Шәһри Казан

Иран галиме «вакыт машинасы»н уйлап тапкан?

Күптән түгел глобаль челтәрдә Иран галиме һәм эшмәкәре Али Разегиның «вакыт машинасы»н уйлап табуы турындагы хәбәрләр таралды. Дөрес, галим үзе раславынча, бу җайланма кешене безнең көннәрдән киләчәккә илтеп куймый, әмма аның алдагы 5-8 елдагы тормышы турында җентекләп фаразлый ала икән. Галим сүзләренә караганда, бу машинаны икътисади фаразлар ясаганда да кулланып...

Реклама

Разеги ачышына үзе җитәкләгән Стратегик эш­ләнмәләр үзәгендә патент алырга да өлгергән. «Aryayek - вакыт буйлап сәяхәт машинасы» дип исемләнгән бу җайланма кешенең алдагы 5-8 елдагы тормышы турында 98 процентка кадәр төгәллек белән фаразлар бирергә сәләтле икән. Яңа җайланма эшчәнлегенең төп үзенчәлеге - мәгълүматны кеше кулы кагылу ярдәмендә саный бару, ягъни фаразлар кешенең бармак эзләрен өйрәнеп ясала.
27 яшьлек Али Разегиның 179 фәнни эшләнмә авторы булуы да мәгълүм. «Вакыт машинасы»н тудыру өчен ул 10 елын сарыф иткән. Яшь галимнең бу яңалыгын дуслары һәм кардәшләре арасында бик үк кабул итеп бетермәүчеләр дә булган. Алар Разегины, Алланың кодрәтеннән узып, кешеләр язмышы белән уйнауда тәнкыйтьли. Тик галим үзе бу ачышы дини кыйммәтләрне инкарь итми дип исәпли. «Америкалылар шушыңа охшаш әйбер уйлап табарга күптән омтыла, моңа миллионлаган долларлар сарыф итәләр. Ә мин моңа аз чыгымнар хисабына ирештем», - дип саный ул.
Әгәр яңа җайланманы массакүләм җитештерү белән кызыксынучылар табыла икән, галим аны дәүләт структураларында һәм шәхси кулланучылар арасында таратырга ниятли.
Тик әлегә ул җайланмасын массакүләм җитештерүгә чыгарырга ашыкмый. Сәбәбе - идеясен кытайлылар урлар дип курка икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: