16+

Илдар Гыйльметдинов: «Банк эшчәнлеге контрольдә тотылырга тиеш»

"Банк эшчәнлеген ныклы контрольдә тотарга кирәк. "Татфондбанк" белән бәйле борчулы хәлләрдән соң физик затларны яклый алдык. Юридик затларны да якларга кирәк. Банкның үз акчасы юк, алар барысы да гади гражданнар, предприятие, оешма акчалары. Банк әлеге акчаларны әллә нинди аңлашылмый торган операцияләргә юнәлтә. Банк бер-ике көндә генә банкротлыкка чыкмый. Милли банк...

Матбугат очрашуында ул Дәүләт Думасының язгы сессиясендә каралачак кайбер башка өстенлекле закон проектлары белән дә таныштырды.

Россия Дәүләт Думасы депутатлары язгы сессиядә 131 закон проектын караячак. Әйтик, махсус икътисадый зоналар турында закон беренче укылышта кабул ителгән, хәзерге вакытта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән ныклы эш алып барыла. Легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы көрәш алып барырга ярдәм итә торган закон проекты эшләнә. Административ кодекска да үзгәрешләр эшләнә, алар контрафакт алкогольне җитештерү һәм сату өчен штрафларны үзгәртүгә юнәлдерелгән. Дәүләт Думасы юлда куркыныч тулырган өчен җәза турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

- Машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен 5 мең сум штраф кертелә. Алдагы укылышларда, бәлки, штрафның күләме зуррак та булыр әле. Закон проекты юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Россия законы таләпләрен бозуга карата җаваплылыкны көчәйтү максатына юнәлдерелгән, - дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов.

Быелның 1 мартында торакны бушлай хосусыйлаштыру срогы бетә. Әмма депутатлар кайбер категория кешеләр өчен алга таба да бушлай хосусыйлаштыру хокукын бирергә уйлый.

- Бу категориягә ятим балалар, кырымлылар, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр керер дип торабыз, - ди депутат.

Дәүләт хезмәткәрләре керемнәре турындагы мәгълүматны дөрес күрсәтмәгән очракта, төбәк җитәкчелеге аларга җәза бирү механизмын карый алачак - әлеге закон проекты беренче укылыштан узган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading