка шалтыратып, карта номерын яки аңа кагылышлы мәгълүматны белешми», - дип искәртә ул.
Саклык чаралары күрү өчен, белгечләрнең берничә киңәшен истә тоту зыян итмәс:
1. Карта ярдәмендә банкоматтан акча алырга теләгәндә, банк офисында урнашкан банкоматларны гына сайларга кирәк. Чөнки биредәге җиһазлар тәүлек әйләнәсендә видеокүзәтү астында.
2. Банкның cаll-үзәге номерын кәрәзле телефонда сакларга киңәш ителә. Картаны югалта калганда, тиз генә банкка шалтыратып, аны блокировкалау өчен кирәк бу.
3. Картаның пин-кодын үз яныңда йөртмәү хәерле.
4. Карта буенча башкарылган операцияләрне һәрвакыт контрольдә тоту өчен, банкларның смс-хәбәр хезмәтен тоташтыру кирәк. Бүген мондый кыска хәбәр хезмәтеннән файдаланган өчен һәр клиент аена 50-60 сум түли. Киләсе елдан бу төр сервисны түләүсез итмәкче булалар.
5. Пластик карта кулланып түләүләрне интернет аша башкарганда, тикшерелгән сайтларны гына сайларга киңәш ителә. Сайт httрs:// адресына башланырга тиеш, биредә «s» мәгълүматларыгыз сакланган канал аша тапшырыла дигәнне аңлата.
6. Әгәр сезгә банк исеменнән смс килә икән, анда күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга ярамый, бу ысулны мошенниклар үз итә. Хәбәрнең банктан килгәнме, юкмы икәнен картада күрсәтелгән «кайнар линия» телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading