Шәһри Казан

Илдә МИЗларның үсеш стратегиясен билгеләүче документ юк

Россия Хисап палатасы илдә махсус икътисади зоналар белән идарәнең нәтиҗәле булмавын, ә аларга бүлеп бирелгән казна акчаларының нәтиҗәле тотылмавын белдерде. Ведомствоның яңарак кына игълан ителгән хисабыннан аңлашылганча, бездә бүгенгәчә МИЗларның үсеш стратегиясен билгеләүче, дәүләтнең әлеге өлкәгә кагылышлы анык максатлары һәм бурычлары, аларны хәл итү юллары күрсәтелгән документ юк.

Тикшерүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, узган 7 ел эчендә дәүләт МИЗларга 122 млрд сумга якын акча салган. Шуның 94 млрд сумнан артыгын идарә компанияләренең устав капиталларына кертелгән взнослар тәшкил итә. 2013 елга идарә компанияләре тарафыннан 52 млрд сумлык эшләр башкарылган. Бу 2017 елга кадәр көтелә торган төзелешләр бәясенең 26 процентын гына тәшкил итә. МИЗларда планлаштырылган 206 объектның 156сы гына сафка бастырылган. Узган ел төзелеш темпларының да акрынаюы күзәтелгән - төзелеш буенча еллык план 15 процентка гына үтәлгән. Агымдагы елның 9 аенда төзелеш күләмнәренең үсеше 10 процент тирәсе генә булган.
Россия һәм чит ил компанияләре тарафыннан масштаблы инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла торган, салым ташламалары һ.б. өстенлекләр булдырылган мондый мәйданнар бүген Россиянең 17 төбәгендә эшли (Татарстан территориясендә ике МИЗ урнашкан). Махсус икътисади зоналарның ил икътисадындагы өлеше әлегә бик аз. Бездәге МИЗларның резидентлары булган компанияләр товарларын нигездә ил эчендә сата, экспортның өлеше бик кечкенә. РФ Икътисади үсеш министрлыгы хисабыннан күренгәнчә, узган ел «Липецк» МИЗы экспортка продукциясенең 6,3 процентын, «Алабуга» махсус икътисади зонасы 1,05 процентын озаткан. Ягъни бу - узган елда Россия экспортының 0,003 проценты дигән сүз. Чагыштыру өчен, әле 2006 елда ук Кытайтагы махсус икътисади зоналар ил экспортының 22,1 процентын тәэмин иткән. Шунысы бар, әлеге Азия илендәге МИЗлар баштан ук калган илләр базарына чыгару өчен арзанлы продукция җитештерү максатыннан төзелә. Шунысын да танырга кирәк - Россиядә махсус икътисади зоналар чагыштырмача яңа күренеш. Шундый зоналарның берсе моннан җиде еллар элек Татарстан җирендә төзелгән иде. Сәнәгать-җитештерү тибындагы эре зона - «Алабуга»да бүген 41 резидент теркәлгән, 9 компания инде эшчәнлеген алып бара. Киләсе елның беренче яртысында тагын берничә эре производство эшли башлаячак. Республикадагы МИЗларның икенчесе - ИТ- технологияләр өлкәсендә эшләячәк «Иннополис» моннан бер ел элек төзелде. Ул әлегә илдә шушы типтагы тәүге махсус икътисади зона санала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: